Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әби куннакка килде”

12Икенче кечкенәләр төркеме өчен турыдан туры белем бирү буенча катнаш эшчәнлек конспекты. 

 

Белем бирү өлкәсе: Танып белү” , “Аралашу”, “Иҗат”.

Максат: сөйләм телен һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

Бурычлар:

  • Балаларның йорт кошлары (әтәч, тавык, чеби) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар) киңәйтү, кош-кортларның исемнәрен, хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү.
  •  Сөйләмне әтәч, тавык, чеби, томшык, канат, койрык, сүзләре хисабына баету, игътибарны, хәтерне, образлы фикерләүне устерү.
  • Йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
  • Түгәрәк формадагы предметларны әвәләүне ныгыту, уч арасында пластилинны әвәли белүне дәвам итү.

Лексик доза: әтәч, тавык, чеби, томшык, канат, койрык.

Җиһазлар: уенчык әтәч, тавык, чеби.

Персонаж: әби.

 

 

Дәрес барышы:

Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез, утырыгыз әле урындыкларыгызга, безгә буген кунаклар килде, исәнләшик әле. (Тәрбияче ишек янына барып кунакларның килеп беткәнен карый). Карагыз әле, балалар, безгә кунакка әби дә килгән бит әле. Исәнме, әби, әйдә түрдән уз.

Әби: - Исәмесез, балалар. Мин сезгә кунакка буш килмәдем, кәрзинемдә күчтәнәч тә бар әле, сез ул күчтәнәчне табышмак аша ни икәнен белерсез.Тыңлагыз.

– Итрән иртә тора

Матур итеп кычкыра (Әтәч)

Балаларның җавабы.

- Канаты бар оча алмый,

Аягы бар йөзә алмый (Тавык)

Балаларның җавабы

- Йомры йомшак

Сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә (Чеби).

Балаларның җавабы

 

Әби. – Әйе, бик дөрес, балалар. Менә мин йорт кошларының бер гайләсен сезнең янга кунакка алып килдем. Чебинең әтисе әтәч, әнисе тавык. Алар минем ишегалдында яшиләр. Мин алар турында бик кайгартам, аларга җим ашатам, ярма сибәм. Балалар, кошлар нәрсә белән ашыйлар? Томшыклары белән, аларның канатлары, койрыклары да бар. (Кошларны карау).

Тәрбияче: – Әйдәгез әле, балалар, әбигә йорт кошлары турында үзебез белгән шигырьләрне сөйләп күрсәтик.

Шигырьләр: Иртән бик иртә тора,

Канат кагып кычкыра:

Кикрикүк! Кикрикүк!

 Тор иртәрәк эшен күп.

 

Кытаклап чыкты тавык

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган

“Әби килеп алсын, – ди –

Балалар куансын”, – ди.

 

Өй алдында чебиләр:

-Чип-чип-чип! – дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары,

Купереп тора йоннары,

Ул аларның туннары.

 

Әби. – Булдырдыгыз, балалар, шигырьләрегез бик ошады.

Тәрбияче – Балалар, әйдәгез искә төшереп алыйк әле, безнең кош-кортларыбыз нәрсәләр белән туклана? Нәрсә ашый?

Балаларның җавабы.

 

Тәрбияче – Әйе, бик дөрес, бодай, борчак, ярма белән туклана. Ә хәзер, әйдәгез әле, әби алып килгән кош-кортлар өчен күчтәнәч итеп ярмалар, борчаклар әвәлеп алыйк.

 

Тәрбияче – Балалар, булдырдыгыз, табышмакларга җавапларда бирдегез, шигырләр дә сөйләдегез, кош-кортларга җим дә әвәледегез. Ә хәзер ял итеп уйнап алыйк.

 

 

Уен үткәрелә.

Тәрбияче сүзләре:       Балалар сүзләре:

Әтәч тора да иртүк: – Кикрикүк! Кикрикүк!

Уята кош-кортларны: – Кикрикүк! Кикрикүк!

Китә казлар елгага: – Ка-ка-ка! ка-ка-ка!

Үрдәкләр карап кала: – Бак-бак-бак! – Бак-бак-бак!

Тавыклар кыткылдаша: – Кыт-кытак! Кыт-кытак!

Чебиләр йөгерешә: – Чип-чип-чип! Чип-чип-чип!

Безгә дә бик күңелле: Әлә-лә-лә! Әлә-лә-лә!

Яратабыз биергә: Ля-ля-ля! Ля-ля-ля!

 

Әби:- Рәхмәт сезгә, балалар. Мин сезгә кечкенә генә күчтәнәч таратыйм әле, балалар, рәхим итеп алыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай шәһәре

“13 нче “Миләшкәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАРАЕВА МИЛӘҮШӘ ФИРДӘВЕС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий