Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр кыш көне”

Лось-зимой-фото5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1.Әйләнә-тирә тере табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның йорт хайваннары һәм балалары, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

3. Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләрнең табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрдән бәйлелеге турында күзаллау булдыру, пошилар белән таныштыру.

4. Түгәрәк һәм овал формаларын йолыккалау ысулы белән башкарырга өйрәтүне дәвам итү.

Алдан башкарылган эш: йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр турында рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, әңгәмәләр.

Сүзлек эше: поши (урман сыеры), урман санитарлары.

Рус теле сүзлеге: лось, телёнок, ягнёнок, козлёнок, жеребёнок, котёнок, щенок.

Методик алымнар: күзәтү, әңгәмә, нәфис сүз, сорау-җавап, дидактик уен, хәрәкәтле уен, бармак уены.

Җиһазлау: “Кышкы урман” макеты, “Урман сакчысы пошиларга печән сала” картинасы, кыргый җәнлек уенчыклары, йорт хайваннарының балалары белән рәсемнәре. Зәңгәр төс бирелгән альбом бите, ак полоскалар, кара төстәге кәгазь, пумала, җилем, салфетка.

 

 

Шөгыль барышы:

Кереш өлеш:

– Балалар, хәзер елның кайсы фасылы?

– Кыш фасылы.

– Кыш айлары ниндиләр?

– Декабрь, январь, февраль.

– Балалар, без бүген кыш көне хайваннар тормышы турында сөйләшербез.

Төп өлеш:

    Тәрбияче балаларны мольберт янына чакыра. Анда йорт хайваннары һәм аларның балалары рәсемнәре куелган.

–         Балалар, бу нәрсә рәсемнәре?

–         Болар йорт хайваннары.

 

Тәрбияче табышмаклар әйтә:

“Кешенең дусты, йортның сакчысы” (Эт)

 

“Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә?” (Сарык)

 

“Үлән ашый, май ташый” (Сыер) һ.б.

 

Балалар табышмакның җавабын табып шул хайван турында сөйлиләр (тышкы билгеләре, нәрсә белән тукланганнары, кешегә нинди файда китерүләре).

 

Мәче – йомшак йонлы, зур койрыклы, озын мыеклы йорт хайваны. Аның күзләре зур, караңгыда ут кебек янып тора; колаклары бик яхшы ишетә. Песи кешеләр белән яши, тычкан-күселәр тота. һ.б.

 

Ә хәзер, балалар, “Кайсыныкы – нәрсә?” уенын уйнап алыйк.

Һәр бала бер рәсем ала, хайван исемен һәм аның баласын атый.

Ат – колын, сыер – бозау, сарык – бәрән, кәҗә – кәҗә бәтие, мәче – песи баласы, эт – көчек.

 

Ә хәзер бу уенны русча уйнарбыз. Игра называется “Назови детёнышей”.

У лошади – жеребёнок, у коровы – телёнок, у овцы – ягнёнок, у козы – козлёнок, у кошки – котёнок, у собаки – щенок.

Кто знает, как эти животные называются по-русски?

–    Это домашние животные и их детёныши.

 

Ә хәзер, балалар, татарча әйтәбез, болар нинди хайваннар?

–    Йорт хайваннары.

–    Ни өчен аларны йорт хайваннары дип атыйлар?

–    Чөнки алар кешеләр янында яшиләр. Хуҗалары алар турында кайгырталар; җылы сарайларда асырыйлар, ашаталар, кышка печән әзерлиләр.

 

–     Балалар, сез тагын ниди хайваннарны беләсез?

–    Кыргый хайваннар (җәнлекләр)

–    Алар кайда яшиләр?

–    Урманнарда яшиләр.

 

Әйдәгез, мин сезне “Кышкы урманга” сәяхәткә чакырам.

Балалар “Кышкы урман” макеты янына киләләр. Тәрбияче Ф.Сафинның “Кышкы урманда” шигырен сөйли:

Ак тынлыкта ярсып бер кычкырсаң,

Коелып төшәр сыман ак бәсләр.

Бу тынлыкны бозсаң,

Кышкы урман,

Кошлар безне гафу итмәсләр.

Юк, мин тимим изге матурлыкка.

Уйнасын ул җанда, җырласын.

Ак әкият уртасында торам,

Тыңлый күңел тынлык дөньясын.

 

Карагыз әле, балалар, чынлап та кышкы урман тып-тын…

Ләкин урман бөтенләй тынып калган кебек күренсә дә, иң каты суыкларда да монда тормыш туктап тормый. Кар өстендәге эзләр бу турыда бик ачык сөйли.

–    Балалар, кышкы урманда нинди кыргый җәнлекләрнең эзләрен очратырга була?

–    Куян, тиен, төлке, бүре. Аю һәм керпе кышны йоклап уздыралар.

 

Балалар кыргый җәнлекләрнең кышкы тормышы турында сөйлиләр.

–    Бүреләр гаилә-гаилә йөреп үзләренә азык табалар, тезелешеп йөриләр. Иң алдан ана бүре, аның артыннан бала бүреләр, иң арттан карт ата бүре бара. Берәр бүре азык тапса, башкаларын авыз салып чакыра. Бүреләр авыру җәнлекләрне тоталар, шуңа күрә аларны “урман санитарлары” дип атыйлар.

(Тәрбияче балаларга сораулар бирә, җавапларын тулыландыра).

 

Ә хәзер, балалар, ял итеп алыйк.

 

Ял минуты “Кышкы урманга килдек”.

        Кышкы урмангы килдек, (атлап йөриләр)

Матур урыннар күрдек.

Ак тунлы каен уңда, (уң якка күрсәтәләр)

Ямь-яшел чыршы сулда. (сул якка күрсәтәләр)

Әнә куян сикерә (куян кебек сикерәләр)

Ул бүредән элдерә.

Без дә аннан качабыз,

Тоталмас безне явыз (йөгерү хәрәкәте).

 

Тәрбияче мольбертка “Урман сакчысы пошиларга печән сала” исемле рәсемне куя.

–    Балалар, карагыз әле бу рәсемгә. Биредә сүрәтләнгән кыргый хайваннар пошилар дип атала. Русчасы – лось була.

Пошилар – “урман сыерлары” бик көчле, үткен тояклы, зур-зур мөгезле. Аларны “урман баһадиры” дип тә атыйлар, чөнки алар безнең урманнарда яшәүче иң зур җәнлекләр. Алар җәен үлән, кышын яшь усак ботаклары ашыйлар. Урман сакчылары аларга аланнарда зур-зур печән өемнәре калдыралар. Тамаклары тук вакытта пошилар йомшак ак карда батынкылык ясап ял итәләр, йоклыйлар. Бүреләр һөҗүм иткәндә алар бер-берсен ташлап китмиләр, үткен тояклары, көчле мөгезләре ярдәмендә сакланалар.

–    Балалар, мин сезгә нинди җәнлек турында сөйләдем?

–    Поши (лось) турында.

 

Тәрбияче: – Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. Ул нәрсә?

–    Куян.

 

Балалар “урман макетында” куяннарны эзләп табалар. Тәрбияче бер куян уенчыгын кулына ала:

–    Куянның даими өне юк. Көндез ул куак астында ята, төн буе агач кайрысы кимерә. Аның дошманнары – бүре, төлке. Куянны алардан ак төстәге туны, җитез аяклары коткара.

Карагыз әле, балалар, куянның башы нинди формада (түгәрәк), гәүдәсе (овал), колаклары озын, күзләре түгәрәк, кечкенә генә койрыгы бар.

Без бүген куяннарны йолыккалау (ерту, өзү) ысулы белән ябыштырырбыз. Эшләребезне “Ак куянкай утырган” дип атарбыз.

 

Хәзер төркемгә кайтып урыннарыбызга утырабыз, бармак уены уйнап алабыз:

Исәнме – баш бармак,

Исәнме – имән бармак,

Исәнме – урта бармак,

Исәнме – атсыз бармак,

Исәнме – чәнти бармак.

Балаларның мөстәкыйль эшләре, шәхси ярдәм.

 

Шөгыльгә йомгак.

Эшләргә анализ ясау.

Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Сөйләмнәрендә кимчелекләре булган балалар өчен

катнаш төрдәге 78 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ОВИЛОВА АНАСТАСИЯ ВАСИЛИЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий