Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Авылга сәяхәт”

28319509606808Уртанчылар төркеме

 

Программа: “От рождения до школы» (“Туганнан алып мәктәпкәчә”)

Юнәлеш: танып-белү-сөйләм үсеше.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Белем бирү өлкәләрнең интеграциясе: аралашу, танып-белү, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, иҗади сәнгать, хезмәт, музыка.

Үткәрү формасы: фронталь, уен элементлары белән белем бирү ситуациясе.

Максат: балаларның йорт хайваннар дөньясы турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү.

Бурычлар:

тәрбияви: йорт хайваннарына сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

үстерешле: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

белем бирү: характерны билгеләре буенча, хайваннарны сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; кайчы, пумала белән сак эшләргә өйрәтүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗә: балалар алдына куелган бурычларны үзлектән чишү.

Методлар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле.

Алымнар: сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Күрсәтмә чаралар: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр.

Балаларны оештыру:

1.түгәрәктә

2. ирекле

3. өстәл артында

Шәхси эш: 3 бала белән сүзләрне кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: көтүлек, колын, көчек, бозау.

кабатлау: сарык бәрәне, кәҗә бәтие.

Алдан үткәрелгән эшчәнлек: йорт хайваннары турында әңгәмә; күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау.

Белем бирү эшчәнлегенең төзелеше:

1. Психологик көйләү.

2. Сөенеч мизгеле.

3. Фонограммада йорт хайваннарының тавышын тыңлау.

III. 4. Үстерешле диалог.

5. Балалар сөйләме.

IV. 6.Хәрәкәтле уен “ Йорт хайваннарын хәрәкәттә күрсәт”

7. Уен “Баласын тап”

8. Сүзле уен “Әйтеп бир”

9. Уен “Хайваннарны ашату”

10. Д/У “Йорт хайваннарының файдасы”

V. 11. Продуктив эшчәнлек. Рәсем. Йорт хайваннары өчен көтүлек.

VI. 12. Йомгаклау. Үзбәя.

 

 

Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек?

(Экранда авыл күренеше күрсәтелә)

Миңа Мөслимә әбидән СМС килде. Хәзер мин аны укып күрсәтәм.

–         Ул безне авылга чакырган. Сезнең авылга барасыгыз киләме? Без анда нәрсә белән барырбыз икән? (Балаларның фикере) Ә мин сезгә оча торган келәмгә утырып барырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?

(Балалар келәмгә утыралар һәм күзләрен йомалар)

Тәрбияче. Бер, ике, өч, келәм авылга оч (Күзләрне ачалар).

Тәрбияче. Менә, балалар, без авылга килеп тә җиттек. Ишетәсезме, нинди тавышлар килә?

 

(Уен “ Йорт хайваннарының тавышын тану”)

Фонограммада йорт хайваннары тавышы ишетелә. Балалар һәрбер йорт хайванының тавышын танып әйтәләр.

Тәрбияче. Сыер турында нәрсә сөйли аласыз?

(Балалар тагын 2-3 хайванны сүрәтләп бирә)

Тәрбияче. Ә хәзер ял итеп алыйк һәм хайваннарны хәрәкәттә күрсәтик.

(Балалар музыка астында йорт хайванарының хәрәкәтен күрсәтәләр)

Тәрбияче. Балалар, йорт хайванарының балалары да була.

– Сыерның баласы ничек дип атала?

– Ә сарыкның баласы?

– Атның баласы нәрсә була?

– Кәҗәнең баласы?

– Этнең баласы?

– Песинең баласы?

(Проекторда йорт хайваннары балалар белән күрсәтелә)

 

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер, әйдәгез әле, табышмакларга җавап табыйк.

 

(Сүзле уен “Әйтеп бир”)

 

Кешенең дусты, йортның хуҗасы . Эт.

 

Арба тарта, йөк ташый,

Аннары солы ашый.  Ат.

 

Үлән ашый, май ташый. Сыер.

 

Тәрбияче. Безнең йорт хайваннарыбызның ашыйсы килгән. Сез кайсы хайванны нәрсә белән сыйларсыз икән.

 

(Уен “Хайваннарны ашат”)

 

Балалар куелган азыклардан кайсы хайванга нинди ризык кирәклеген сайлап алалар.

Тәрбияче. Ә хәзер рәсемнәр арасыннан кайсы хайванның нинди файда китергәнен күрсәтегез.

 

(Уен “Йорт хайваннарның файдасы”)

 

Тәрбияче. Балалар, беләсезме, җәй көне йорт хайваннары көтүгә йөриләр. Алар анда сусыл үләннәр белән туеналар. Без дә аларга яшел көтүлек бүләк итик.

 

(Продуктив эшчәнлек – рәсем. Балалар көтүлек рәсемен ясыйлар)

 

Тәрбияче. Балалар, безнең бакчага кайтырга да вакыт җитте. Килегез әле келәмгә утырышыйк, күзләрне йомыйк.

Бер, ике, өч, келәм бакчага оч.

Тәрбияче. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды. Кемнең җаваплары ошады. Үзбәя бирү.

 

 

 

Кулланылган әдәбият.

1. Шорыгина А.Т. Зелёные сказки.- Изд. “Книголюб”, 2002.-50 бит.

2. М.Ф.Кашапова. Уйныйк әле, балалар.- Казан, 2011.

3.А.В.Аджи.Конспекты интегрированных занятий.- Воронеж, 2010.

 

4. Т.Р.Шакирова. Бал корты һәм Шөпшә.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2008.

5. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. Әхлак нигезе – матур гадәт. Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004.

6. З.А.Ефанова, автор-сост. Комплексные занятия по программе “От рождения до школы” под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А.Васильевой. Средняя группа.– Волгоград: Учитель, 2012.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАЙРУЛЛИНА ЛӘЙСӘН МИННЕХАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий