Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юл йөрү кагыйдәләре”

9620Зурлар төркеме өчен

 

Максат. Юл аша чыкканда светофорның төсләренә, машиналарның юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү. Машиналарның күп төрле булуын, аларның кешегә күрсәткән файдаларын искә төшерү. Юл инспекторы хезмәте белән таныштыру.

Җиһазлау. Шәһәр урамы макеты, светофор, юл билгеләре, уенчык рульләр, кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр, төсле буяулар.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: “Танып белү” (дөньяның тулы картинасын формалаштыру), “Нәфис иҗат” (рәсем), “Матур әдәбият уку”, “Тормыш куркынычсызлыгы”.

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче шигырь укый.

 

Кызыл ут (Рәшит Бәшәр)

Бу ни хикмәт, тамаша:

Янып тора кызыл ут,

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор,

Алма кебек кызартып,

Борып алды колагын:

– Йөри-йөри кыланып,

Машинаны ек тагын!

Бу ни булды, туктале –

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

 

Тәрбияче. Балалар, светофор ни өчен малайны ачуланган?

Балалар. Чөнки, кызыл ут янып торганда, юл аша чыгарга ярамый.

Балалар светофор, аның төсләре, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре турында сөйлиләр. Аларның җаваплары гомумиләштерелә, әңгәмәгә йомгак ясала.

Әңгәмәдән соң балалар белән уен уйнала.

 

Уен “Светофор”.

Берничә бала машина итеп билгеләнә, калган балалар җәяүлеләр була. Тәрбияче кулында кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр. Ул җәяүлеләр өчен яшел түгәрәк күтәргәндә, машиналар өчен кызыл түгәрәк күтәрә.

 

Тәрбияче А. Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкияте буенча өстәл театры күрсәтә.

 

Юл чатына дүрт машина туктаган да бәхәсләшә башлаганнар: кем беренче булып узып китәргә тиеш?

Йөк машинасы: Мин иң кирәкле машина. Төзелешкә кирпечләр илтәм. Мине төзүчеләр көтә.

Автобус: Юк, иң кирәклесе – мин. Пассажирларны ял итәргә алып барам.

Юл чистартучы машина: Сез нәрсә бәхәсләшәсез? Беренче булып мин узарга тиеш. Чөнки мин урам себерәм, тузан булмасын диеп, юлга су сибәм.

Иң кечкенә машина: Алга мине үткәрегез! Мин туңдырма алып барам.

Машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр. Әгәр милиционер килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез. Ул үзенең таягын күтәргән: “Игътибар!” Шоферлар китәргә әзерләнгәннәр, ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган. Ә аннары милиционер таягы белән беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән. Билгеле инде, бар машина да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган. Һәр машина, чираты җиткәч, үз эше белән китеп барган.

 

Тәрбияче. Балалар, әкияттә нинди машиналар турында сүз бара?

Балалар. Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

Тәрбияче. Сез тагын нинди хезмәт күрсәтүче машиналар беләсез.

Балалар.

–     Ашыгыч ярдәм машинасы.

–     Янгын сүндерүче машина.

–     Икмәк ташучы машина.

–     Сөт ташучы машина.

–     Чүп ташучы машина.

Тәрбияче. Юлда машиналарга юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар. Полиция хезмәткәре.

Тәрбияче. Юллардагы  полиция хезмәткәре – юл инспекторы. Алар юлда иң кирәкле кешеләр. Аларга шоферлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына. Инспектор җәяүлеләрнең дә юл аша чыгуларын күзәтә. Инспекторлар кыю һәм батыр кешеләр. Юл һәлакәте вакытында иң беренче юл инспекторлары ярдәмгә килә. Юлда йөрүче машиналарның да төзеклеген алар тикшерә. Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык көчләрен куялар.

Тәрбияче. Балалар, сезгә юл инспекторы бер рәсем китерде. Бу рәсемдә бер юл билгесе дә юк. Сезгә бирем: юл билгеләрен тиешле урыннарга куеп чыгыгыз.

 

Шөгыль ахырында балалар “Юл чаты” дигән темага рәсем ясыйлар. Күмәк эш булса да ярый.

 

 

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

“Биектау “Бәләкәч” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

БӘДРИЕВА ГӨЛНАС РИВАЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий