Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кояшта кунакта»

кояш22-3 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

1. Кояш образын төс ярдәмендә рәсемдә күрсәтә белү; түгәрәк форманы туры сызыклар белән чагыштыру; кисточканы дөрес куллануны ныгыту;

2. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабалау сәләтен формалаштыру;

3. Балаларда чисталык, пөхтәлек, уен персонажларына яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: “якты”, “җылы”, “яктырта”, “җылыта”, “көлә”.

Җиһаз: мольберт, өй, болыт макеты, Кояш – персонажы, аудиоязма, сенсорик уен “Кояшны җый”, балалар саны буенча сары гуашь, кисточкалар, салфеткалар, сары түгәрәк төшкән альбом битләре.

Алдан башкарылган эш: саф һавада кояшны күзәтү, “Кояш белән болыт” әкиятен уку, кояш темасына иллюстрацияләр карау.

 

 

Дәрес барышы:

(Көй яңгырый. Тәрбияче белән балалар группага керәләр).

– Балалар, карагыз әле, нинди матур аланлык! Ниндидер өй дә бар! Кем яши икән бу өйдә, мондый матур аланда? Беләсегез киләме, балалар? (Әйе). Әйдәгез, балалар, якынрак барыйк та, өйгә шакып карыйк. Ә ничек барырга икән? Безнең алда ике сукмак ята, яшел һәм сары төстә. Кайсы сукмактан китсәк өй янына барып чыгарбыз икән? (Сары). Дөрес, балалар. (Сукмак буйлап баралар, өйгә шакыйлар. Өй эченнән кояш чыга, балалар белән исәнләшә).

К: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин кояш булам, сез миңа кунакка килгәнгә мин бик шат! Мин балалар белән уйнарга бик яратам. Әйдәгез әле бергәләп бер уен уйнап алабыз.

 

Сенсорик уен “Кояшны җый”

К: Карагыз әле, балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?

Б: Колобок, түгәрәк, кояш һ.б.

К: Дөрес, балалар, бу кояш. Безнең кояшка нәрсә җитми?

Б: Нурлар.

К: Карагыз әле, ничә нур бар миндә?

Б: Күп.

К: Бу нинди нур, озынмы яисә кыскамы?

Б: Озын (кыска).

К: Кояш нинди төстә, балалар?

Б: Сары.

К: Кояшның формасы нинди?

Б: Түгәрәк.

К: Кояш ничек елмая? Менә шулай елмая.

К: Әйдәгез, балалар, бергәләп кояшка нурлар куйыйк. (Балаларга нурлар тарата). Булдырдыгыз!

(Уен барышында балаларга мөстәкыйль сораулар бирелә).

Т: Рәхмәт сиңа, кояшкай, кызыклы уеның өчен. Ә хәзер, балалар, әйдәгез бергәләп кояш рәсемен альбом битләрендә ясыйк. Өстәлләр артына утырыгыз. Сезнең алда сары түгәрәк төшкән альбом битләре. Кояш рәсеме барлыкка килсен өчен безгә сары түгәрәккә нурлар ясарга кирәк. Кояшның нурлары төрле якка яктырталар: өскә, аска, як-якка. Әйдәгез куллар белән күрсәтәбез. (Куллар белән өсне, асны, як-якны күрсәтәләр).

Т: Балалар, карагыз, мин ничек кояш рәсемен ясыйм. Мин кисточканы дөрес итеп тотам, өч бармак белән, буяуга кисточканың очын манып алам һәм артык буяуны банка кырыена сылыйм. Карагыз, ничек нурлар ясыйм мин. Кисточканы кояш кырыена куям, нурлар сызам, чак кына аскарак икенче нур ясыйм. Кояшның нурлары күп һәм төрле-төрле: кыска һәм озын, төрле якка яктырталар: өскә, аска, як-якка. Менә шундый ягымлы кояш килеп чыкты. (Яңадан балаларга кояш рәсеме ясарга тәкъдим итәм, балаларның кисточканы дөрес тотуларын, буяуны дөрес алуларын күзәтәм). (Эш барышында шәхси сораулар бирәм: Саша, синең кояшың нинди төстә? Ләйлә, синең кояшыңның нурлары күпме? Даша, кояшның формасы нинди?)

Барлык эшләрне өй янына тезеп куябыз. Балалар, безнең кояшыбыз кая икән?

(Кояш өеннән чыга, баларның эшләрен күреп сөенә, балаларны мактый, рәхмәт әйтә.)

К: Рәхмәт сезгә, балалар, булдыргансыз. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.

 

Музыкаль уен: “Кояшкай”.

 Кояш көлә, кояш көлә

Ул югары күтәрелә. (куллар белән кояш чыгуын күрсәтәбез)

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез. (пружинкалар ясыйбыз)

 

К: Рәхмәт сезгә, балалар! Уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Әле сезнең белән урамда тагын күрешербез. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” исемле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячеләре

ШАЙГАРДАНОВА ФӘНЗИЛӘ ХАКИМУЛЛА КЫЗЫ,

ХУРМАТУЛЛИНА ГӨЛНАЗ МИРГАЯЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий