Архив рубрики «ДИН»
Муса галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк
Мусага кая барырга? Мисырның бөтен җире дә Фиргавен җире! Фиргавеннең җәлладлары аны бөтен җирдән үзләренең карганыкы кебек күзләре һәм кырмысканыкы кебек сизелми торган адымнары белән эзлиләр!
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә гарәп шәһәре булган Мәдьянга барырга илһамландыра. Чөнки Фиргавен анда хәтле бара алмый.
Муса галәйһиссәлам артыннан берәү дә кумый микән дип курка. Һәм Мисырдан Мәдьянгә таба юнәлә.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 8 нче кисәк
Икенче көнне Муса галәйһиссәлам Бану Исраилдән булган шул ук кешене инде башка копт белән ачуланышып торганын күрә. Ул кеше, оялмыйча, Муса галәйһиссәламне тагын ярдәмгә чакыра.
Муса галәйһиссәлам аңа:
– Син бигрәк кабәхәт икән! Син һәрвакыт кешеләр белән ачуланышасыңмы? Җитмәсә, әле мине дә ярдәмгә чакырасың?! Ни өчен әле мин һәрвакыт синең яклы булырга тиеш?! Син ачык адашуда!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Муса галәйһиссәламнең әнисе, имезүне тәмамлап, баланы янәдән сарайга илтеп тапшыра.
Ул сарайда принц сыман үсә.
Шуңа күрә Муса галәйһиссәлам патшалар һәм байлар алдында югалып калуның нәрсә икәнлеген белми.
Муса галәйһиссәлам Фиргавен һәм аның гаиләсенең нинди нигъмәтләрдә яшәвен күрә.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Табылган бала сарайның сөенече һәм гаиләнең юанычы була.
Сарайда бөтенесе дә баланы яраталар һәм аның белән уйныйлар. Чөнки патшабикә аны бик ярата. Ничек инде шулай булгач, хезмәткәрләр дә Бану Исраил кавеменнән булган бу баланы яратмасын һәм уйнамасыннар ди?
Баланы еш кына кулда йөрткәннәр һәм үпкәннәр. Чөнки бала бик нык матур булган.
Патшабикә баланы ашатырга дип сөт анасын чакыра. Ләкин бала елап, имүдән баш тарта.
Патшабикә башка сөт анасын чакыра. Ләкин бала һаман имми.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Муса галәйһиссәламнең әнисе үзенең улы өчен бик курыккан. Дошманның төбәлгән карашы астында булып, ничек курыкмасын да, ничек борчылмасын ди ул!
Ничек соң Фиргавеннең кешеләре күпме хатыннарның балаларын тартып алганда курыкмаска?!
Мескен ана үз баласын кырмыскалар кебек сак һәм сизгер, каргалар кебек үткер күзле җәлладлардан ничек коткарыр?!
Шул вакытта Муса галәйһиссәламнең әнисенә Аллаһ Тәгалә ярдәм итә һәм баланы сондыкка салып, Нил елгасына җибәрергә илһамландыра.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Сабыйларны үтерү.
Коптлардан булган бер күрәзәче Фиргавен янына килә дә:
– Бану Исраилләрдән бер малай туачак һәм синең хакимлегең аның кулына күчәчәк, – ди.
Фиргавен ачуыннан шартлый. Һәм үзенең җәлладларына Бану Исраилнең һәрбер туган баласын үтерергә боера.
Фиргавен үзен абсолют хакимлек иясе итеп исәпләгән һәм кемгә яшәргә, ә кемгә үләргә икәнлеген дә ул карар итә, дип уйлаган.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Бану Исраил (яһүдиләр) Мисырда.
Мисырлылар, үзләренең вәгъдәләрен үтәп, Канъяннан килгәннәргә карата әле озак вакыт хөрмәт белән карыйлар.
Канъянлыларны алар Бану Исраил – мал һәм затлылык ияләре – дип йөртәләр.
Ләкин вакытлар үткән саен, кешеләр үзгәрәләр. Аларның әхлакләре бозыла, алар Аллаһка гыйбадәт кылырга чакыруны онытып, байлык белән мавыгалар.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Берникадәр вакыттан соң, Ягкуб галәйһиссәлам бу дөньядан китә. Йосыф галәйһиссәлам һәм бөтен шәһәр халкы кайгыга бата. Мисырлылар үзләрен, Ягкуб галәйһиссәламне җирләгәннән соң, әтиләрен югалткан кебек хис итәләр.
Тагын берникадәр вакыттан соң, Йосыф галәйһиссәлам да вафат була.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Ягкуб галәйһиссәлам үзенең уллары белән Канъяннан Мисрга күченеп китәләр.
Чөнки Ягкуб галәйһиссәламнең улы Йосыф галәйһиссәлам Мисрда патшалык һәм хөкем итә.
Канъянда алар көтү көтәләр, кәҗәләр савалар һәм йон саталар.
Ә Мисрда хәтта Йосыф галәйһиссәламнең хезмәткәрләре дә җитешлектә, тулылыкта яшәгәннәр. Ә инде шулай булгач, ни өчен соң Ягкуб галәйһиссәлам һәм аның уллары Канъянда калырга тиеш?
Прочитать остальную часть записи »
Салих галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Аллаһның дөясе.
Салих галәйһиссәлам аларга:
– Сезгә нинди могҗиза кирәк? – ди.
Алар:
– Менә бу таудан буаз булган дөяне алып чык, әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң! – дип җавап бирәләр.
Кешеләр дөянең таштан булмавын һәм җирдән үсмәвен, ә туганлыгын беләләр. Алар Салих галәйһиссәламне түбәнсеттек, дип шикләнмичә уйлыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Салих галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Байлар кешеләрнең кайберләренең Салих галәйһиссәламгә иярүләрен күргәч, үзләренең абруйларын, дәрәҗәләрен югалтырга куркалар. Алар кешеләрне Салих галәйһиссәламгә каршы өнди башлыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Салих галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Аллаһ Тәгалә моңарчы Нух галәйһиссәлам кавеменә һәм Әдитләргә җибәргән кебек үк, әлеге кавемгә дә пәйгамбәр җибәрергә тели.
Дөреслектә, Аллаһ Үзенең коллары кәферлеккә батканлыгын һәм җирдәге бозыклыкны яратмый.
Сәмудләр арасында Салих исемле кеше була. Ул затлы гаиләдә туа һәм акыллы, сәләтле булып үсә. Ул бик әдәпле, зирәк егет була.
Кешеләр аңа күрсәтеп:
– Бу – Салих! Салих! – дип әйтә торган булганнар.
Прочитать остальную часть записи »
Салих галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Нух галәйһиссәлам кавеменнән соң Әд кавеме килгән кебек үк, Әдитләрдән соң Сәмуд кавеме килә.
Сәмуд кавеме дә, нәкъ Әд кавеме Нух галәйһиссәлам кавеменең эзләре буенча киткән кебек үк, Әдитләр кавеме эзе буенча китәләр.
Сәмудләрнең җирләре дә яшел һәм матур була. Аларның, асларыннан елгалар агучы бакчалары һәм чишмәләре була.
Прочитать остальную часть записи »
Һуд галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Әд кавеме кешеләре боларның бөтенесен дә тыңлыйлар, ләкин ышанмыйлар.
Һуд галәйһиссәламнең дәгъвәте бушка китә.
Алар:
– Йә, Һуд! Синең бит дәлилләрең юк! – диләр. – Ничек инде без синең яңа сүзеңә ышанып үзебезнең күптәнге иләһләребезне ташлыйк ди? Синең бер сүзеңә карап, без үзебезнең аталарыбыз табынган иләһләребезне калдырыйкмы? Беркайчан да! Беркайчан да! Без аларны ташламыйбыз!
Прочитать остальную часть записи »
Һуд галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Һуд галәйһиссәлам үзенең халкын туры юлга чакыруны йомшаклык һәм хикмәт белән дәвам итә.
Һуд галәйһиссәлам әйтә:
– И халык! Мин сезнең кардәшегез һәм кичәге дустыгыз. Сез мине танымыйсыз мени?
И кардәшләрем! Ни өчен сез миннән читләшәсез? Сез нәрсәдән куркасыз? Мин бит сезнең малыгызга кимчелек китермим.
И минем халкым! Мин сездән моның өчен бернинди байлык та сорамыйм – мине бер Аллаһ бүләкләячәк. (Һуд сүрәсе, 29 нчы аят)
Прочитать остальную часть записи »
Һуд галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Аллаһ Тәгалә Әд кавеменә Үзенең илчесен җибәрергә теләгән.
Дөреслектә, Аллаһ Үзенең мәхлукларына көферлек теләми һәм бозыклык, азгынлыкны яратмый.
Әд кавеме ризык, эшлексезлек, уен-көлке һәм йортлар төзүдән кала бер нәрсә турында да уйламый.
Прочитать остальную часть записи »
Һуд галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Әд кавеменең көче кешеләргә һәм хәтта үзләренә дә куркыныч була башлый. Чөнки алар Аллаһ Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә иман китермиләр.
Аларны кансызлык кылудан һәм шәфкатьсез булудан ни тыйсын соң?! Үзләреннән дә өстенрәк берәүне дә танымаган кешеләрне золымлылылык кылудан нәрсә туктатсын соң?
Прочитать остальную часть записи »
Һуд галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Нух галәйһиссәламнән соң.
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһисәламнең нәселенә бәрәкәт бирә. Алар җир буенча таралалар.
Алар арасында “Әд” дип исемләнгән кавем була. Алар көчле кешеләр була. Аларның тәннәре тимергә охшаган була һәм алар бөтен кешеләрне җиңәләр. Алар белән берәү дә ярыша алмый. Алар беркемнән дә курыкмыйлар. Ә алардан бөтенесе дә курка. Аллаһ әлеге кавемгә бөтен нәрсәдә дә бәрәкәт бирә.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк
Нух галәйһиссәламнең потларга табынучылар ягында булган улы була. Үзенең улын күреп, Нух галәйһиссәлам аны коткармакчы була һәм үзе белән көймәгә утырырга чакыра:
– Улым! Безнең белән утыр һәм кәферләр белән калма!
Улы:
– Мин тауга менеп яшеренермен, ул мине судан саклар, – ди.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 8 нче кисәк
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламнең догасын кабул итә һәм аның кавемен су астында калдырырга тели. Ул Нух галәйһиссәлам һәм аңа ияргәннәрне генә коткарырга тели.
Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә зур көймә төзергә куша. Һәм ул төзи башлый.
Бу хәлне күреп, аның кавеме аны мыскыллап көлә башлый.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Нух галәйһиссәламнең дәгъвәте.
Нух галәйһиссәлам үзенең дәгъвәтен башлый. Ул тырышып үзенең кавемен дингә чакыра. Ул:
– И кавемем! Дөреслектә, мин сезгә кисәтүче һәм аңлатучы үгетләүче. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, Аннан куркыгыз һәм мине тыңлагыз! Ул сезнең гөнаһларыгызны гафу итәр һәм билгеле бер көнгә кадәр сезгә соңгарау бирер. Дөреслектә, Аллаһның вакыты килеп җиткәч, ул инде кире чигәрелми. Сез моны белсәгез иде! (71 нче сүрә, 2 -4 нче аятләр)
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Нух галәйһиссәлам кавеме үзләренең потларыннан баш тартып, бер Аллаһка ышансыннар өчен армый-талмый тырыша. Ләкин аның дәгъвәтенә кавеменең бик аз кешеләре иярә.
Аңа иярүчеләр – ризыкларын үз тырышлыклары белән гадел рәвештә табучылар иде.
Тәкәбберлек һәм байлык Нух галәйһиссәламнең дәгъвәтен каплый. Үзләренең байлыкларына мөккиббән китү, аның өчен тәкәбберләнү байларны хакыйкый юлдан яздыра.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Нух галәйһиссәлам үзенең кавеменә:
– И халкым минем! Дөреслектә, мин сезнең өчен кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче, – диде.
Ләкин аның халкы арасында:
– Кайсы вакыттан әле ул пәйгамбәр булды? Әле кичә генә ул безнең беребез иде, ә инде бүген үзен Аллаһның пәйгамбәре диме? – диюче кешеләр табылды.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Пәйгамбәрләр кешеләрме, әллә фәрештәләрме?
Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләрнең фәрештәләрдән булмыйча, нәкъ менә кешеләрдән булуларын теләгән. Кешеләр алар белән сөйләшеп, алар турында белсеннәр өчен.
Әгәр дә пәйгамбәрләр фәрештә булсалар, кешеләр:
– Алар кем дә, без кем? – диярләр иде. – Алар фәрештәләр булса, без бит гади кешеләр генә. Без ашыйбыз, эчәбез. Безнең хатыннарыбыз һәм балаларыбыз бар. Ничек инде без Аллаһка гыйбадәт кыла алабыз?! – диярләр иде.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Еллар үтә. Яшьләр олыгая. Ләкин алар хәтерендә, аталарының әлеге сыннарны хөрмәтләп тотулары, кулларына алулары, иреннәренә куюлары, алар каршында гыйбадәт кылулары кала.
Хәзер инде балалар ата-аналарын уздырып җибәрә.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Кешеләрне туры юлдан яздырыр өчен Шәйтан мәкерле план уйлап таба.
Кешеләр арасында Бер Аллаһка гына көндезләрен һәм төннәрен табына торган, Аны ярата торган Аллаһ Тәгаләдән куркучы, изгеләр була.
Аллаһ Тәгалә дә Үзенең изге колларын ярата һәм аларның догаларын кабул итә.
Бу кешеләрне бөтенесе дә яраткан һәм хөрмәт иткән.
Прочитать остальную часть записи »
Нух галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Адәм галәйһиссәламнән соң.
Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәламнең балаларын арттыра. Алар арасында малайлар да, кызлар да күп була. Алар төрле җирләрдә яши башлыйлар һәм күбәяләр.
Әгәр Адәм галәйһиссәлам кайтып, аларны күрсә, ул аларны танымас иде. Әгәр дә аңа: “Бу – синең нәселең”, дисәләр, ул бик аптырар иде һәм:
– Субхән Аллаһ! Болар бар да минем балаларыммы?!! Болар бар да минем варисларыммы?!!
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 11 нче кисәк
Йосыф галәйһиссәламнең әтисе Ягкубны тизрәк күрәсе килә иде. Ничек моны теләмәскә ди – аерылышу бигрәк озак иде бит?!
Ни өчен тагын түзәргә ди, серләр бит инде чишелде!
Ничек инде ул әтисе тыныч кына ашый, эчә, йоклый алмаганда, тыныч кына ашап-эчсен?!
Серләр чишелде. Серләр ачык булдылар.
Аллаһ Тәгалә, кайгысыннан һәм күз яшьләреннән сукыраеп беткән Ягкуб галәйһиссәламгә күз күремен кире кайтарырга тели.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 10 нчы кисәк
Ягкубта.
Абыйлар ничек итеп әтиләре янына кайтып, аның йөзенә ничек карарга икәнлеген белмәделәр.
Алар әтиләренә булган хәлне ничек итеп сөйләргә икәнлеген уйладылар.
Әле күптән түгел алар әтиләрен Йосыф турындагы вакыйга белән кайгыга салганнар иде, инде менә хәзер Биньямин турындагы вакыйга белән кайгыга салачаклар.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк
Биньямин Йосыф галәйһиссәламнең кабулында.
Кардәшләр, әтиләре кушканча, төрле капкалардан керделәр һәм Йосыф галәйһиссәлам янына килделәр.
Йосыф галәйһиссәлам энекәше Биньяминны күреп бик сөенде. Һәм аны үзенең янында калдырды.
Йосыф галәйһиссәлам узенең энекәшен кочаклап:
– Дөреслектә, мин – синең абыең, – диде. Һәм Биньямин тынычланды.
Йосыф галәйһиссәлам Биньяминны күп еллык аерылышудан соң күрде һәм әтисен, әнисен, өен һәм балачагын исенә төшерде.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 8 нче кисәк
Йосыф галәйһиссәлам һәм абыйлары…
Йосыф галәйһиссәлам абыйларыннан сораштыра башлады:
– Сез каян?
– Каньаннан.
– Сезнең әтиегез кем?
– Ягкуб ибн Исхак ибн Ибраһим галәйһимсәлам.
– Сезнең тагын кардәшләрегез бармы?
– Әйе, безнең тагын Биньямин исемле энекәшебез бар.
– Ник ул да сезнең белән килмәде?
– Безнең әтиебезнең аны югалтасы һәм аннан ерагаясы килми.
– Ничек инде югалтасы килми? Ул нәрсә, кечкенә мени?
– Юк. Аның Йосыф исемле абыйсы бар иде. Бервакыт ул безнең белән урманда иде. Без аны әйберләрне сакларга дип калдырдык һәм үзебез уйнарга киттек. Шунда аны бүре ашап киткән.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Йосыф галәйһиссәлам чит милекне саклауга карата кешеләрдә салкын караш булуын белә.
Ул кешеләрдә чит малга кул сузу тамыр җәйгәнлеген белә.
Ул кешеләрнең Аллаһ Тәгаләнеке булганны үзләренә алганнарын күрә.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Йосыф галәйһиссәлам үзенең чыгышын тәмамлады һәм теге икәүнең төшен юрады.
– Берегез патшасына эчемлек биреп торачак, ә икенчегез, җәзаланып, башыннан кошлар чукыячаклар.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Йосыф галәйһиссәламнең хикмәте.
“Әлбәттә, бу ике кешене миңа хаҗәт китергән! – диде Йосыф галәйһиссәлам үз-үзенә. – Һәм, әлбәттә, аларга карата яхшы булырга, алар әйткәнне тыңлый белергә кирәк. Һәм, әлбәттә, мин аларны дөрес ишетергә тиеш. Аларга әйткән сүзләрне бөтен кеше дә ишетәчәк”.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Йосыф чибәр егет булып үсеп җитә.
Патшаның хатыны Йосыф галәйһиссәламне хыянәткә чакыра. Ләкин Йосыф галәйһиссәлам баш тарта һәм:
– Юк! Мин үземнең хуҗама хыянәт итмәячәкмен! Ул миңа яхшылыклар кылды һәм мине хөрмәтләде. Әлбәттә, мин Аллаһымнан куркам!
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Кардәшләр елашып, әтиләре янына кайттылар һәм:
– Әтиебез! Без ярыштык, ә Йосыфны әйберләребезне сакларга дип калдырган идек, аны бүре ашаган! – диделәр һәм канлы күлмәкне аңа күрсәттеләр.
Алар әлеге канны Йосыфның каны диделәр.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Кардәшләрнең хәйләсе.
Инде алда әйтеп үтелгән карарга килеп, Йосыфның абыйлары әтиләре Ягкуб янына киләләр.
Ягкуб галәйһиссәлам улы Йосыфның куркынычсызлыгы турында кайгыра. Чөнки ул Йосыфның кардәшләре аңа көнләшүен һәм яратып бетермәүләрен белә. Ул абыйлары белән Йосыфны беркая да җибәрми.
Йосыф абыйлары белән уйнаган, ләкин өйдән ерак китмәгән.
Прочитать остальную часть записи »
Йосыф галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Кызыклы төш.
Исхак галәйһиссәламнең Ягкуб исемле улы була. Ул да пәйгамбәр була. Ягкубның 12 улы була. Аларның берсе – Йосыф.
Йосыф галәйһиссәлам турында Коръәндә искиткеч кыйсса бар. Хәзер шуны сөйләрбез.
Йосыф кечкенә малай була. Аның унбер абыйсы була. Йосыф бик матур була. Тагын ул бик акыллы була.
Прочитать остальную часть записи »
Ибраһим галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Шуннан соң Ибраһим галәйһиссәлам Мәккәдән китә һәм берникадәр вакыттан тагын кайта һәм Аллаһ Тәгалә йорты, икенче төрле әйткәндә, мәчет төзергә карар кыла.
Өйләр инде күп була, ләкин Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган өйләр булмый.
Исмәгыйль дә әтисенә ярдәм итәргә тели. Прочитать остальную часть записи »
Ибраһим галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Бер вакыт Исмәгыйльнең эчәсе килә. Әнисе аңа суны бик тә бирер иде дә… каян килсен ди су! Мәккәдә чишмәләр дә, елгалар да булмый. Һәҗәр су эзләп йөгерергә тотына.
Ул Сафа һәм Мәрвә таучыклары арасында су һәм ярдәм эзләп йөгерә. Һәм менә могҗиза! Аллаһ аларга су бар итә! Су җир астыннан чыга. Прочитать остальную часть записи »
Ибраһим галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Шул шәһәрдә бер бик көчле һәм бик явыз патша була. Кешеләр аңа гыйбадәт кылалар. Һәм әлеге патша Ибраһим галәйһиссәләмнең бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, башка берәү алдында да баш имәвен ишетә. Аның моңа бик нык ачуы килә һәм ул Ибраһим галәйһиссәламне үзе каршына алып килергә боера. Ибраһим галәйһиссәлам аның янына килә. Чөнки ул Аллаһтан башка беркемнән дә курыкмаган. Прочитать остальную часть записи »
Ибраһим галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Бер төнне Ибраһим галәйһиссәлам йолдызны күрде һәм үз-үзенә әйтте: “Менә бу минем Раббым!” ләкин шул йолдызның яктылыгы беткәч, Ибраһим галәйһиссәлам әйтте: “Юк! Бу минем Раббым түгел!” Шул вакыт Ибраһим галәйһиссәлам айны күрде һәм әйтте: “Бәлки, бу минем Раббымдыр?” Ләкин ай да юкка чаккач, ул әйтте: “Юк! Бу да Раббым түгел!” Кояш чыкты. Һәм шунда Ибраһим галәйһиссәлам әйтте: “Менә минем Раббым! Ул иң зурысы!” Прочитать остальную часть записи »
Ибраһим галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Бәйрәмнән кайткач, кешеләр иләһләр торган өйгә керделәр. Бәйрәм көне булганга күрә, кешеләр иләһләргә гыйбадәт кылмакчылар иде. Ләкин кешеләр аптырадылар һәм бик каты курку белән курыктылар. Алар борчылдылар һәм ачуландылар. Прочитать остальную часть записи »
Ибраһим галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Күп еллар элек бер авылда бик мәшһүр кеше яшәгән. Ул кешенең исеме Азар булган. Ул иләһләрнең таш сыннарын сату белән шөгылләнгән. Әлеге авылда бер бик зур өй булган. Анда шундый сыннар бик күп булган һәм кешеләр, аларны Аллаһ урынына күреп, гыйбадәт кылганнар, түбәнчелек белән баш игәннәр. Азар да аларга табынган. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 10 нчы кисәк
Мәдинәдә бер нәрсә дә Мәккәдәге кебек булмый. Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең күп дуслары барлыкка килә. Дошманнарыннан күпкә артыграк. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм кешеләргә Мәдинәдә яшәүчеләргә, ягъни, әнсарларга Мәккәдән күченеп килгәннәргә, ягъни, мөхәҗирләргә бер-берсен кардәшләр кебек яратырга Аллаһ Тәгалә боеруын әйтә. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм исә шул вакытта Әбу Бәкер радыяЛлаһу ганһуның өенә килә һәм аңарга: “Аллаһ Тәгалә безгә Мәккәдән китәргә боерды”, – ди. “Бергәме?” – дип сорый аннан Әбу Бәкер. “Әйе, бергә”, – дип җавап кайтара аңа пәгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм. Шул вакыт, Әбу Бәкер сөенеченнән елап җибәрә. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 8 нче кисәк
Беренче мөселманнарның тормышлары искиткеч авыр була. Ләкин иң зур авырлыгы Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә туры килә. Мөхәммәд Әл-Әмин пәйгамбәр булганнан ун елдан артык вакыт үтә. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Әкренләп пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Аллаһ турында үзенең дусларына да сөйли. Башта бары тик берничә кеше генә Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәре салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм сөйләгән сүзләрне тыңлыйлар. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Явызлыкның сәбәбе – Аллаһ Тәгаләгә буйсынмау.
Башта Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм бик каты борчыла, чөнки моңарчы аның беркайчан да фәрештәләрне күргәне булмый. Өенә кайткач, Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзе белән булган вакыйганы сөйли. Ул шул хәтле курыккан, хәтта калтырый иде. Шуңа күрә Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Хәдичәдән, җылыныр өчен, үзен ябындыруын сорый. Һәм ул үзенең борчуларын аңа сөйләп бирә. “Аллаһ сине беркайчан да калдырмас, чөнки син бөтен кешеләргә дә мәрхәмәтле! — дип юатты ирен Хәдичә. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Аллаһ Тәгаләнең булачак пәйгамбәре, әлбәттә, үзенә нәрсә тынычлык бирмәгәнен аңлаган. Аны Мәккәдәге хәлләр инде күптәннән дулкынландырган: ярлылар анда бөтенләй дә ярдәмсез булганнар. Аларның тормышлары бөтенләй начар булган. Мәккәлеләр ятимнәр турында да бөтенләй кайгыртмаганнар һәм авыруларның да хәлләрен белешмәгәннәр. Әйтерсең лә, Мәккә кешеләрен бары тик акча гына кызыксындыра. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Берничә ел үтә. Һәм безнең Мөхәммәдкә егерме биш яшь тула. Мәккәдә Хәдичә исемле бик бай тол хатын яши. Аның сату эше шул кадәрле уңышлы бара, хәтта аның үзенең кәраваннары да була. Бервакыт Хәдичә бик ышанычлы, бөтенесе Мөхәммәд Әл-Әмин дип йөртә торган егет турында ишетә. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Мөхәммәдкә ун ике яшь тулгач, Абу Талиб Сириягә курайшитларның кәраваннары белән барырга җыенган. Яшь Мөхәммәднең абыйсына бик ярдәм итәсе, һәм яңа урыннарны күрәсе килгән. Һәм ул Абу Талибны үзе белән сәяхәткә алырга үгетли башлаган. Абыйсы Мөхәммәднең бик барасы килгәнен күреп, үзе белән ала. Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Ләкин Мөхәммәд әнисе белән озак яши алмый. Аңа алты яшь тулгач, әнисе үлеп китә. Инде бөтенләй ятим калган Мөхәммәдне аның бабасы Абдуль-Мутталиб тәрбияли. Бабасы оныгын бик ярата һәм аны яхшылап тәрбияли. Ләкин бабасы да Мөхәммәдкә сигез яшь чагында үлеп китә. Һәм малай Абу Талиб исемле әтисенең абыйсы белән яши башлый.
Прочитать остальную часть записи »
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Минем кечкенә дусларым! Бүген сез Җир йөзендә яшәгән бөтен кешеләр арасыннан иң яхшы кеше турында белерсез. Аның белән иң гади булмаган могҗизалар һәм дулкынландыргыч вакыйгалар булган. Бу искиткеч кеше бик-бик күптән, моннан мең дүрт йөз ел элек, Гарәп ярымутравының Мәккә шәһәрендә яшәгән. Аның исеме — Мөхәммәд ибн Абдулла. Прочитать остальную часть записи »
Шәһәдәт
Хәсән һәм Ләйлә абыйлы-сеңелле. Аларга өлкәннәрнең Аллаһ турында, Мөхәммәд пәйгабәр турында, Ислам турында сөйләшкәннәрен еш кына ишетергә туры килде. Әйе, минем акыллылырым! Безнең кечкенә дусларыбыз, нәкъ менә сезнең кебек үк, әлбәттә, өлкәннәрнең: “Без – мөселманнар!” – дип горурланып әйткәннәрен еш кына ишетәләр иде. Бу һәрвакыт балаларда кызыксыну уята. Менә бервакыт Хәсән һәм Ләйлә әтиләре янына барып әлеге матур, ләкин аңлашылмый торган сүзләрнең мәгънәсен сорарга булдылар. Әтиләре бүлмәдә гәзит укып утыра иде.
Прочитать остальную часть записи »
Ният
- Савап – нәрсә ул, әти? – Муса әтисен, сүзләрен игътибарсыз калдырудан куркып, тын да алмыйча күзләп тора башлады. Көтелмәгән сораудан әтисе дә бераз аптырашта калды:
– Савап – ул, улым… савап – ул… Менә син Аллаһ Тәгалә риза булсын дип, яхшылык эшлисең. Кешеләр сөенәләр. Сиңа рәхмәт әйтәләр. Ә уң ягыңдагы фәрештә синең яхшылык эшли торган китабыңа бу гамәлеңне язып куя, ә аның өчен сиңа Аллаһ Тәгалә бүләк әзерли. Ул бүләк бу дөньяда ук та сине көтәргә мөмкин, шулай ук Җәннәттә дә!
Прочитать остальную часть записи »
Ябык шайтан белән симез шайтан
Бервакыт ябык шайтан белән симез шайтан очрашалар. Симез шайтан ябык шайтанга әйтә:
– И, дустым! Ни өчен бу кадәр ябыгып беттең син? Нәрсә булды? – ди.
Ябык шайтан аңа жавабында:
Прочитать остальную часть записи »
Зәкәт. Хаҗ.
Исламның нигезләреннән тагын берсе – зәкәт, һәр елда бер тапкыр малдан зәкәт бирү. Зәкәт байлар тарафыннан фәкыйрьләргә, мескеннәргә, бурычы булып, аны түләргә акчасы булмаганнарга, Аллаһ Тәгалә юлында булучыларга һәм мохтаҗларга бирелә.
Үзе бай булып та, зәкәтне бирмәгән кеше бик зур гөнаһлы була.
Прочитать остальную часть записи »
Ураза
Рамазан аенда бөтен мөселманнар ураза тота. Ураза тоту ул – Аллаһ ризалыгы өчен таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш чыкканчыга кадәр ашамый-эчми тору гына түгел, һәртөрле гөнаһлардан һәм Аллаһ Тәгаләдән ерагайта торган һәр гамәлдән читләшү.
Ураза тотачак кеше таң җәелгәнче ашый. Аны “сәхәр ашау” дип атыйлар. Ә кояш баткач, ахшам намазына азан әйтелгәч, финик яисә башка төрле җимеш каба. Алар булмаса, су да ярый. Аннары ашый-эчә. Бу “ифтар” дип, яисә “авыз ачу” дип атала.
Прочитать остальную часть записи »
Намаз
Намаз – ул Аллаһ Тәгаләгә тән һәм җан белән гыйбадәт кылу. Һәр мөселманга көненә биш тапкыр намаз уку тиешле: иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү. Икенче төрле исемнәре дә бар: фәджр, зухр, гаср, мәгриб, иша. Беренче төр исеме фарсы телдән алынган булса, икенчесе – гарәп теленнән.
Намаз укыган кешенең җаны гөнаһлардан чистара, тәне – төрле авырулардан. Намаз – ул Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Намаз уку кешегә рәхәтлек хисе, тынычлык китерә. Намаз уку һәм аны вакытында башкару һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, Аллаһ Тәгалә кешегә җиңеләйтә.
Прочитать остальную часть записи »
Таһәрат
Мөселманның тәне, киеме, өе чиста булырга тиеш. Ислам дине безгә шуны өйрәтә.
Таһәрат – ул Мөхәммәд صلى الله عليه و سلم өйрәткәнчә тәннең билгеле бер өлешләрен юу. Һәрвакыт таһәрат белән йөрү – бик мактаулы гамәл. Таһәрат намаз укырга кирәк. Таһәратсез намаз кабул булмый.
Прочитать остальную часть записи »
Шәһәдәт
Динебезнең баганаларының беренчесе – ике шәһәдәт китерү:
اشهد ان لا اله الا الله و أشهد ان محمدا رسول الله
“Әшһәдү әл ләә иләһә илләЛлаһ, үә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расулуЛлаһ”
“Аллаһтан башка һичбер гыйбадәт кылынырга лаеклы затлар юк дип һәм Мөхәммәд Аның илчесе дип шәһәдәт китерәм”.
Прочитать остальную часть записи »
Ислам диненең нигезләре
Әгәр өйне, яисә һәртөрле бинаны салганда аның нигезе нык булмый икән, ул бик тиз какшый, хәтта авып төшәргә дә мөмкин. Ә бөтенләй нигезсез бинаның гомере гомумән дә кыска. Шуның кебек Ислам диненең дә нигезләре бар. Икенче төрле аларны “Исламның терәкләре”, яисә “баганалары” дип тә йөртәләр. Шул нигезләре никадәр нык булса, кешенең дине дә шулкадәр нык була.
Прочитать остальную часть записи »
Минем динем – Ислам
Дин – Аллаһ Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрләр аша кешеләргә җибәрелгән әмерләр һәм тыюлар. Дин кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итә. Ислам – буйсыну дигән мәгънәдәге сүз. Ислам динен Бөек Аллаһ пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәс сәлләмгә бөтен кешелеккә җиткерсен өчен җибәргән. Анда Аллаһ Тәгаләнең ахыргы әмер һәм тыюлары килгән. Аллаһ Тәгаләгә буйсынырга теләгән кеше Ислам дине кануннарына буйсынып яшәргә тиеш.
Ислам дине буенча яшәгән кеше мөэмин һәм мөселман була.
Прочитать остальную часть записи »
Сәламләшү әдәбе
Мөселман бала тәрбияле булып, Аллаһ Тәгалә яратканны гына эшли һәм башка мөселманнар белән очрашканда “Әссәләму галәйкум” дип әйтергә тиеш, ә синең белән шулай исәнләшсәләр: “Үә галәйкумуссәлам” – дип җавап кайтарырга кирәк.
Прочитать остальную часть записи »
Җен малае Абдулла. 5 нче кисәк
Әнисенең чыгып киткәнен көтеп алды да Мансур, бүлмәсенә йөгереп керде. Зур шкафының ишекләрен ачып, ашыга-ашыга нидер эзли башлады. Менә, ниһаять, зур юл сумкасын тартып та чыгарды. “Тизрәк! Тизрәк, – дип уйлады малай, – ашыгырга кирәк!” Шкаф, тумба тартмаларын ачып куйды да, тиз-тиз сумкасына киемнәрен, теш щеткасы, сабын, дәфтәр-ручкаларын тутыра башлады. Үзенең яраткан йомшак аюын һәм кызыл машинасын да салырга онытмады ул. Сумкасын ипләп япты да ул, пышылдап:
– Абдулла! Абдулла! – дип дустын чакыра башлады. Ләкин дусты килмәде, ул аны ишетмәде.
Прочитать остальную часть записи »
Җен малае Абдулла. 4 нче кисәк
- Абдулла, ә шул шайтаннар турында да сөйлә әле.
– Иң баш шайтан, Иблис, кешеләрне шул хәтле яратмый, хәтта бөтенесен үзе белән утка алып кермәкче. Шуңа күрә ул, үзенең ярдәмчеләре белән, аларны Аллаһка шөкер итмәүчеләрдән ясамакчы. Әгәр дә булдыра алмый икән, гөнаһлар эшләргә чакыра, анысы да килеп чыкмый икән, Аллаһтан ерагайта. Аллаһ ризалыгы өчен булган гамәлләрне бозарга тырыша, чирләтергә дә мөмкин. Һәм начар төшләр дә – шайтаннан. Бел син, дустым: әгәр дә сиңа начар уйлар килә икән, бу да шайтаннан. Җеннәргә ышанмаучы кешеләр безне “рухлар”, “чит планетадан килүчеләр” яки “өй ияләре” дип йөртәләр.
– Ничек кызык! Ә җеннәр мәңге яшиләрме? Үлмиләрме?
Прочитать остальную часть записи »
Җен малае Абдулла. 3 нче кисәк.
Мансур елга буенда берүзе генә күңелсезләнеп утыра иде. Абдулланың да инде бер атна чамасы күренгәне юк – вакыты белән тыгыздыр инде: ул бит гыйлем ала! Әнә күпме нәрсәләр өйрәнгән: Аллаһ Тәгалә турында нихәтле белә, динне ничек тирәнтен өйрәнә! Хәтта галимнәрнең исемнәрен дә белә! Үскәч Мансур да, Аллаһ теләсә, боларны өйрәнәчәк! Аның да Бөек Раббысы турында, Аның Китабы турында, пәйгамбәрләр, диннең галимнәре турында беләсе килә! Менә бит инде шушы көннәрдә Мансур нихәтле күп нәрсәләргә өйрәнде: әле бит ул Аллаһ турында да, Коръән турында да, бигрәк тә җеннәр турында да ул хәтле күп белми иде. Нинди анда! Җеннәр турында бөтенләй ишеткәне дә юк иде!
Прочитать остальную часть записи »
Җен малае Абдулла. 2 нче кисәк
Мансур, йокысыннан уянса да, торырга гына түгел, күзләрен ачарга да иренеп ята иде. Шунда ул:
– Хәерле иртә, дустым! – дигән таныш тавышны ишетеп, сикереп торганлыгын үзе дә сизми калды. Бу аның дусты – җен малае Абдулла иде. – Әниеңнең кибеткә китүен көттем дә, килдем әле, – диде ул, елмаеп.
– Абдулла! Мин сине күрергә шундый шатмын! Нигә син шушы өч көн эчендә бер дә күренмәдең? Мин инде сине бүтән килмисең дип торам!
– Син нәрсә! Без бит хәзер дуслар! Дуслар янына ничек килмисең ди!
Прочитать остальную часть записи »
Саранга җәза
Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.
Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән.
Прочитать остальную часть записи »
Сәхәр ашыйсым килә (ахыры)
Хәйдәр көне буе шома койрыклы ураза, тәмле сәхәр турында уйланып йөрде.
Әти-әнисе эштән кайтышка дәү әнисе тәмле бәлеш салып куйды. Бәйрәмгә әзерләнгән төсле итеп, табын корды.
Әллә ничек күңелсез башланган иртә, ниндидер бер серле, якты көнгә әверелде.
Прочитать остальную часть записи »
Сәхәр ашыйсым килә
Әллә нинди күңелсез көн булды ла бүген. Хәйдәр, гадәттәгечә, иртүк торып битләрен югач, дәү әнисенә иртәнге чәй табынын әзерләргә булышыйм дисә… Әтисе дә, әнисе дә ашамый-эчми эшкә чыгып киттеләр. “Әллә озаграк йокланган инде, мин торганчы чәйләгәннәрме”, – дип уйлады ул.
Прочитать остальную часть записи »
Җен малае Абдулла. 1 нче кисәк.
Мансур, күңелсезләнеп, үзенең бүлмәсенә таба юнәлде. Үзен бу хәтле ялгыз итеп хис иткәне юк иде әле аның: алты яшькә житеп, бер тапкыр да чын дустының булмавына борчылды ул бүген, күңелендә әллә нинди авыр хисләр, тамак төбенә төер утырган иде.
– Ичмасам, энем, яки бер дә булмаса, сеңлем дә юк! – дип җилкәләрен тагын да аска төшерде.
Бүлмәсенең ишеген ачып җибәрүе булды, урындыгында ниндидер бер чит затның утырганын бер мизгелгә күреп калды. Яхшылабрак карыйм дип күзен каты итеп йомып ачса, инде берәү дә юк иде.
Прочитать остальную часть записи »
Песи баласы Вәсил
Нәни песи баласы Вәсил әле өч кенә көнлек. Шулай булса да әнисе инде аңа күп нәрсәләр өйрәтте: бу гүзәл дөньяның табигате белән, җәнлекләре белән таныштырды. Һәм, әлбәттә, иң мөһим нәрсәне – боларның бөтенесенең кайдан килеп чыгуын аңлатты.
Прочитать остальную часть записи »
Коймадагы кадаклар
Яшәгән ди булган ди начар холыклы бер малай. Бер көнне әтисе аңа бер капчык кадаклар бирә һәм малае сабырлыгын югалтып берәрсе белән талашкан саен аларны баганага кагарга куша.
Беренче көнне малай утыз җиде кадак кага. Алдагы атналарда ул үзен-үзе тотып торарга тырыша.
Прочитать остальную часть записи »
Гомәрнең ( Аллаһ аннан риза булсын) ярдәм итүе
Кичен урамда йөргәндә, бер өйдә ут янып торганны күреп һәм балалар елаган тавышны ишетеп, хәлифә Гомәр шул якка юнәлгән. Шунда бер хатынның казанда су кайнатанын күреп: “Бу балалар ни өчен елыйлар, казанда нәрсә пешерәсез?” – дип сораган.
Прочитать остальную часть записи »
Рамазан
Рамазан ае безгә Аллаһның зур бүләге,
Укы намаз, тот ураза, ул бит Җәннәт терәге.
Күтәр, мөэмин, башыңны, намаз вакыты җитә,
Биш вакыт намаз укысан, йөзең нурланып китә.
Көн саен сөенеп йөрим Кадер киче житә дип,
Тагы кайгырып куям, Рамазан ае үтә, дип.
Изгелек эшләү фарыздыр һәр мөэмин-мөселманга,
Прочитать остальную часть записи »
Без нәрсәгә ышанабыз
Кечкенә дустым! Синең “иман” дигән сүзне ишеткәнең бармы? Ул нәрсәне аңлата микән? Бел син, минем акыллым: иман – ул ышану дигән сүз. Әйдәле, синең белән без, мөселманнар, нәрсәгә ышанырга тиеш булуыбызны исебезгә төшерик.
Прочитать остальную часть записи »
Идрис галәйһиссәләм
Адәм галәйһиссәләмнең балалары күбәеп, алар арасында изгеләре һәм хаклыктан ерагаеп, Аллаһ Тәгаләне онытып, шәйтанга иярүчеләре дә булды. Ә шәйтан үзенең мәкерле планын тормышка ашырырга бик ашыкты: кешеләрне начар гамәлләр эшләргә өндәп, яхшылыкны яман итеп сурәтләде, ә яманлыкны яхшы итеп күрсәтте.
Прочитать остальную часть записи »
Адәм галәйһиссәләм – 2 кисәк
Башы монда: Адәм галәйһиссәләм. 1 кисәк
Иблис Җәннәттән ачуланып чыгып китте. Эшләгән гөнаһ өчен һич тә Аллаһ каршында гафу үтенәсе, тәүбә итәсе килмәде. Чөнки аңа күңелендә булган тәкәбберлек хисе моңа комаучау итә иде. Тәкәбберлек – ул, дустым, бик начар хис. Ул үз-үзеңне кемнән дә булса өстенрәк күрү, үзеңне шул кешедән яхшырак дип уйлау. Иблис тә үзен Адәмнән яхшырак дип уйлады, борынын өскә күтәрде. Ләкин син, нәни дустым, шуны бел: андый тәкәбберләрне Аллаһ Тәгалә яратмый, аларга нык ачулана. Андыйларны фәрештәләр дә, кешеләр дә, хәтта җир, күк – бер кем дә, бер нәрсә дә яратмый.
Прочитать остальную часть записи »
Ислам дине – җиңел дин!
«Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап булачагын фикерләп сөенегез, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гыйбадәт кылып алыгыз!». Бу хәдис кешене камил рәвештә гыйбадәт кылырга тырышудан тыймый, бәлки, чиктән ашуны муафикъ күрми.
Прочитать остальную часть записи »
Нәниләргә гарәп алфавиты – 3
Башы монда: Нәниләргә гарәп алфавиты – 2
ز- زهرة
Аллаһ безне бик ярата
Әйдәле, нәни дустым, бергәләп уйлыйк: сиңа хәзер ничә яшь? Менә шул вакыт элек әле син бу якты дөньяда юк идең. Сине Аллаһ Тәгалә юктан бар итте… Һәм менә инде син әти-әниеңне сөендереп яшисең.
Прочитать остальную часть записи »
БисмиЛләһ
БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана.
Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.
БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була.
БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була. Прочитать остальную часть записи »
Аллаһ турында беләсем килә!
Без яши торган дөньяда бөтенесе дә искиткеч матур һәм камил булган тәртиптә: җир һәм җирдә булган барлык нәрсә дә, күк йөзе һәм без анда күргәннәр барысы да – кояш, ай, йолдызлар һәм башка планеталар. Боларның бөтенесен дә Бөек Аллаһ бар иткән.
Ни өчен ел фасыллары алышынып тора? Ни өчен гел җәй яки кыш кына түгел? Ни өчен бу дөнья яратылган? Ә кеше ни өчен бар ителгән? Ни өчен агачлар һәм үләннәр яшел, ә күк йөзе зәңгәр? Ни өчен? Ни өчен? Минем боларны беләсем килә!!!
Мөселман балалары өчен бармак уены
Инандым мин Аллаһка.
Дини тәрбиядә шигырьләрнең әһәмияте
Бала тәрбияләү – җиңел мәсьәләләрдән түгел. Ул – чын мәгънәсендә көндәлек зур хезмәт. Баланы тәрбияләп, аны һәр яктан да камил булган шәхес итү – һәр ата-ананың бурычы.
Прочитать остальную часть записи »
Нәниләргә гарәп алфавиты – 2
Башы монда: Нәниләргә гарәп алфавиты – 1
ح – حجر
Хә-ун – хәҗәр –
Таш була тәрҗемәсе.
Зурысы да, кечесе дә –
Бөтенесе, һәммәсе. Прочитать остальную часть записи »
Мәчет
Булат үзен бик акыллы малайга, үзен күп белүчеләрдән саный. Ул бит мәктәпкә йөри! Сумкасында да аның китаплары искиткеч күп. Прочитать остальную часть записи »
Табышмак әйтәм – җавабын тап
Ялтырап көмеш ай күренә.
Балкый ул, сүрелми һич кенә дә
Иртән дә, кичен дә, төнлә дә (Мәчетнең ае).
Прочитать остальную часть записи »
Адәм галәйһиссәләм. 1 кисәк
Аллаһ Тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән алты көндә җир һәм күкләрне бар итте.
Бу вакытка инде нурдан яратылган фәрештәләр һәм уттан яратылган җеннәр бар иде. Фәрештәләр бөтенесе дә һәм Иблис исемле җен Җәннәттә яшиләр иде. Алар, Аллаһның бөеклегенә сокланып, барысы да сәҗдә кылдылар. Прочитать остальную часть записи »
Балалар тәрбияләү буенча 130 киңәш – 3
(ахыры)
80. Баланы мөселман лагерьларына, Коръән ятлау буенча түгәрәкләргә, файдалы конкурсларга яздыр. Прочитать остальную часть записи »
Балалар тәрбияләү буенча 130 киңәш – 2
Әдәп.
37. Балаларыңны сәламлә.
38. Үзеңнең гаурәтеңне балаларың каршында каплауга җиңел карама.
39. Күршеләреңә яхшы мөнәсәбәттә бул.
40. Күршеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген һәм аларны рәнҗетүнең гөнаһ икәнлеген аңлат.
Прочитать остальную часть записи »
Балалар тәрбияләү буенча 130 киңәш – 1
Рәхимле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
Галәмнәр Раббысы Аллаһка – барча мактау!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд, галәһиссәламгә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә сәлам-шәрифләребез булсын!
Дөреслектә, балалар тәрбияләү – ул бик әз кешеләр белә торган һәм әзләр камил итеп тормышка ашыра торган фән. Әлбәттә, әлеге фәнне өйрәнергә кирәк. Сезгә алга таба шушы катлаулы эштә бераз гына булса да ярдәм итәрлек киңәшләр бирербез.
Прочитать остальную часть записи »
Әти-әнигә нәсыйхәт
Теләгән бәндәсенә балалар бүләк итүче, шул балалар аша безне сынаучы Бөек Аллаһка мактау булсын! Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы бернинди затлар да юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд – Аның илчесе икәнлегенә шәһәдәт кылам!
Прочитать остальную часть записи »