Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “8 март бәйрәм кичәсе”

luntik6-7 яшьлек балалар өчен

Кулларына чәчәкләр тотып музыка астында балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар.

 

А. б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз, әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

 

Март аенда кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарала.

Җыр “Яз килә” (Яз керә)

 

Яз: Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Мин кояшлы, аяз күкле, яшел, матур яз булам. Сезнең бакчагыз яныннан узып бара идем, минем турында җыр җырлаганыгызны ишеттем дә кунакка керергә булдым.

 

А. Б. Без беләбез җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр әби апалар

Хатын кызлар бәйрәме.

 

Инд. шиг. әни турында.

 

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

 

Яз: Әйдәгез әле, балалар, язның беренче чәчәкләре белән биеп тә алыйк.

 

Бию “Чәчәкләр илендә” (Әниләргә бүләкләрен тапшыралар).

 

А. Б. Без әниләрне яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 

Җыр “Мамочка милая”

 

А. Б. Әниләр бәйрәме үзенә күрә бер үзәнчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек котлый, хәзер шуны карап үтик.

 

(Музыка астына Лунтик керә).

Лунтик: Исәнмесез, кунаклар, балалар! Мин кая эләктем ул?

А. б. Исәнмесез! Бу балалар бакчасы! Бүген бездә әниләр бәйрәме! Ә син кем буласың?

Балалар: Лунтик!!!!!!

Лунтик: Балалар белә икән шул. Таныганнар мине, мин дә әбиемне котларга дип бара идем!!!

Яз: Ә син әбиеңне ничек котларга җыенасың?

Лунтик: Әбиемә бер кызыклы уен бүләк итәргә уйлыйм.

А. Б. Ә ул уеныңны безгә дә өйрәтмисеңме! Без уйнарга бик яратабыз!

 

Уен “Әниеңне бизәндер”.

Оркестр. Малайлар “Бөрлегәннәр”

Уен “Чәчәкләр җыю”

А. б. Рәхмәт, Лунтик!!! Бик кызык уеннар уйнаттың!

Әниләрнең бәйрәме ул –

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әбиләр белән!!

 

Инд. шиг. әбиләргә.

 

Җыр “Әбием күзлек кия”

 

Яз: Хөрмәтле әниләр, әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк: ике түгәрәккә басабыз. Эчке түгәрәктә нәниләр, тышкы түгәрәктә әниләр. Бии-бии барабыз, музыка туктагач парлашып бала белән биибез.

 

Лунтик: Сезнең белән бик кызык булды. Әбием Капа янына барасым бар шул. Кая әле минем очкычым? (Бүләкләр өләшә. )

Яз: Әйдә, Лунтик, минем илгә дә барып кайтыйк.

Лунтик: Ә анда чәчәкләр бармы?

Яз: Бар, бар.

Лунтик: Ә анда җылымы?

Яз: Бигрәк күп сорау бирәсең. Сау булыгыз, балалар, кунаклар!

Сау булыгыз.

А. Б. төгәлли.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

АМИРОВА ЗИФА ХӨСӘЕН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий