Яңа фикерләр:

Записи с меткой «матур сүзләр»

postheadericon Исәнләшү сүзләре: Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!

Баланы исәнләшергә өйрәтәбез.

 

 Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!  (Ф.Юсупов)

 

Җир шарында яшәүче кешеләр бер-берсен нинди сузләр белән генә сәламләмиләр! Борынгы Кытай, Монго­лия, Мисыр кешеләре бер-берсен очратканда «Мал-туарыгыз тазамы!» дип сөйләшеп китә торган булганнар. Бу да — исәнләшү, иминлек теләү. Мал-туар таза булса, ашарга-эчәргә бар, гаиләнең жаны тыныч дигән сүз.

 

Зулуслар үзара очрашкан чакта «Мин сине күрәм» дип исәнләшәләр.

Тибетлылар баш киемнәрен уң куллары белән салып, сул кулларын колак артына куялар һәм телләрен чыгарып алалар.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Әдәп дәресләре. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы!

Баланы  “тәмле сүзләргә”  өйрәтәбез.

 

Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы!  (Ф.Бәдретдин)

 

Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Тәмле сүз  ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз… Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.

Прочитать остальную часть записи »