Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Аю балаларының камзулына бизәк ябыштыру”

камзулИкенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгыле.

 

Максат: балаларны туган як төбәк белән таныштыруны дәвам итү. Аның матурлыгына, байлыгына, эш сөючән халкына соклана белергә өйрәтү.

Балаларны әдәп – әхлак кагыйдәләренә өйрәтү, җитезлекләрен, тапкырлыкларын үстерү, ел фасылларына игьтибар итү.

Кисеп ябыштыру шөгыленә кызыксыну уяту, пөхтә һәм чиста итеп ябыштыру, альбом битендә ориентлашуны дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: серле, сәяхәт, камзул.

 

Эшчәнлек барышы:

-Балалар, без сезнең белән бүген бергәләп серле урманга сәяхәткә барабыз, әйдәгез әле, барыбыз да шушы оча торган паласка кереп басыйк. Бер-ике-өч! Палас әкрен генә өскә күтәрелә башлады, без түбәндә ниләр күрәбез?

Безнең Сарман авылы зур икән, биек йортлар. Бик күп агачлар күрәбез. Әнә, балалар, елга ага, бу Минзәлә елгасы, сезнең бу елгага барганыгыз бармы?

Җәен бу елгада су керәләр, балык тоталар. Биеккә күтәрелгән саен йортлар да, агачлар да бәләкәйләнеп калалар. Өстә яки читтән карарсаң безнең Сарман авылы нинди зур, матур икән. Иген кырлары….Басуларда хәзер чөгендер алалар. Күрәсезме, комбайннар, КамАЗ машиналарын…,чөгендер басуында эш кайный.

Балалар, без әкрен генә түбәнгә төшәбез, палас кырыена бармагыз, минем яныма килегез. Менә без серле урманга килеп тә җиттек. Иң элек кызлар төшсен.

Урманга кергәнче уеннар уйнап алыйк (Музыка уйный “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы – биюле уен уйнала.) Ә хәзер урман эченә үтеп карыйк.

Безне “Урман каравылчысы” каршы ала, аның белән исәнләшәбез.Ул бездән балалар бакчасында ниләр өйрәнгәнебезне сорый (табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр)

–         Булдырдыгыз бит, балалар, без сезнең белән табышмакларны да белдек. “Урман каравылчысына” шигырьләр Һәм әкиятләр дә сөйләп күрсәттек. (Урман каравылчысы күчтәнәчләр бирә, балалар “рәхмәт” әйтәләр, ул безне урман эченә үткәрә)

–         Балалар, ягез, урманны яхшылап карагыз әле, агачларның яфраклары нинди?

–         Әйе, дөрес, балалар, бу кайсы вакыт була?

–         Дөрес, балалар, чөнки яфаклар сары.

–         Үзебезнең бакчага алып кайтырга гөмбәләр, яфраклар җыейк. Монда гөмбәләр күп, минем кәрзингә салыгыз (барлык балалар катнаша)

Балалар куак төбендә аю елап утырганын күрәләр.

–         Бу аюга ни булган, ни өчен елый икән, сорыйк әле.

Тәрбияче аюга якын килеп:

–         Әйт әле, аю, син нигә елыйсың? Сиңа ни булды? Кемнәр рәнҗетте сине?

Аю:

–         И-и , балалар, ничек еламыйсың инде, мин балаларыма камзул теккән идем, шуны бизисем бар, өлгерә алмыйм, озакламый салкын кышлар башлана, алар туңалар бит. Мин алар өчен бик кайгырам.

Тәрбияче:

–         И-и, Аю, син елама әле. Менә без нинди күп бит, сиңа, синең балаларыңа менә дигән камзулллар бизәп бирербез.

–         Әйе бит, балалар, син бер дә кайгырма, елама, әзерләп бетергәч посылка белән җибәрербез.

–         Балалар, без сезнең белән урманда уйнадык, җырладык, шигырьләр сөйләдек, ә хәзер кайтырга ашыгыйк, чөнки аю балаларына камзул өлгертәсебез бар. Ә өйгә паласыбызга утырып кайтыйк.

–         Әкрен генә күтәреләбез, очабыз.

–         (Тәрбияче килгәндә күргәннәрне искә төшерә. Сораулар бирә)

–         Кайтып җиттек. Һәрберегез урыннарыгызга утырыгыз, аю балаларына камзул бизик.

Балалар барысы да эшкә тотыналар, тәрбияче кисеп ябыштыру эшен искә төшерә, балалар тырышып эшлиләр, тәрбияче ярдәм итә.

Эшләр эшләнеп беткәч, җыеп алына, тактага эленә. Анализ ясала.Әзерләнгән посылка тартмасына камзулларны салабыз. (Тәрбияче посылканы бәйли, тышына адресын яза “Урманга аю балаларына”)

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман “3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШАКИРОВА ЛИЛИЯ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий