Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Төлке баласы шәһәрдә”

27822703-4 яшьтәге балалар өчен

 

Максат: транспорт төрләре турындагы белемнәрне формалаштыруны дәвам итү.

Белем бирү бурычы: кулланышы, тышкы формасы, төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.

Үстерү бурычлары: чагыштыра белүне үстерү.

Тәрбияләү бурычлары: магълүматны тыңлау һәм сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: төлке уенчыгы, шәһәр макеты, уенчык машиналар.

 

Шөгыль барышы:

Балалар янына Төлке баласы килә, үзе бертуктамый елый.

Тәрбияче: – Исәнме, Төлкекәй! Ник елыйсың?

Төлке баласы: Мин адаштым, хәзер кайда икәнлегемне дә белмим. Тирә-юньдә нинди тавыш соң бу? Нәрсә ул бик тиз йөри?

Тәрбияче: Төлкекәй, син бит шәһәргә килеп эләктең. Шәһәр урамнарында бик күп транспорт йөри. Балалар, әйтегез әле, нинди тавыш? Нәрсә анда бик тиз йөри?

Балалар: Машиналар!

Төлке баласы: Ә бу нинди машина?

Балалар: Йөк машинасы.

Төлке баласы: Ә машинаның нәрсәләре бар соң?

(Балалар йөк машинасының өлешләрен санап чыгалар)

Төлке баласы: Ә кабинада кем утыра?

Балалар: Транспорт йөртүче, ул машина белән идарә итә.

Төлке баласы: Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк?

Балалар: Йөк ташыр өчен кирәк.

Төлке баласы: Минем машина кузовында утырып йөрисем килә.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, машина кузовында йөрергә ярыймы?

Балалар: Юк, ярамый, бу бик куркыныч.

Төлке баласы: Дусларым, кешеләрне нинди машинада йөртәләр соң?

Балалар: Кешеләрне пассажир транспорты йөртә (уенчыклар күрсәтәләр)

 

Дидактик уен: Автобусның җитешмәгән өлешләре”

Төлке баласы: Ә сез, балалар, ничек курыкмыйча шәһәрдә яшисез, монда бит транспорт шундый күп?

Тәрбияче: Балалар, юлларда һәлакәт булмасын өчен, юл хәрәкәтен нәрсә көйли?

Балалар: Светофор!

 

Хәрәкәтле уен “Автомобильләр”

(Балалар автомобиль тавышларына охшаш авазлар чыгарып хәрәкәт итәләр, яшел төскә йөреп китәләр, кызыл төскә туктыйлар).

 

Төлке баласы: Балалар, минем урманга кайтасым килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Төлке баласын автобуста озатып кайтарыйк.

(Балалар урындыклардан автобус тезеп күрсәтәләр, бергәләп утырып “Без автобуста барабыз” уенын уйнап алалар).

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә шәһәре

 “11 нче “Шатлык” катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НУРИЕВА ИЛСИНӘ ХӘЙДӘРЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий