Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Сары күлмәкле тузганак»

тузганакI кечкенәләр төркеме өчен нәфис сәнгать өлкәсеннән турыдан-туры белем бирү эшчәнлегеннәң план-конспекты 

 

Максат: балаларны нетрадицион кисеп ябыштыру ысулы белән таныштыру; салфеткадан түгәрәкләр формалаштыру һәм аларны ябыштыру; сары төсне ныгыту; беренче язгы чәчәкләр турында белемнәрен киңәйтү; эш эшләгәндә мөстәкыйльлек, пөхтәлек һәм табигатька мәхәббәт тәрбияләү; кул чуклары мускулларын ныгыту.

Интеграция белем бирү өлкәсе: нәфис сәнгать, танып белү, социализацияләү, коммуникацияләү, музыка, физкультура.

Сүзлек өстендә эш: тузганак, сары, бал корты.

Материаллар һәм җиһазлар: ак төстәге кәгазь битләре, алдан киселгән дүрт почмаклы сары төстә салфеткалар, уенчык – бал корты, ИКТ куллану (аудио язма “Чыпчыклар тавышы”, Римский-Корсакның “Бал корты очу” көе, презентацияләр “Язгы урман”, “Тузганак аланы”).

Алдан алып барылган эш: саф һавада күзәтү; тузганак рәсемен карау; тузганак ясау. Д/у: “Чәчәкләр җый”, “Кая үсә?”, “Зур-кечкенә”.

Шәхси эш: салфеткадан түгәрәк әвәләргә күнектерү (Самира, Раиль, Карим).

 

 

Белем бирү эшчәнлегенен барышы:

Тәрбияче: Бүген без язгы урманга барабыз. Әйдәгез, бер бер артлы басыгыз. Үләннәрне һәм чәчәкләрне таптамас өчен, бөҗәкләргә басмас өчен тар сукмактан без барабыз. (“Язгы урман” презентациясе куела).

 

Ритмик күңегү (тәрбияче артыннан баралар)

Без язгы урманга бормалы юлдан барабыз.

Карагыз әлә, карагыз әле, ничек матур монда.

Урман өчендә без барабыз

Һәм аюны очратабыз. (Аю хәрәкәте белән бару)

Аланда куян сикерә, бик күңелле аңарга. (Сикерәләр)

Без барабыз, без барабыз, күңелле безгә. (Түгәрәк буйлап баралар)

Тигез сулыш алабыз, безгә бик җиңел. (Туктыйлар)

 

Тәрбияче: Менә без урманга килеп тә җиттек. Ничек монда матур! Яз килә, күңелле көй алып килә!

Аудио язма «Чыпчыклар тавышы»

 

Тәрбияче: Яз килде! Кояш күренде. Чыпчыклар җылы яктан очып килделәр. Беренче чәчәкләр күренделәр.

– Нинди чәчәкләр микән? (Умырзая, тузганак, лалә, нәркис, мимозалар).

– Дөрес, балалар!

– Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез уйлагыз, нинди чәчәк турында ул.

Бер чәчәк бар дөньяда

Аңарга өрсән – ул юкка чыга. (Тузганак)

 

(“Тузганак аланы” презентациясе куела).

 

 – Балалар, карагыз әле, нинди матур тузганак.

– Нәрсә белән тузганак кояшка охшаган? (Шундый ук түгәрәк һәм сары төстә). Дөрес. Бик яхшы.

 

(Тәрбияче шигырь укый)

 Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

 

– Менә нинди тузганак була. (Балалар чәчәк карыйлар). Нәрсә бар тузганакта? (Яфрак, тамыр, сабак, чәчәк) (Тузганак күрсәтү).

Тузганак – бик матур чәчәк. Кояш белән бергә тора. Яңгырлы көнне чәчәкләрен күрсәтмий, япкан килеш тота.

 

 Бармак гимнастикасы «Чәчәк»

Тузганак аланда үскән,

(кулларны чәчәк формасында бергә куярга)

Язгы иртән таҗ яфракчыгың ачкан.

(кулларны ачу, бармакларны аеру)

Бөтен таҗ яфракчыклар матурлар.

 (бармакларны аеру һәм берләштерү)

Җир астында тамырлар җәяләр!

(кулларны берләштерү, бармаклар селкетү.)

Кич. Сары чәчәкләр таҗ яфракчыкларын ябалар.

(бармакларны берләштерү.)

Башларны куеп тыныч йоклап китәләр.

(кулларны итәккә кую.)

Тузганак кырыена бал кортлары һәм күбәләкләр очып килделәр. Алар хуш исле нектар эчәләр.

 

 (Римский-Корсакның “Бал корты очу” көе куела)

 

– Балалар, нәрсә безелди? Нәрсә микән ул?

 

– Дөрес, бал корты! (Уенчык бал корты күрсәтелә)

– Исәнме, бал корты!

– Исәнмесез, балалар! Нинди матур чәчәк сездә бар. Мин дусларым белән йокыдан уяндым, ә чәчәкләр юк. Сездә генә курдем. Кызганыч, ул сездә берәү икән. Дусларымның да тузганак нектарын эчәселәре килә иде.

– Балалар, бал кортлары бик күп, ә чәчәк берәү генә. Нишләргә безгә? (Балалар җаваплары).

– Әйдәгез, урыннарыбызга утырабыз.

– Игьтибар белән карагыз әлә. Безнең тузганакның сабагы һәм яфрагы бар. Ә нәрсә юк?

– Нишләргә безгә?

– Дөрес, салфетка алып түгәрәк ясыйбыз һәм аны ябыштырабыз.

 

 (Балалар эшләгәндә тыныч көй куела.)

 

– Нинди матур чәчәкләр килеп чыктылар. Хәзер аларны бергә җыябыз да һәм безнең тузганак аланы була. (Балаларның эшләре паласка урнаштырыла).

– Кем безгә кунакка очып килде? Без бал кортына нәрсә ясадык? Самира, нинди төстә тузганак? Бик яхшы, балалар! Бал кортына сезнең чәчәкләрегез бик охшаган. Ә хәзер безгә урманнан өйгә кайтырга кирәк.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“106 нчы “Кызыклы уен” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘКИМОВА ТАҢСЫЛУ ФАТИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий