Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Курчаклар”

1Беренче кечкенәләр төркемендә танып белү буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Максат: балаларны курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычы: курчакларның матурлыгына соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, татар халык иҗатына кызыксыну уяту.

Үстерү бурычы: балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү сыйфатын, логик фикерләү, уйлау, сенсор тою сәләтен, игътибарлык үстерү.

Белем бирү бурычы: курчакларны чагыштыра, сыйфатын билгели белергә өйрәтү, курчакның гәүдә төзелешен атый белергә, “бер-күп”, “зур-кечкенә” төшенчәләрен куллана белүләрен ныгыту; музыка буенча хәрәкәтләрне башлый һәм тәмамлый белүне, тәрбияче үрнәге буенча хәрәкәтләрне башкаруны формалаштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү-тикшеренү, матур әдәбият уку, аралашу, музыка сәнгате.

Методик алымнар һәм чаралар: уңай халәт тудыру, сөенеч мизгеле, танып белү-тикшеренү, сорау-җавап, кабатлаулар, матур әдәбият, күрсәтмә, үсендерү-мактау, сүзлек өстендә эш, музыка сәнгате куллану.

Җиһазлау: төрле размердагы, төрле киемнән, төрле материалдан ясалган курчаклар, курчаклар сурәтләнгән рәсем, пычранган курчак.

Сүзлек өстендә эш: зур, кечкенә, күзләр, борын, авыз, колаклары, үчтеки, әлли-бәлли бәү, Айсылу, йоклый, уяна, хәерле иртә, калфак, камзул  һ.б.ш.

Алдан үткәрелгән эш: бишек җырын өйрәнү, курчаклар белән уйнау, “яхшы-начар” төшенчәсен төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: эшчәнлек төрләрендә татар халык иҗатын кулланалар, тәрбияче күрсәтмәсе буенча кирәкле размердагы предметларны таба, гади бию күнегүләрен башкара беләләр.

 

Эшчәнлек төзелеше

  1. 1.     Кереш. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. 2.     Төп өлеш.

–         Предметларның сыйфатын билгеләү.

–         Уен “Курчакның кулын (күзләрен,борынын һ.б.ш) күрсәт”.

–         Ял минуты “Курчагым”

–         Предметларның “бер”, “күп” төшенчәләре аша санын билгеләү.

–         Уен “Игътибарлы бул”

–         Әңгәмә “Курчак турында кайгырту”

–         “Йокла курчак” Г.Таһирова шигыре.

–         Бишек җыры.

–         Курчакларны уяту, үстерү.

–         Курчаклар белән бию.

3. Йомгак-рефлекция

 

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче. (Психологик уңай халәт тудыру) Балалар, нинди матур көн бүген, кояш та безгә елмая.

Хәерле иртә безгә

Хәерле иртә сезгә.

Хәерле иртә барыбызга да.

Тәрбияче. Балалар, урыннарга утырышабыз.

Тәрбияче. (Зур һәм кечкенә курчакны күрсәтә) Карагыз, балалар, нәрсә кунакка килгән? (Җавап). Тотып карагыз әле: катымы яисә йомшакмы? Бу курчак тукымадан ясалган, ул йомшак. Бергәләп әйтик: “Курчак йомшак” (Балалар кабатлыйлар, башка курчакны күрсәтә)

Тәрбияче. Ә бу курчакны тотып карагыз, ул йомшакмы? Бу курчак резинадан ясалган. Ул каты, резина курчак (Балалар кабатлыйлар)

Тәрбияче. (Ике курчакны бергә куеп) Игътибар белән карагыз, кайсы курчак зур? Кечкенәсен күрсәтегез. (Курчакларга күрсәтеп) Бу курчак нинди? Ә бусы нинди? (Җаваплар)

 

Уен “Курчакның гәүдә өлешен әйт”

Тәрбияче. Балалар, бу курчакның күзләре, ә бу нәрсәсе? (Борыны, авыз, һ.б.ш) (Балалар күрсәтәләр)

 

Тәрбияче. Курчак белән бергәләп белән ял итеп алыйк.

 

Ял минуты “Курчагым”

Син минем курчагым

Биеп күрсәт әле.

Бер болай,бер болай

Әйләнеп тә ал әле.

Куллар белән чәп-чәп-чәп,

Аяк белән тып-та-тып.

Бармак белән син яна,

Башыңны да селкет син.

 

Тәрбияче. Бу курчакларны үзебезнең курчаклар янына утыртыйк, ял итеп алсыннар. (Курчакның берсен башкалар янына, берсен берүзен утырта) Әйтегез әле, монда ничә курчак бар? (Күп), ә монда ничә? (Бер)

Тәрбияче. Карагыз, балалар, тагын бер курчак кунакка килгән бит безгә. Таныш булыйк – аның исеме  Айсылу. Исәнме, Айсылу.

Айсылу. Исәнмесез, балалар.

Тәрбиче. (Айсылуның өс-башын күрсәтеп) Айсылу бик матур, ничек ул киенгән. Айсылуның күлмәге бала итәкле, төрле бизәкләр төшерелгән. Өстендә камзулы, аягында читеге, башына калфак кигән. (Кабатлаулар) Айсылу бик сылу татар кызы. Сезгә ошыймы? (Җаваплар)

 

“Игътибарлы бул” уены.

Айсылу. Мин сезгә бер күнегү алып килдем, карагыз әле бу рәсемне, монда бер кыз, аның исеме – Әминә. Ул да сезнең кебек курчаклар белән уйнарга ярата. Аның яраткан курчагы бар, шушы курчаклар арасыннан аның курчагын табып бирегез. (Балалар күрсәтә)

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Айсылу.

 

Әңгәмә “Курчак турында кайгыртабыз”

Айсылу. Балалар, мин сезгә килгәндә бер курчак таптым. Карагыз, күлмәге пычранган, чәчләре таралмаган, битләре юылмаган, аның хуҗасы аны ташлап киткән. Ни эшләргә бу курчак белән?

Тәрбияче. Бу курчакның хуҗасы дөрес эшләгәнме? (Җаваплар) Бу бик тә начар. Айсылу, син кайгырма, без аны үзебезгә алырбыз.

Тәрбияче. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез миңа безнең курчак турында ничек кайгыртуыбызны сөйләп күрсәтегез. (Курчакны юындыру, чәчен тарау, киендерү эшчәнлеге сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтү)

Айсылу. Балалар, сез бик тә булганнар, мин бик тә шат, сез курчакларны яратасыз, аларны саклыйсыз, яхшылык кыласыз, шуңа күрә сезнең курчакларыгыз да бик күп. Алар бик арыганнар түгелме соң, аларны йоклатырга кирәк. Мин сезгә бер бишек җырын башкарам,тыңлап торыгыз.

 

Йокла курчак, нәни курчак,

Йокласаң ял итәрсең.

Әлли-бәлли итәрсең.

Таза булып, матур булып,

Курчагым, зур үсәрсең.

Айсылу. Ошадымы, балалар? (Җаваплар) Сез бишек җырлары беләсезме?

Тәрбияче. Без сиңа, Айсылу, хәзер җырлап күрсәтербез. Әйдәгез, курчакларны алыгыз да бишек җырын башкарыйк.

 

Әлли-бәлли бәбкәсе

Кая киткән әнкәсе.

Каенлыкка, җиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

(Балалар тирбәтү хәрәкәтләре ясап курчакларны йоклаталар.)

 

Тәрбияче. Курчаклар йоклаганда без сезнең белән уйнап алыйк.

 

Уен “Без, без идек”

Тәрбияче. Курчаклар уяналар, без аларны үстерик.

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

Тәрбияче. Бергәләшеп курчаклар белән биеп тә күрсәтик.

 

Бию “Курчаклар белән бию”.

Рефлекция

Тәрбияче. Нинди уенчык белән уйнадык? Нинди курчаклар бездә бар? Без курчаклар турында ничек кайгыртабыз? (Җаваплар) Тәмам.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МУСЛИХОВА ГӨЛФИЯ ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий