Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әниләргә тиңнәр юк”

1313047619_p_0020Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән әниләр бәйрәме кичәсе.

 

– Кадерле әниләребез, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Сезне бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә изге теләкләребезне җиткерәбез: сау – сәламәт, шат күңелле булыгыз, эшләрегез һәрчак уң булсын! Ә хәзер бәйрәм концертына рәхим итегез.

 

1. Олы бәйрәм бүген бездә

Әниләр килде безгә.

Тәбриклибез аларны без

Бәйрәм белән котлыйбыз.

 

2. Котлыйк бүген әниләрне

Әбиләрне, апаларны.

Җиткерик без алар өчен

Түбәндәге котлауларны.

 

3. Сәламәтлек, зур шатлыклар

Юлдаш булсын һәрчак сезгә.

Бервакытта да сүнмәсен

Елмаюлар сезнең йөздә.

 

4. Тәбриклибез әниләрне

Иң җылы сүзләр белән.

Сөендерик әле тагын

Бик матур бер җыр белән.

 

 

(Күмәк җыр “Әнкәй җирдә иң зур кеше”)

 

5. Көенсәк тә, сөенсәк тә,

– Әни, диеп дәшәбез.

Һәрвакытта кирәк безгә

Иң кадерле әнкәбез.

 

6. “Балам”, – диеп тибә һәрчак

Әниләрнең йөрәге.

Үсеп җитеп, кеше булсын-

Бу аларның теләге.

 

7. Әниләрнең бәйрәменә

Сылу итеп киендек.

Йөзләренә нурлар кунсын

Матур итеп бер биик.

 

(Румын халык биюе).

 

8. Ягез әле бергәләшеп

Күтәрик күңелләрен.

Балаларның һәркайсы да

Ярата әниләрен.

 

Җыр “Бүген сөенә – сөенә”. Г Гәрәева сүзләре һәм көе.

 

9. Без үскәч тә әниләрне

Бик кадерләп яшәрбез.

“Әнкәем” дип, йомшак итеп,

Гел яратып дәшәрбез.

 

10. “Әни” сүзенә сыйгандыр

Кояшның җылысы да.

Йомшак җилләрнең назы да,

Тулы ай яктысы да.

 

Әниләр белән уеннар: Табышмаклар әйтешү, кроссвордлар чишү.

 

  1. Атынгыч.
  2. Уен коралы.
  3. Кадерле, газиз кешем.
  4. Балдан татлы.
  5. Зарарлы.
  6. Күрше җимеше.
  7. Еш авырта.
  8. Гөмбә.
  9. Агы да була, карасы да.

 

Т А Г А н
Г А Р М У Н
Ә Н И
Б А Л А
Т Ә М Ә К Е
К А Б А К
Б А Ш
М Ә Ш К Ә
С А Р Ы К

 

11. Күңелдәге җылы хисләр

Сезгә нур булып барсын.

Безнең җиткергән теләкләр

Әниләр, чынга ашсын.

 

12. Якты булсын көннәрегез,

Озын булсын гомерегез.

Әтиләр белән бергәләп

Тормыш юлын үтегез.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “110 нчы катнаш төрдәге “Чуар тавык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

БИКТИМИРОВА АЛЬБИНА ИЛЬДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий