Яңа фикерләр:

postheadericon Әвәләү эшчәнлеге: “Куян баласы Наян”

 sdc19272II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенең конспекты.

 

Максат:балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту.

 

Материал: тозлы камыр, такта, уенчык куян.

 

Методик алымнар: сюрприз момент, сораулар бирү, нәфис сүз.

 

Эшчәнлек барышы:

–       Балалар, әйдәгез төз утырабыз, аркаларны урындык аркасы белән дуслаштырыйк әле. Тынычландык. Бүген безгә кунакка апалар килгәннәр, балалар, әйдәгез алар белән исәнләшик. Исәнмесез! (Ишек шакыйлар) Кемдер ишек шакый, балалар, ишеттегезме? Кем килде микән? Барып карыйм әле. (Уенчык куян керә) Балалар, карагыз әле, безгә нәрсә килгән? Әйе, балалар, бүген безгә кунакка куян – озын колак килгән. Әйдәгез әле куян белән исәнләшик: “Исәнме, куян!”.

–       Исәнмесез, балалар! Балалар, бүген минем туган көнем, тик миңа бүген бик моңсу, чөнки минем куян дусларым бәйрәмемне уртаклашырга килмәделәр. (Куян елап җибәрә) Балалар юаталар: “Елама, куян”. Сез миңа булыша аласызмы?

–       Балалар, әйдәгез куянга булышабыз. Бүген әвәләү эшчәнлегендә без куян әвәләрбез. Тик куянны без, балалар, пластилиннан түгел, ә камырдан әвәләрбез.

Менә карагыз әле, куян нинди өлешләрдән тора? (Башы, гәүдәсе, тәпиләре, койрыгы, колаклары)

Куянның кайсы өлеше иң зурысы? (Гәүдәсе)

Иделия, күрсәт әле безгә, ничек гәүдәсен әвәлибез? (Камырны икегә бүләбез, аннары бер өлешен тагын икегә бүләбез)

Данис, әйт әле, камырның нинди өлешеннән куянның гәүдәсен әвәлибез, зурысыннанмы әллә кечкенәсеннәнме? (Зурысыннан)

Куянның колакларын ничек әвәлибез, кайсыгыз күрсәтә? Дөрес, Рәмис, озын таяк әвәлибез һәм икегә бүләбез. (Балалар белән һавада эшләп карау)

Иң башта камырны тотып карыйк, ул нинди? Йомшак, өзеп алып әвәләргә була.

Балалар, без куянны ничек әвәләргә кирәклеге турында искә төшердек, хәзер эшкә керешәбез. (Авырсынган балаларга тәрбияче ярдәм итә)

 

Физминутка: “Ак куянкай утыра”.

–       Менә булдырдыгыз, бик яхшы, тик нәрсәдер җитми, балалар. Безнең куян йомшак булсын өчен, балалар, нәрсә эшләргә кирәк? Менә карагыз әле, мин куянга манный ярмасы сибәм. Күрдегезме, балалар, безнең камырдан ясалган куяныбыз чып-чын куянга ошап калды. Нинди матур куяннар әвәләдек, куянның күпме дуслары булды. Куян сезгә рәхмәт әйтә. Дусларың күп булса, менә ничек рәхәт, хәтта күңелле дә була. Дусларның кадерен белергә кирәк, дус-тату уйнарга кирәк.

 

(Әвәләү эшчәнлеге “Ак калач” җыры белән тәмамлана).

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

“Чулпан” Яңа Сәет балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АСЫЛОВА ДИЛБӘР МӨДӘРИС КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий