Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Светофор”

1401 нче кечкенәләр төркеме өчен юлда йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәрес.

 

Максат:

1. Светофор турында белемнәрен ныгыту.

2. Машиналарга карата кысыксыну үстерү.

3. Балаларда бер-берсенә һәм башкаларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Сүзлек эше: светофор, автобус, җиңел машина.

Җиһазлар: светофорның өч төсе, дидактик уен “Ватылган светофор”, светофор, автобус, җиңел машина сүрәтләре.

 

Т: Балалар, карагыз әле, кем безгә кунакка килгән?

Б: “Светофор”.

Т: Хәзер мин сезгә светофор турында шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Җәен, козен, язын, кышын,

Иртә-кичен, көндезен

Ача-йомадыр өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

(Светофор)

 

Т: Балалар, ә сез светофор турында шигырьләр беләсезме?

Б: Янса кызыл ут

Тукта шунда ук.

Алга барырга,

Димәк, һич юл юк.

Б: Сары ут янса

Игътибарлы бул.

Урамда әле

Ачык түгел юл.

Б: Яшел ут янды,

Сина юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык.

Т: Балалар, карагыз әле, светофорның күзләре төрле төстә. Алар нинди төсләр?

Б: Кызыл, сары, яшел.

Т: Светофор юлда тәртип урнаштыра, юл хәрәкәтләре белән идарә итә. Балалар, карагыз әле, аның 3 сигналы бар, алар барысы да бик мөһим. Өч күз – өч боерык. Утлар чиратлашып яналар. Сез аларның ни аңлатканын беләсезме?

Б: Әйе!

Т: Нинди төс янганда без юл аркылы чыга алабыз?

Б: Юлны яшел төскә чыгарга ярый.

Т: Ә кызыл төскә чыгарга ярыймы?

Б: Юк.

Т: Нигә кызыл төскә чыгарга ярамый?

Б: Машиналар таптыйлар.

Т: Ә сары төс ни аңлата?

Б: Көт, әзерлән.

Т: Балалар, менә миндә шушындый светофорлар бар, ничек уйлыйсыз ни җитми икән монда?

Б: Төсле түгәрәкләр!

 

Дидактик уен “Ватылган светофор”

(Балаларга ватылган светофорны төзәтергә әйтү, төсле түгәрәкләрне светофорнын күзләре кебек урнаштырырга. Балалардан нинди төскә кешеләр юл аркылы чыга алуларын сорарга.

Т: Ә хәзер, әйдәгез, светофор белән уйнап алабыз. Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм сез басып торырсыз, сарыны күрсәтсәм – кулларны чәбәкләрсез, ә яшелгә бер урында тыпырдарсыз. Игътибарлы булыгыз!

Т: Молодцы, балалар, булдырдыгыз, бик игътибарлы булдыгыз, светофорның барлык боеруларын да дөрес үтәдегез!

Т: Светофорлар кайда тора?

Б:Юлда.

Т: Дөрес. Балалар, рәсемгә карагыз әле, юлда тагын ниләр бар?

Б: Машиналар.

Т: Сез рәсемдә нинди машиналар күрәсез?

Б: Рәсемдәге машиналарны атыйлар. Җинел машина, автобус.

Т: Балалар, мин сезгә шәһәр буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәм. Без нинди машина белән сәяхәт итә алырбыз икән? Җиңел машинада буламы?

Б: Әйе.

Т: Ләкин без бик күп, барыбыз да сыймабыз шул.Ә менә бу машинага утырсак буламы (автобус рәсеме күрсәтү)?

Б: Әйе.

Т: Дөрес, була. Бу автобус – ул кешеләр йөртә.

Без хәзер сезнең белән автобуска утырып сәяхәткә китәбез. (Балалар автобуска утыра.) (Бию: Е.Железнова “Автобус”)

Т: Молодцы! Сез светофорны бик яхшы беләсез. Безнең кунагыбызга сезнең җавапларыгыз бик ошады һәм ул сезгә хәерле юллар гына тели!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“127 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СИБГАТУЛЛИНА РАИЛӘ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий