Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кунакка барабыз”

кунаккаЗурлар төркеме (рус төркемчәсе)

 

Белем бирү өлкәләре: танып- белү, социальлләштерү, аралашу, музыка.

Төре: татар телен өйрәтү.

Тибы: интеграцияле.

 

Программаның эчтәлеге:

Максат: Информацион- коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

Танып- белү: ашамлыклар, савыт- саба, уенчыклар темаларына караган сүзләрне өйрәнү аркылы балаларда ашамлыклар, савыт- саба, уенчыклар турында күзаллауларын формалаштыру.

Социальлләштерү: татар телен өйрәнәсе килү теләген булдыру. Әдәпле булырга өйрәтү.

 Аралашу: татар теленә кызыксыну уяту. Гади диалогта катнаша белергә, сүзләрне отып калып, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Музыка: татар музыкасына кызыксыну уяту, балаларның кәефләрен күтәрү.

Балаларда бер- береңә карата хөрмәтләү хисе, игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Методик алымнар: кызыксындыру, сораулар, әңгәмә, аңлату, күрсәтү.

Җиһазлау: уенчыклар (куян, эт, туп, курчак), төрле төстәге кием рәсемнәре (күлмәк, чалбар, футболка), савыт- саба, ашамлык муляжлары, төрле төстәге туплар, магнитофон, мультимедиа, компьютер.

Алдан үткәрелгән эшләр:

1.Балалар белән эш. Ел барышында план буенча үткәрелгән белем бирү эшчәнлекләре.

2. Әти- әниләр белән эш. Әти- әниләргә һәр эшчәнлектә үтелгән сүзләрне тәгъдим итү.

 

Эшчәнлекнең структурасы:

I.Кереш өлеш.

1. Исәнләшү.

II. Төп өлеш.

1. Мияудан хат.

2. Уен “Нинди савыт- саба кирәк?”

3. Сюжетлы- рольле уен “Киемнәр кибетендә”

4. Җырлы- биюле уен “Матур”.

5. Сюжетлы- рольле уен “Уенчыклар кибетендә”.

6. Мияуда кунакта.

7. Уен “Сикер, туп”.

III Йомгаклау өлеше.

1. Мияу белән саубуллашу.

2. Балаларның эшләренә нәтиҗә ясау.

 

 

Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

I. Кереш өлеш.

– Исәнмесез!

– Хәерле иртә, безгә!

– Хәерле иртә, сезгә!

– Хәерле иртә, барыбызга да!

– Хәлләр ничек?

– Әйбәт, рәхмәт.

 

II. Баш өлеш.

– Кажется, нам пришло электронное письмо. Давайте посмотрим от кого оно.

 

 1. Мияудан хат тыңлау.

Здравствуйте! Исәнмесез, балалар!

Это я, Мияу. Ребята, я отправила для вас задание по электронной почте, выполните его и пришлите мне. Ещё я приглашаю вас к себе в гости. Приходите, жду.

– Ну что, ребята, пойдем в гости к Мияу? Но сначала посмотрим

какое задание прислал нам Мияу. Нужно разобрать посуду по цветам.

 

 2. Уен “Нинди савыт-саба кирәк ?”

– Бу нәрсә?

– Тәлинкә.

– Нинди?

– Кызыл.

– Нинди чынаяк кирәк?

– Кызыл. Һ.б.

– Молодцы, справились. Сейчас мы это отправим Мияу. А сами начнем собираться в гости. Ребята, когда вы идете в гости вы как одеваетесь? (Красиво, нарядно, новую одежду и т.д.)

 

 3. Сюжетлы-рольле уен “Киемнәр кибетендә”

Балалар кием сатып алалар.

– Исәнме, Оля!

– Исәнме, Коля!

– Хәлләр ничек?

– Әйбәт, рәхмәт.

– Нәрсә кирәк?

– Күлмәк.

– Нинди күлмәк?

– Сары.

– Мә, сары күлмәк.

– Рәхмәт. Сау бул, Оля!

– Сау бул, Коля!

 

 4. Җырлы- биюле уен “Матур”

– Посмотрим друг на друга и похвалим, какие мы красивые и нарядные.

Минем күлмәк матур,

Синең күлмәк матур.

Әйе шул, әйе шул,

Минем күлмәк матур.

Минем чалбар матур,

Синең чалбар матур.

Әйе шул, әйе шул,

Минем чалбар матур.

 

5. Сюжетлы-рольле уен “Уенчыклар кибетендә”

– Мы с вами что-то забыли. Что нужно взять? (Подарок). Давайте купим Мияу игрушку. Сначала продавец расскажет нам какие игрушки есть в магазине, а мы поможем.

 

а) – Бу эт. Эт зур, матур, чиста.

– Бу нәрсә?

– Бу курчак.

– Курчак нинди?

– Курчак кечкенә, матур.

– Бу куян. Куян матур, зур, чиста.

– Бу аю. Аю зур, матур.

– Бу туп. Туп матур, зур, кызыл.

 

б) Мияуга бүләк алабыз.

 - Исәнме, Оля!

– Исәнме, Коля!

– Хәлләр ничек?

– Әйбәт, рәхмәт.

– Нәрсә кирәк?

– Куян.

– Нинди куян?

– Зур, матур куян.

– Мә, матур куян.

– Рәхмәт. Сау бул, Оля!

– Сау бул, Коля!

 

6. Мияуга кунакка барабыз. Музыка яңгырый.

а) – Исәнме, Мияу!

– Исәнмесез, балалар!

– Хәлләр ничек, Мияу?

– Әйбәт, рәхмәт.

– Мияу, мә куян.

– Рәхмәт. Куян матур.

б) Мияу: Ребята, садитесь за стол. Сейчас я буду вас угощать. Утырыгыз.

– Оля, нәрсә кирәк?

– Аш. (Ботка, ипи)

– Мә, аш, аша.

– Рәхмәт, аш тәмле.

– Коля, нәрсә кирәк?

– Чәй. (Сөт)

– Мә чәй, эч.

– Рәхмәт, чәй тәмле.

 

в) Мияуны сыйлыйбыз.

– Мияу утыр.Нәрсә кирәк?

– Сөт.

– Мә, Мияу, сөт.

– Рәхмәт, сөт тәмле.

– Все очень вкусно. Давайте поблагодарим Мияу.

– Рәхмәт, Мияу!

 

7. Уеннар уйнау.

Мияу: Ребята, давайте поиграем. Я приготовила мячики, посчитайте сколько мячиков? Ничә туп?

а) Тупларны санау. (1-10 кадәр санау)

б) Уен “Сикер туп”

Туп, туп, кызыл туп,

Сикер, сикер, кызыл туп

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10

Сикер, сикер, кызыл туп

Туп, туп, сары туп,

Сикер, сикер, сары туп

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10

Сикер, сикер, кызыл туп.

 

III. Йомгаклау өлеше.

а) Мияу белән саубуллашу.

Мияу: Молодцы, ребята. Вы хорошо справились с моим заданием. Я вам пришлю еще задание по электронной почте. На следующее занятие приду и посмотрю как вы с ним справились. А у меня для вас подарки, разноцветные веера, чтобы вы не забывали цвета.

– Какие здесь цвета? (Яшел, кызыл, сары, зәңгәр)

– Рәхмәт. Нам пора домой. Сау бул, Мияу!

– Сау булыгыз!

 

б) Нәтиҗә ясау.

– Ребята, вам понравилось в гостях? Весело было?

– Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Кама Аланы бистәсе

“3 нче “Чаткы” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле укыту тәрбиячесе

СӘГЫЙРОВА СӘБИЛӘ ГАПТЕЛХӘЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий