Яңа фикерләр:

postheadericon Йомгаклау шөгыле: “Ягымлы сүзләр”

1356464044_ezheli-vy-vezhlivyУртанчылар төркеме

 

Максат:Рәхмәт” сүзенең килеп чыгышы белән таныштыру. Ягымлы сүзләр белән таныштырып аларны куллана белергә, үзеңне матур тотарга өйрәтү. Дуслык хисләре тәрбияләү.

Сүзләр өстендә эш: рәхмәт, рәхим итеп, исән бул, гафу ит, рәхим итеп…

 

 

Барышы:

-Балалар, мин сезгә бер шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Аның исеме “Бер рәхмәт” Вил Казыйханов дигән абый язган.

 

Яшәп ята бер ялгызы

Күршедә Сабир бабай.

Аңа яхшылык күрсәтә

Азат исемле малай.

 

Идәнен дә юып ала,

Су сибә гөлләренә.

Өстәлгә куя даруны,

Сораса төннәрендә.

 

Әллә юри, әллә чынлап

Акча суза карт аңа.

Әгәр туңдырма алмасаң,

Барырсың, ди, кинога.

 

Азат әйтә: акча бирсәң,

Аяк басмыйм, син кара.

Үзең әйттең, бер рәхмәт дип,

Мең бәладан коткара.
– Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

– Азат бабайга булышкан.

– Дөрес, ул нәрсәләр эшләгән?

– Идән юган, гөлләргә су сипкән…..

– Дөрес, балалар. Бабай аңа булышканы өчен нәрсә биргән?

– Бабай аңа акча биргән.

– Ул бабайдан акча алганмы?

– Юк.

-Дөрес, алмаган. “Акча бирсәң, аяк басмыйм, үзең әйттең, бер рәхмәт дип, мең бәладан коткара” – дигән. Менә, балалар, Азат исемле малай нинди зур яхшылык эшләгән.

– Балалар, сез нинди ягымлы, матур сүзләр беләсез?

– Рәхмәт, рәхим ит, исән бул…..

– Балалар, без сезнең белән бер-беребезгә һәр көнне өйдә дә, бакчада да “рәхмәт” әйтәбез. Балалар, бу сүзләр чын йөрәктән әйтелергә тиеш. “Рәхмәт” сүзе дуслаштыра, күңелләрне күтәрә.

– “Рәхмәт” сүзен әти-әниләргә, әби-бабайларга, туганнарга, дусларга, безнең тирәлектәге барлык кешеләргә дә әйтергә була. Рәхмәтне ешрак әйткән саен, күп яхшылыклар була кеше тормышында. Бүгенге көндә яныгызда булган, яраткан, кадерләгән кешеләрегезгә рәхмәт әйтегез һәм кадерләрен белегез.

 

– Ә хәзер әйдәгез әле “Сүзне әйтеп бетер” дигән уен уйныйбыз.

  1. Боз да эри ул җылы сүздән (рәхмәттән)
  2. Ашаганнан соң без әнигә әйтәбез…(рәхмәт)
  3. Тәртипле бала очрашкач әйтә…(исәнмесез)
  4. Безне тәртип бозгач ачуланалар, ә без әйтәбез ..(гафу итегез)
  5. Киемне кия алмагач без сорыйбыз …(рәхим итеп кидерегез әле)

– Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер “Ягымлы сүзләр” дигән конкурс үткәрәбез. Кем ягымлы сүз әйтә һәм аны кайсы вакытта кулланылганын сөйләсә, “йөрәк” рәсеме ала.

– Булдырдыгыз, балалар, бик күп ягымлы сүзләр беләсез икән. Ә хәзер әйдәгез бер-берегезгә рәсемнәр ясап бүләк итәбез (балалар рәсем ясыйлар).

– Балалар, рәхмәт әйтергә онытмадыгызмы?

– Менә бүген сез бик күп нәрсәләр белдегез. Димәк, “рәхмәт” сүзен еш һәм чын йөрәктән әйтергә кирәк икән.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“76 нчы гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФАТТИЕВА ГӨЛФИЯ МӘХМҮТГӘРӘЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий