Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 10 нчы кисәк

Исламның җиңүе.20150210_225932-1

Мәдинәдә бер нәрсә дә Мәккәдәге кебек булмый. Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең күп дуслары барлыкка килә. Дошманнарыннан күпкә артыграк. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм кешеләргә Мәдинәдә яшәүчеләргә, ягъни, әнсарларга Мәккәдән күченеп килгәннәргә, ягъни, мөхәҗирләргә бер-берсен кардәшләр кебек яратырга Аллаһ Тәгалә боеруын әйтә. Һәм әнсарлар – Мәдинә мөселманнары – үзләренең яңа кардәшләре мөхәҗирләргә – Мәккә мөселманнарына үзләрендә булганның яртысын бирәләр.
Ләкин Мәккә кешеләре пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне монда да тынычлыкта калдырмыйлар. Киресенчә, алар Мәдинәгә мөселманнар белән сугышны тотар өчен юнәләләр. Ләкин сугышларда дошманнарны җиңәргә Аллаһ Үзенең илчесенә һәм беренче мөселманнарга һәрвакыт ярдәм иткән.
Мәдинәдә пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә шулай ук Аллаһтан Коръән аятьләре иңәргә дәвам иткән. Һәм аларны аңа шулай ук Җибрил фәрештә җиткергән.
Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм һәм беренче мөселманнар Мәдинәдә көн саен биш тапкыр намаз укыла торган мәчет төзегәннәр. Елга бер мәртәбә алар ай буе ураза тотканнар. Шушы ай эчендә алар кояш чыкканнан баеганга кадәр бернәрсә дә ашамаганнар һәм эчмәгәннәр. Алар моны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә, Ул шулай кушканга күрә эшләгәннәр. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә ияргән кешеләр – сәхәбәләр – үзләрен гади яшәп, әз ашарга күнектергәннәр. Шуңа күрә аларда ярлылар белән бүлешерлек ризык кала торган була. Мөселманнар ярлыларга шулай ук акчаларыннан да өлеш чыгара торган булганнар.
Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм һәм аның сәхәбәләре бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылганнар. Алар һәрвакыт Ул кушканнарны җиренә җиткереп үтәгәннәр.
… Берникадәр вакыт үтә. Ислам дине таралганнан тарала бара. Мәккәлеләрнең күбесе хаклыкы аңлап, мөселманнарга каршы сугышканнарыннан тәүбә итеп, исламны кабул итәләр. Шулай итеп, Аллаһның ярдәме белән Мәккә шәһәре дә мөселманнарныкы була.
Кайбер мөселманнар Мәккәгә яшәргә кайталар, кайберләре Мәдинәдә калалар. Ләкин шулай булса да, Мәдинә мөселманнары елга бер тапкыр Мәккәгә хаҗга баралар. Чөнки Мәккә шәһәрендә Кәгъбә бар. Кәгъбә – ул куб формасына охшаган тәрәзәләрсез булган зур өй. Аны Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләр – Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлам төзегән булганнар.
Кәгъбәне күргән яисә күз алдына китергән вакытта безгә һәрвакыт Аллаһ Тәгаләнең әмерләре исебезгә төшәргә тиеш. Ә безгә, балалар, Аллаһ Тәгаләгә ышанып, бер Аңа гына гыйбадәт кылып, Аның ризалыгы өчен яхшылыклар кылырга тырышырга кирәк. Бу без яши торган планетаның бөтен кешеләренә дә кагыла. Аллаһ кешеләргә бик күп пәйгамбәрләр җибәргән. Аларның һәрберсе үзенең халкына Аллаһның әмерләрен үтәргә боерган. Ә Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм – Аллаһның бөтен кешеләргә дә җибәрелгән соңгы пәйгамбәр һәм расуле. Аннан соң беркайчан да бернинди дә пәйгамбәр һәм расул булмаячак.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм безгә Аллаһ Тәгаләнең сүзләре язылган Коръәнне җиткергән. Һәм ул – пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә бирелгән могҗизалардан иң бөеге.

(“Яңа буын” китаплары сериясеннән)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий