Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Тиздән мәктәпкә»

МэктэпМәктәпкә хәзерлек төркеме

 

КҮЧЕРҮ – Тиздән мәктәпкә презентациясе

Максат:

– 10 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү;

– «=», «<», «>» билгеләрен әйтә һәм таный белүне дәвам итү;

– төркемдә эшли белүне өйрәтү,

– логик уйлый белүне, дикъкатлелекне, хәтерне үстерү.

– мәктәпкә мәхәббәт, математикага кызыксыну тәрбияләү.

 

 

Дәрес барышы

Тәрбияче: – Балалар, экранга карагыз әле. Менә бу йорт сезгә танышмы?

Әйе, бу мәктәп. Сезнең укыйсыгыз киләме бу мәктәптә? Ә мәктәптә яхшы укыр өчен нинди булырга кирәк?

 

Әйе, тиздән сез укучылар булырсыз. Яхшы укыр өчен күп белергә, уйлый белергә тиешсез. Әйдәгез, үзебезне тикшереп карыйк. Күп беләбез микән, уйлый hәм дикъкатле була алабыз микән. Шуңа күрә дә мин сезне тапкырлар hәм җитезләр конкурсына чакырам.

 

Моның өчен, балалар, безгә командаларга бүленергә кирәк. Командаларга бүленү өчен, идәннән hәрберегез берәр сан карточкасы алыгыз. Алар төсләре буенча да аерылалар. Тиз генә сан рәтләре hәм төсләр буенча ике командага тезелегез. Менә без ике команда булдык. Командаларга кем җитми?

– Әйе, командирлар. Командир сайлар өчен hәрбер командадан бер кеше тиз hәм дөрес итеп кирегә (10-1 кадәр) санарга тиеш.

Командалар командирлы да булдылар. Ә хәзер дикъкат белән тыңлап, жавап бирергә әзерләнегез. Сораулар экранда булачак. Кайсы команда биремне тиз hәм дөрес эшли, шул командага фишка бирелә. Ә инде фишкалар санын уен ахырында санап жиңүче команданы билгеләрбез. Ә хәзер урыннарга рәхим итегез. Дикъкат белән экранга карыйбыз.

 

1 нче конкурс « Төшеп калган саннарны тап»

2 нче конкурс «Кайсы күбрәк?»

3 нче конкурс «Нинди фигура җитми?»

4 нче конкурс. Уен «Кем белә, алга таба әйтә»

 

Ял минуты

5 нче конкурс . Уен «Күршеләрен әйт»

6 нчы конкурс «Нәрсә артык?»

7 нче конкурс « Логик сораулар»

8 нче конкурс. Уен «Серле түгәрәк»

9 нчы конкурс «Геометрик сораулар»

10 нчы конкурс. Уен «Башта нәрсә, аннан нәрсә?»

11 нче конкурс «Таякчыклар белән эш».

 

Менә төзедек тә инде мәктәбебезне. Фишкаларны санар вакыт житте. Жинүче команда……… . Ләкин мәктәпкә укырга керер өчен безгә күп нәрсәләр белергә кирәк әле. Ә менә бирелгән биремнәрне сез яхшы белдегез. Жиңүче команданы котлыйбыз. Сезне хәзер сюрприз көтә. Сюрпризны табар өчен төркемгә кереп схема бүенча табарга кирәк.

 

Пермь өлкәсе

Барда муниципаль районы

“Үдик балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АИТОВА ЧУЛПАН ЮНУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий