Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Яз килә, яз көлә!”

ЯЗ5-7 яшьлек балалар өчен ел фасылларына багышланган кичә. 

 

 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәгә Яз һәм аның өч кызы: Март, Апрель, Май чыгалар.

Яз:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара. (Яз)

 

– Исәнмесез, балалар, сез мине таныйсызмы? Әйе мин Яз. Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә. Бүген мин сезгә кунакка үземнең кызларым белән килдем. Ә сез. балалар. язны яратасызмы? Яз турында беләсезме? Шигырьләр сөйләп күрсәтегез әле. (Балалар шыгырьләр сөйлиләр).

 

Яз:

Минем яз турында җыр да тыңлыйсым килә.

 

“Яз җыры” (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы).

 

Яз:

Ә хәзер кызым Мартны тыңлагыз.

Март:

Кара каргалар килде ,

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

 

Яз:

Нинди кошлар яз көне җылы яктан кайталар? Кошлар безгә нинди файда китерә? (Бер бала кошларның файдасы турында сөйли).

 

Төрле кошлар булып киенгән балалар чыга.

 

1 нче бала: (кызылтүш)

Мин кызыл түшле, бүрегем кара. Кыш буе миләш һәм чүп үләннәре орлыклары белән тукланам. Яз көне үз илемә Себергә китәм.

 

2 нче бала: (карлыгач)

Мин санитар кош. Төп азыгым – зарарлы бөҗәкләр. Көн буе һавада очам, җиргә аз вакытка гына төшәм, шуңа күрә аякларым бик нык түгел.

 

3 нче бала: (песнәк)

Җәй көне мине очратуы кыен, ә кыш суыкларында мин йорт тирәсенә ияләнәм. Мин соры күлмәк, кара жилет киеп, кара галстук тагып йөрим.

 

Яз:

Ә хәзер яз хәбәрчеләре – сыерчык турында җыр тыңлагыз.

 

“Сыерчык җыры” башкарыла (Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов музыкасы).

 

Март аенда нинди бәйрәмнәр була?

Балалар:

8 нче март – әниләр бәйрәме, яз бәйрәме.

 

Яз:

Ә хәзер минем уртанчы кызым Апрельне тыңлагыз.

Апрель:

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая.

Каңгылдашып торналар,

Тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

Яз:

Апрель аенда елгалардан бозлар ага, көньяктан кошлар кайта. Бар табигать уяна.

1нче бала:

“Яз җыры” (К.Нәҗми) шигырен сөйли.

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте

Зәңгәр сулы дәрьяга.

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрдә дә, авылда да

Яңгырады яз җыры.

 

Яз турында табышмаклар әйтү:

 

1.Утта янмый, суда батмый

Ташкын булмаса акмый.

2. Судан курка, судан туса да,

Кар түгел, салкын булса да.

 

2 нче бала:

“Яз дуслары” (З.Нури сүзләре) шигырен сөйли.

Бозларны кузгатты –

Яз җитте! Яз җитте!

Киң җәелеп су акты,

Су ерып, боз үтте.

Көн ямьле, көн аяз,

Сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз,

Без бит яз дуслары.

Чананы, чаңгыны

Без инде яшердек.

Ява яз яңгыры,

Куера яшеллек.

Яз:

Апрель аенда безнең бөек шагыйребез туган кем икән ул балалар?

Балалар:

Габдулла Тукай.

 

Яз:

Бик дөрес балалар. Ә хәзер дуслар, минем төпчек кызым Майны тыңлагыз.

Май:

Агачлар яфрак ярды

Алмагач чәчәк атты.

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайтты.

Килде туган якларга

Елмаеп чәчәкле ай.

Байраклар канатлана

Бу бәрәм, Беренче Май.

Яз:

Әйе балалар, май аенда агачлар яфрак яра, гөлләр чәчәк ата. Көннәр җылына.

3 нче бала:

“Кояш чык, чык” (Ш. Маннур) шигырен сөйли.

Яз көннәре килгәндә,

Тау башында чирәмдә,

Утырабыз җыйнаулап

Бишәү түгел, унаулап.

Кояш кага болытка,

Без калабыз суыкта

Ә безгә җылы кирәк,

Су керергә тизерәк.

 

Яз:

Май ае бәйрәмнәргә бик бай. Ул бәйрәмнәрне беләсезме?

Балалар:

1 нче май бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү бәйрәме.

 

Уеннар дәвам ителә.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“294 нче катнаш төрдәге

татар телендә тәрбия бирү һәм укыту балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МАКАШЕВА РУЗАЛИЯ ГАБДУЛХАК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий