Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яз көне үсемлекләр тормышы”

80916830_large_original5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларда усемлекләргә кызыксыну уяту. Үсемлекләр үсешендәге үзенчәлекләрне (чәчәк ату, җимеш бирү һ.б), җылылык һәм дымлык әһәмиятен аңлату.

 

Тәрбияче: Балалар, бер бик матур шигырь тыңлагыз әле.

 

Яз җыры (Т.Лотфи)

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте

Зәңгәр сулы дәрьяга.

 

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

 

Тәрбияче: Балалар, бу шигырь кайсы ел вакыты турында?

Бал-р: Яз турында.

Тәрбияче: Дөрес, яз турында. Сез дә яз турында күп кенә шигырьләр беләсез, әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

 

 

Эльвира

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы.

Сагынып көткән яз килә.

 

Даниэль.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк.

Кыш айларын да яратам.

Әмма яз күңеллерәк.

 

Гөлназ.

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Бик матур сөйләдегез. Менә безгә дә яз килеп җитте. Сез язның нинди билгеләрен атый аласыз?

 Бал-р:

- Түбәдән тамчылар тама.

– Карлар эри.

– Урамнарда гөрләвекләр ага.

– Кояш җылыта.

– Җылы яктан кошлар кайталар.

 

 Тәрбияче: Дөрес, балалар, җылы яктан инде кара каргалар очып та кайттылар. Тиздән сыерчыклар да кайтып җитәрләр.

Балалар, ә менә табигать почмагындагы гөлләр дә язга куаналар, яз килгәнен сизәләр микән? Сез аларда нинди үзгәрешләр күрәсез?

 

 Бал-р:

- Алар яхшырак үсәләр.

– Аларның яңа яфраклары чыга.

– Күбесе чәчәк ата башлады.

 

 Тәрбияче: Дөрес, балалар. Менә безнең табигать почмагы ямь-яшел. Ә урамда карлар эреп беткәч яшел үләннәр дә үсеп чыгар, агачлар да яшел яфракка күмелер. Ә без бүлмә гөлләре матур булып үссен өчен нәрсәләр эшлибез?

 

 Бал-р:

- Су сибәбез.

– Күчереп утыртабыз.

– Коендырабыз.

– Туфрагын йомшартабыз.

 Тәрбияче: Әгәр без кайгыртмасак, алар нишләрләр иде, балалар.

 Бал-р: Шиңәрләр, корырлар иде.

 Тәрбияче: Әйе, бүлмәбездәге, өйдәге үсемлекләр турында без кайгыртырга тиеш. Ә табигатьтәге үсемлекләр җир, кояш, яңгыр ярдәмендә үсәләр: кояш җылыта, яңгыр эчертә, коендыра.

 

(Ишек шакыйлар. Белмәмеш керә)

Белмәмеш: “Исәнмесез! Тәрбияче апа, миңа күптән түгел бер гөл бүләк иттеләр. Тиздән чәчәк атар диделәр. Мин көтәм дә көтәм, ә гөлем үсеп китә алмый. Миңа нишләргә?”

Тәрбияче: Белмәмеш, бәлки син аңа су сибәргә оныткансыңдыр.

Белмәмеш: Юк, киресенчә, көн дә күп итеп су сибәм. Кояш кыздырмасын дип, караңгыга алып куйдым. Ә гөл һаман үсми.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Белмәмешкә булышыйк, ялгышларын күрсәтик әле. Гөлләр матур үссен өчен аларны ничек тәрбияргә кирәк?

 Бал-р:

– Гөлләргә яктылык кирәк. Гөлне кояш төшә торган урынга куярга кирәк.

– Гөлләр җылылык ярата. Суыкта алар шиңәләр.

– Гөлләргә вакытында су сибәргә кирәк. Тик артык күп су гөлнең тамырын гына черетә.

 

Тәрбияче: Белмәмеш, аңладыңмы инде, син гөлеңне харап итә язгансың.

Белмәмеш: Балалар, өйгә кайткач, сез әйткәнчә тәрбияли башлармын. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.

(Тактада гөлләр рәсемнәре – абага, яран, хлорофитум, кактус – балаларда күбәләкләр)

 Тәрбияче: Хәзер сезнең күбәләкләрегез мин нинди гөлне әйтәм, шунда куналар.

 

Уен “Күбәләк гөлгә куна”

 Тәрбияче: Балалар, табигать турында барлык кешеләр дә кайгырта микән? Әйдәгез әле, без сезнең белән язгы аланга сәяхәткә барып кайтыйк.

 

 (Киенү хәрәкәтләре ясыйлар, аланга баралар.)

 

Тәрбияче: Карагыз әле, монда нинди саф һава, әйдәгез әле, тирән итеп сулап алыйк. Балалар, ә монда пыяла шешә ята. Ничек уйлыйсыз, урманга шешә кирәкме?

Бал-р: Юк.

Тәрбияче: Ә шешә ватылса, балалар, нәрсә булырга мөмкин?

Бал-р: Пыяла ватыклары хайваннарның, кошларның тәпиләренә керергә мөмкин.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ватылмаган очракта да шешә зыян китерергә мөмкин. Аның эченә коңгызлар, бөҗәкләр кереп, чыга алмыйча тончыгып үләргә мөмкин. Әйдәгез, без бу шешәне үзебез белән алыйк, аны чүплек савытына салырбыз. Карагыз әле, никадәр кәгазь таралып ята җирдә. Әйдәгез, кагазьләрне дә җыеп пакетка тутырыйк. Балалар, алан, яшеллек өчен иң куркынычы – полиэтилен пакетлар. Алар җирне кояштан һәм яңгырдан каплыйлар. Ул урында үлән дә, чәчәк тә үсә алмый. Эченә бөҗәкләр дә кереп үләргә мөмкин. Бу турыда абый-апаларыгызга да әйтегез.

 

Карагыз әле, чүп-чарны җыйгач, аланның бу почмагы ничек матурланды! Без анда яшәүче хайваннарга һәм бөҗәкләргә үз кулларыбыз белән ярдәм иттек. Алар безгә зур рәхмәт әйтер.

Балалар, аланга, урманга әти-әниләрегез белән килгәндә дә үзегездән соң чуп-чар калдырмагыз, җыештырып китегез.

 

Әйдәгез, бергәләп төркемебезгә кайтыйк.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче санлы “Әкият” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАЙРУЛЛИНА ЗӨЛФИЯ ГАБДЕЛХАЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий