Яңа фикерләр:

postheadericon Проект эшчәнлеге: “Кояш нурлары”

кояш1 нче кечкенәләр төркеме

 

Максат: төрле эшчәнлек барышында (уен, күзәтү, тәҗрибә аша) балаларның актив сүзлеген формалаштыру.

 

Бурычлар:

1. Табигатьнең матур күренешләренән берсе булган – кояш турында белемнәрен тулыландыру; кояшның табигатькә йогынтысын ачыклау.

2. Күзәтү, тәҗрибә үткәргәндә балаларның танып белү эшчәнлеген формалаштыру.

3. Сүз байлыгын тулыландыру.

4. “Сары”, “түгәрәк”, “ошаган”, “ошамаган” сүзләрен ныгыту.

5. Балаларда табигатьнең камиллегенә соклану хисе тәрбияләү.

 

Проект төре: информацион – эзләнү.

Катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар.

Үткәрелү вакыты: 1 атна

 

Көтелгән нәтиҗә:

– “якты”, “җылы”, “яктырта”, “елмая”, “җылыта” кебек сүзләр ярдәмендә балаларның актив һәм пассив сүзлекләрен тулыландыру;

– тәҗрибә үткәрергә кызыксыну уяту;

– балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерү.

 

Алдан әзерлек чоры:

1. Балаларның кояш турында белемнәрен ачыклау өчен әңгәмәләр үткәрү.

2. Кояш турында уеннар, табышмаклар, шигырьләр, иллюстрацияләр әзерләү.

3. Уеннар, шөгыльләр өчен атрибутлар әзерләү.

 

Төп этап:

1. “Кояшкай” шигырен уку.

2. Хәр\уен “Солнечный зайчик”.

3. Д\уен “Нәрсәгә ошаган?”

4. Кояшны күзәтү.

5. “Кояш” темасына рәсем, әвәләү дәресе үткәрү.

6. “Яз җитә”, “Мин кояшта кызынам” җырын тыңлау.

7. Иртәнге гимнастика “Кояш нурлары”.

8. Ата-аналар ярдәме белән кояш чыгуын, батуын күзәтү.

9. Тәҗрибә “Салкын-җылы”.

10. “Кояшта кунакта” йомгаклау дәресе үткәрү.

 

Йомгаклау:

Фотографиялар ярдәмендә презентация әзерләү.

Ата-аналар өчен стенгазета чыгару.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“42 нче “Ал чәчәк” исемле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячеләре

ШАЙГАРДАНОВА ФӘНЗИЛӘ ХАКИМУЛЛА КЫЗЫ,

ХУРМАТУЛЛИНА ГӨЛНАЗ МИРГАЯЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий