Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Хуш киләсез, кошкайлар!”

рогаткаИкенче кечкенәләр төркемендә тәрбияви үткәрү чарасы. 

 

Максат. Балаларда кошларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

 

Тәрбияче: – Исәнмесез, кечкенә дусларым, килгән кунаклар.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар, хәзер без сезнең белән “Кошлар” бәйрәмен башлап җибәрәбез. Кунаклар да күп килгәннәр. (Алмагачны күрәләр). Алмагачкай, ник син моңаеп утырасың? Сөйләче безгә.

Балалар: Сөйлә инде.

Алмагач: Мин сезнең яныгызга кунакка килдем әле. Менә тагын кошлар кайтып җиттеләр. Мин аларны шундый сагынып көтеп алам. Тик менә мин үсә торган бакча янындагы өйдә бер тыңлаусыз малай бар. Әнә үзе дә килә. Күреп торыгыз.

 

(Динар бик ачулы, усал итеп атлап килә).

Динар: Тагын килде бу кошлар. Алмагачка куналар да бөтен чәчәкләрен коеп бетерәләр. Мин аларны куачакмын, таш белән атачакмын.

Сәрия: Динар, син нишлисең әле?

Динар: Мин кошларның кайтуын теләмим.

Сәрия: Син ник алай дисең?

Динар: Алар алмагачка кунып чәчәкләрен коялар, алмаларын ашап бетерәләр.

Сәрия: Тукта әле, син дөрес сөйләмисең.

Динар: Кит моннан, мин сиңа барыбер ышанмыйм.

Сәрия: Ярар, ышанмасаң, соңнан аңларсың әле. (Сәрия китә).

Динар: Барысы да өйрәтәләр. Килеп кенә карасыннар, күрсәтәм мин ул кошларга! (Динар чыгып китә).

Алмагач: Балалар, күрдегезме инде? Мин тагын быел чәчәк ата алмаячакмын. Алмаларым да үсеп җитмичә коелачаклар. (Сыерчык алмагач янына килә). Кошкайлар, исән-сау килдегезме?

Сыерчык: Исәнме, алмагач. Без туган җиребезгә кайттык. Ничек яшәп ятасың?

Алмагач : Хәлләрем бик яхшыдан түгел шул. Менә минем кайрымның эчке ягында корткыч кортлар бик күбәйделәр. Бөреләремне дә ашыйлар. Яфрак та яра алмам инде.

Сыерчык: Кайгырма, алмагачкай. Без сиңа ярдәм итәрбез. Хәзергә мин оя сайлыйм әле. Күршедәге Айгизләр бик матур оя ясаганнар икән.

Алмагач: Рәхмәт.

 

(Сыерчык тавышы ишетелә).

Айгиз: Әти, кара әле. Безнең ояга сыерчыклар килгән.

Сыерчык: Айгиз, рәхмәт сезгә, бик матур оя ясагансыз. Мин сезнең бакчагызга бер генә корт та кертмәм.

Айгиз: Ура, Сыерчыгым килгән.

 

Балалар башкаруында “СЫЕРЧЫК” җыры яңгырый.

 

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Бик матур җырладыгыз.

Рузалина: Алмагачкай, моңайма. Әйдә, безнең белән күңел ач. (Чыпчык чыркылдавы ишетелә). (Чыпчык аксап чыга). Нәрсә булды сиңа, чыпчык дус?

Чыпчык: Коткарыгызчы мине, минем канатыма Динар таш белән атты. Минем агачларга кунма, безнең җиләк-җимешләрне ашап бетерәсең, диде. Мин оча алмыйм бит инде хәзер. Теләсә нинди ерткыч мине эләктерергә дә күп сорамас.

Сәрия: Болай булмый бит инде. Ничек аңа аңлатырга? Чыпчыкны дәваларга кирәк.

Азалия: Дусларым, минем бик якын дустым бар. Ул бик карт инде. Күп күргән, күп белә дә. Ул – урман тавыгы. Чакырыйм әле үзен, ярдәм итми калмас.

(Азалия чыгып китә).

 

(Чыпчыкның канатын бәйлиләр)

Чыпчык: Рәхмәт сезгә, балалар. Мин озакламый тереләчәкмен. Сез миңа, балалар, бик ярдәм иттегез. Кыш көннәрендә безгә җимлекләргә җимнәр салдыгыз. Шуның өчен генә без исән-сау язга чыктык. Сезнең кебекләр күп булсын иде. Югыйсә, без кышкы суыкларда 2-3 көн авызыбызга ризык алмасак, үлеп беткән булыр идек. Сез безгә ярдәм иттегез, ә без сезнең бакчагызны кортлардан сакларбыз.

 

Балалар башкаруында бию: “Сыерчык оя сайлый”.

 

 (Азалия белән урман тавыгы керә).

Урман тавыгы: Исәнмесез, минем нәни дускайларым. Мине ник чакырдыгыз? (Балалар сөйләп бирәләр). Чакырыгыз әле ул батырны. (Сәрия чакыра).

 

(Динар ачулы керә, кулында таш).

Динар: Мин сезгә ник кирәк? Вакытсыз мине чакырасыз.

Урман тавыгы: Динар, кил әле янымарак. Минем колагым бик начар ишетә, күзләрем дә начар күрә. Безнең батырыбыз шушымы инде ул? Динар, кара әле, мин сиңа бер хәлне сөйләмәкче булам. Тыңлагыз әле, сез дә, балалар. Яз җиткән. Җылы яктан кошлар кайткан. Бакчада бер генә сыерчык оясы да юк икән. Очып төшкән кошларга бер малай таш ата, аларны куа икән. Шулай итеп бакчага бер кош та килми башлаган. Бакчадагы җиләк-җимешләр дә, яшелчәләр дә үсә башлаган. Агачлар яфрак ярган, чәчәк атканнар. Алмалар да күренә башлаган. Тик көзгә инде җиләк-җимешләр дә, бер генә алма да калмаган. Җир өсте алма белән тулган. Ә күршеләрнең алмалары шундый зур булып үскәннәр. Малай, шул алмаларга карап аптыраган:

– Ни өчен аларның алмалары шундый күп икән соң? Ә безнең алмагачның алмасы җир тулы, тагын кортлы да әле, – диеп уйлаган. Балалар, хәзер минем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңладыгызмы инде?

Балалар: Аңладык. Бакчага кошлар килмәгәч, корт баскан.

Даниил: Кошлар бит корткычларны юк итәләр.

 

(Динар башын аска игән).

Динар: Сүз минем турыда барды да инде. Үткән елны мин менә шулай начарлык эшләдем. Кошкайлар, гафу итегез мине, кичерегез. Башка мин сезне кумам. Иртәгә үк әти белән сыерчык оясы ясап эләчәкбез. Берне генә түгел, икене!

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, урман тавыгы. Син безгә шундый яхшы хәл сөйләдең. Син шулкадәр акыллы киңәш бирдең. Балалар, әйдәгез, хәзер урман тавыгына шигырьләр дә сөйлик, аңа үзебезнең бәйрәмне күрсәтик.

 

Ландыш: Җылы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга керде.

Бик тә җентекләп

Тикшереп йөрде.

 

Даниил: Песнәк шакый тәрәзәдән,

Әйтер сүзе бар сыман.

Тышка чыксам, минем белән

Бергәләп уйнар сыман.

Үзе тәрәзә төбенә

Тамга салып бетергән.

Әти әйтә: “Ул кошлардан

Сиңа рәхмәт китергән”.

Кошлар синең җимнәр салып

Торганыңны белгәннәр.

– Даниил әйбәт малай икән,

Бик зур үссен! – дигәннәр.

 

Сәрия: Торналар .

– И торналар, кайда булдыгыз?

– Бик ерак…

– Озын булдымы юлыгыз?

– Бик озак…

Ә шулай да калмадык без

Югалып,

Сезгә килдек, якын дуслар,

Яз алып.

 

Азалия: Кыр казлары

Кыр казлары җылы яктан

Кайтып килә тезелеп,

Моң салалар : “Су буйларын

Сагындык, – дип, – өзелеп”.

Йөгерешеп, сәлам биреп,

Каршылыйбыз һәр казны.

Канатларын ла җилпетеп,

Китерә алар язны.

 

Кызлар башкаруында бию: “Каз канаты”.

 

Урман тавыгы: И, балалар, бик матур шигырьләр сөйләдегез, биедегез. Рәхмәт сезгә. Мин китим инде.

Тәрбияче: Рәхмәт урман тавыгы. Тагын безгә кунакка килегез.

Балалар: Сау бул, урман тавыгы.

Тәрбияче: Безнең әзерләгән кичәбез тәмам, караганыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр.

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

“Югары Тәкермән “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АХМЕТШИНА АЛЬБИНА НИКОЛАЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий