Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кышлаучы кошлар”

70351720_154 – 5 яшьлек балалар өчен

 

КҮЧЕРҮ – Кышлаучы кошлар презентациясе

Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү .

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: кошлар турында күзаллауларын киңәйтү. Карабүрек белән таныштыру. Традицион булмаган алым кулланып миләш тәлгәше рәсемен ясарга өйрәтү.

Үстеру бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен үстерү, пөхтә итеп эшләү алымнарын ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграл белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, ижади сәнгать, сәламәтлек, музыка, рус теле.

Методик алымнар hәм чаралар: психогимнастика, табышмак әйтү, сорауларга җавап, әңгәмә; күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану, мактау, практик эш, сөенеч мизгеле.
Җиhазлау: саескан киеме, мольберт, кышкы, жимешсез миләш агачы сүрәтләнгән ватман, интерактив такта, проектор, кошлар hәм миләш агачы рәсеме, видеотасмада кошлар тавышы, hәр балага җитәрлек түгәрәк, пумала, жилем, юеш hәм коры салфетка, кызыл hәм көрән гуашь, киндер сюрприз уенчыгына салынган “карабүрек”, мамык уралган таякчык, серле тартма, миләш тәлгәше.

Сүзлек өстендә эш: жимлек, тәлгәш, карабүрек, ботак, сыйлау.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, кошлар рәсеме карау, уен «Очты, очты», «Рябинка» ял минутын өйрәнү, урамга чыккач кошларны, миләш агачын күзәтү.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек? (Яхшы) Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз hәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә бирәбез . Менә ничек рәхәт булып китте! Ә хәзер мин сезне урамга мәйданчыкка чакырам. Жылы киемнәрегезне киябез дә урамга чыгабыз (имитация ).

Тәрбияче: - Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш). Кыш җиткәч тирә –якта нинди үзгәрешләр күрәсез? (Жаваплар) Бүген көн нинди? (Салкын). Салкын булгач нәрсә белән сулыйбыз? (Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау).

 

(Саескан киеме кигән бала керә). Исәнмесез, балалар, мин кошларны эзләп йөрим, сез күрмәдегезме аларны?

Тәрбияче: - Саескан, үзебез дә кошлар турында сөйләшмәкче идек, безнең белән бергә утыр да, канатлы дусларыбыз турында бергәләп сөйләшик. (Балалар урыннарына утыралар) . Балалар, кыш көне кошларны кайларда күрергә була? (Балаларның жаваплары) Ә хәзер бездә кышлаучы кошларны табышмакларга жавапларын табып белербез:
1. Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)


2. Җәй тукылдый бу чүкеч

Кыш тукылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

 

3. Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

 

4. Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык – чырык та . чык-чырык (Чыпчык)

 

5. Ак карадан киенгән

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

 

 

(Балалар жавабын әйткәч, слайдта кошлар курсәтелә, тавышлары ишетелә. )

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, бергәләп кышлаучы кошларның исемнәрен кабатлап чыгыйк. (Күмәк кабатлау).

Саескан. - Балалар, уйлап карагыз әле: салкын кыш башланып, җир өсте кар белән каплангач, безгә жим табуы җинелме?(Жаваплар).
Тәрбияче: - Балалар, без кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз? (Жимлек ясыйбыз).

 

Дидактик уен: “Жимлеккә нәрсәләр салырга була?”

(Балаларның фикерләрен тыңлагач, интерактив тактада күрсәтелә).

Тәрбияче: - Балалар, сезнең дөрес җавапларны ишетеп, саесканыбыз да сөенде.

 

(Күзләр өчен гимнастика ясау «Кояш»)

Кояш уянды иртән

Ул кошларны санады.

Башта карады өскә,

Аннан карады аска.

Унга, сулга карады.

Һәм күзләрен дә йомды.

 

(Балалар күзләрен йомалар, шулвакыт эчендә «киндер сюрприз»лар таратыла).

1-2-3 Күзеңне ач!
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызда күчтәнәч барлыкка килгән. Эчендәге серен беләсегез киләме? (Балалар ачып карыйлар hәм “карабүрекне” күрәләр). Бу кошны күргәнегез бармы? Исемен беләсезме? Балалар, бу кошның исеме – карабүрек. Ул урманда яши. Карабурек салкыннан курыкмый. Ул кыш көне карда коена. Карабүрек нарат, чыршы күркәләренең орлыгы белән туклана. Алар зур бер гаилә булып яшиләр. Карабүрекләрнең кыш көне нинди ризык яратуларын Миленаның табышмагына җавап табып белербез.

Жимешем кып-кызыл була

Бу шатлык минем өчен!

Чөнки кышкы салкында да

Үзгәрми минем төсем. (Миләш).

 

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Тартма эчендә миләш бар. (Төрбияче тартма эченнән миләш тәлгәшен ала). Балалар, карагыз әле, бер ботакта ничә миләш күрәсез? (Күп). Бер ботакта миләшләр күп булгач, ул тәлгәш дип атала. Ул нәрсә дип атала? (Балаларны активлаштыру). Балалар, игътибар белән карагыз әле, миләш нинди төстә? (Кызыл). Ул формасы буенча нәрсәгә охшаган? (Җаваплар). Миләшләр бер-берсенән якынмы, әллә еракмы? Балалар, без сезнең белән миләш тәлгәшен карадык, ә хәзер аның рәсемен ясарбыз. (Тәрбияче миләш тәлгәшен мамык уралган таякчык белән ясап курсәтә, ә җимешләрен балалар бармак белән ясап күрсәтәләр).

 

Продуктив эшчәнлек – рәсем.

(Музыка куела)

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Бик оста ясадыгыз. Ә хәзер ял итеп алабыз.

 

Физминутка «Рябинка» (сүзләргә карап хәрәкәтләр ясарга)

На холме стоит рябинка

Держит прямо, ровно спинку.

Ей не просто жить на свете,

Ветер крутит, крутит ветер.

Но рябинка только гнется.

Не печалится – смеётся.

 

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер кунакка килгән карабүрекләрегезне миләш белән сыйлагыз. (Балалар карабүрекләрен үзләре ясаган рәсемгә ябыштыралар). Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер карабүрекле тәлгәшләрегезне миләш агачына урнаштырыйк . (Балалар ясаган рәсемнәрен ватманга ясалган миләш агачына беркетәләр) Менә нинди матур миләш агачы барлыкка килде!

Йомгаклау.

– Сез буген бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз! Сезгә бу эшчәнлектә нәрсәләр ошады? Нинди авырлыклар булды?
Балаларның фикерләрен тыңлау, аларның эшчәнлек вакытында алган тәэсирләре белән уртаклашу.

(Урамга чыккач мәйданчыктагы агачка жимлек эленә hәм җимлеккә килгән кошлар күзәтелә).

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге 1 нче “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НАСИБУЛЛИНА ЗӨЛФИРА ТАЛИБУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий