Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк

Һиҗрәт. 20150210_222947

Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм исә шул вакытта Әбу Бәкер радыяЛлаһу ганһуның өенә килә һәм аңарга: “Аллаһ Тәгалә безгә Мәккәдән китәргә боерды”, – ди. “Бергәме?” – дип сорый аннан Әбу Бәкер. “Әйе, бергә”, – дип җавап кайтара аңа пәгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм. Шул вакыт, Әбу Бәкер сөенеченнән елап җибәрә. Ул әлеге бөек сәфәрдә пәйгамбәребез белән бергә булганга сөенә. Һәм ул: “И Аллаһның илчесе! Мин безгә ике дөя әзерләдем”, – ди. Тагын ике дөяне ул үзләре яшеренәчәк Сәүр куышлыгында әзерләп куйган була.
Алар шәһәрдән чыкканда, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм артка борылып карый һәм: “Аллаһның Җирендә булганнардан син – Аның һәм минем иң кадерле җирем. Әгәр дә минем халкым мине кумаган булса, мин беркайчан да сине калдырмаган булыр идем”, ди. (Ягъни, Мәккә шәһәрен)
Курайшитлар Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм һәм Әбу Бәкернең юклыгын белгәч, аларны эзләргә керешәләр. Шулай, алар пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм һәм Әбу Бәкер яшеренгән тау куышлыгына килеп җитәләр. Һәм шушы вакытта бик кызыклы нәрсәләр була: тау куышлыгына керәсе урында, үрмәкүч пәрәвез ясый, ә пар күгәрченнәр оя корып куялар. Мәккәлеләр куышлык янына туктагач, аларны качкыннардан бары тик пәрәвез генә аера. Шул вакыт Әбу Бәкер куркып, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә: “Алар бик якын! Әгәр дә берәрсе борылып караса, алар безне һичшиксез табачаклар!” – ди.
Ләкин пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм аны тынычландыра: “Икәү белән нәрсә булсын соң, алар белән өченчесе – Аллаһ булганда?”
“Син борчылма, Аллаһ безнең белән!” (9 сүрә , аят 40)
Һәм мәккәлеләр, пәрәвезне һәм күгәрченнәрне күреп, соңгы вакытта куышка берәү дә кермәгәндер, дип уйлап, анда кермиләр.
Өч көннән Әбу Бәкер һәм пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм куышлыктан чыгарга мөмкиндер инде дип уйлыйлар. Әбу Бәкер кайчандыр коллыктан сатып алган Әмир исемле кеше дөяләр һәм Ясрибкә кадәр барып җитәргә ярдәм итүче юл күрсәтүче кеше турында кайгырта. Мәккәдән Мәдинәгә кадәр озын-озак юлда качкыннарга Аллаһ Тәгалә ярдәм итә. Шуңа күрә явыз куучылар аларны тота алмыйлар. Һәм Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм белән аның ышанычлы дусты Әбу Бәкер Мәдинә шәһәренә исән-сау килеп җитәләр.
Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең беренче мөселманнарар белән күченеп китүе – һиҗрәт дип атала. Бу – ислам диненең бөтен дөньяга таралуына беренче адым. Шушы һиҗрәттән мөселманнар елларны саный башлыйлар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий