Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Алтын көз”. Күңел ачу бәйрәме.

01Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен.

 

Программа эчтәлеге:

-Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик кузаллаулларын  үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес  итеп тоту турында тәрбия бирү.

-Көзге  урманның катлаулы организм икәнен аңлату, белемнәрен тирәнәйтү.

-Аларга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр турында балаларның белемен туплау.

-Әхлакый тәрбия дәрәҗәсен арттыру.

 

Алдан башкарылган эш:

-Көз турында сөйләшү;

-Гөмбәләргә кагылышлы дәрес;

-Гөмбәләр турында табышмаклар чишү;

-Агачларның файдасы турында әңгәмә.

 

Материал: Гөмбә муляжлары, чиләкләр, көрәкләр, нарат үсентеләре, Көз кызына киемнәр,кәрзиннәр, яфраклар, басма.

 

Залга керү. «Вальс» көенә биеп керәләр

 

Алып баручы: Балалар, бүген безнең бик кызыклы дәрес!Алда безне әкияти очрашулар һәм сюрпризлар көтә.

Алып баручы:  Әйдәгез әле, балалар, “Көз” М.Әндриянова сүзләренә һәм көенә язылган  җырыбызны җырлап алабыз.

Алып баручы: Әйтегез әле, тышта нинди ел фасылы?

Балалар: Көз.

Алып баручы: Бик дөрес. Көз, шуңа күрә безнең бүген дәресебезгә үзенең күчтәнәчләре белән матур Көз кызы килгән.

 

(Көз кызы вальс көенә биеп керә).

 

Көз кызы: Исәнмесез, балалар! Мин – Көз кызы. Ә сез минем турында нәрсәләр беләсез?

Балалар: Без көзне яратабыз.

Очрашуга бик шат без.

Сезгә җырлар җырларбыз,

Бергә уен уйнарбыз.

Безнең белән калыгыз.

Көз кызы: Рәхмәт, балалар! Әгәр сез миңа үзегезнең урман почмагыгызны күрсәтсәгез һәм аның турында сөйләсәгез, мин сезнең янда беразга калырмын.

Алып баручы: Менә без үзебезнең урман почмагыбызга барабыз.

(Ерактан тавыш ишетелә: Ау-аууууу!!! Дусларым, сез кайда?Алсу килеп чыга)

Алсу: Ой, мин кая килеп чыктым? Исәнмесез! Минем исемем Алсу. Сез минем дусларымны күрмәдегезме? Без бергә гөмбә җыя идек, мин аларны югалттым, гөмбә дә тапмадым.

1бала: Борчылма, Алсу, без сиңа гөмбә җыярга булышырбыз.

Алсу: Ә минем дусларым?…Алар да мине эзлиләрдер бит?…

Алып баручы: Әйдәгез, бергәләшеп чакырабыз аларны!

Өч дүрт-Ау-Ау”!

Алсу: Мин монда!

Балалар: Килегез тизрәк!

Кызлар: Килегез!

Алып баручы: Ишетәсезме, алар кайдадыр якында гына.

Балалар: Алар килгәнче без сине гөмбәләр үсә торган аланга алып барырбыз. Безнең янга бас. Башта инеш өстендәге басмадан чыгарбыз, аннан тар сукмактан барырбыз һәм гөмбә аланына килеп чыгарбыз.

2 бала: Кара әле, Алсу, монда ничек гөмбәләр күп!

 

(Балалар гөмбәләр эшләпәләрен кияләр)

 

Алсу: Рәхмәт, дусларым! Ләкин монда нинди генә гөмбә юк, ә минем гөмбәгә барганым да булмады, агулыларын танымыйм шуңа. Миңа ярдәм итегез әле?!.

Балалар:Борчылма, без сиңа булышырбыз.

Алып баручы: Ярый алайса. Әйдәгез болай итәбез,әгәр әйбәт гөмбә булса, сез барыгыз бергә: “Гөмбә, гөмбәкәй, ятма монда тик, безнең белән кит!”, ә инде агулы гөмбә булса яки таныш түгел икән: “Син агулы , син начар, шуңа монда гына кал” – диярсез. Әйдәгез, балалар, кабатлап карыйбыз.

Әйбәт гөмбә: “Гөмбә, гөмбәкәй, ятма монда тик, безнең белән кит!”.

Начар гөмбә: “Син агулы , син начар, шуңа монда гына кал”.

mushroom

(Бергәләшеп 2 тапкыр кабатлыйлар)

(Балалар гөмбәләр булып киенәләр. Алсу башта берсе янына килә, аннан икенчесенә таба бара. Һәр гөмбә үзе турында сөйли.)

 

Усак гөмбәсе: Мин  – усак гөмбәсе.

Бөтен жир шарын гиздем,

Кызыл эшләпә кидем.

Алсу: Усак гөмбәсе әйбәт гөмбәме? Үзебез белән алабызмы?

Балалар: Гөмбә, гөмбәкәй, ятма монда тик, безнең белән кит.

(Алсу кәрзиненә сала)

 

Чебен гөмбәсе: Мин-чебен гөмбәсе.

Мине ашарга тыела,

калдырыгыз мине монда.

Алсу: Бу гөмбә дөрес әйтәме?Аны чынлап та ашарга ярамыймы?

Балалар: Син агулы, син начар,

Шуңа монда  гына кал.

 

Ал гөмбә (Сыроежки):

Ал гөмбә дип аталам

Күзгә ташланып торам,

Эшләпәм төрле төстә.

Мине күрү белән

Барсын бергә җыялар,

Чи килеш ашамыйлар.

 

Алсу: Үзебез белән алабызмы аларны?

Балалар: Гөмбә, гөмбәкәй, ятма монда тик, безнең белән кит.

 

Баллы гөмбә (Опята):

Мин – баллы гөмбә,

Аякларым бик нечкә!

Бер өемдә үсәмен.

Ни булмаска кулыма

Кулчатыр тотамын.

Балалар: Гөмбә, гөмбәкәй ятма монда тик, безнең белән кит!

Алсу: Карагыз әле, араларында чебен гөмбәләре дә бар. Алар мине дөрес юлдан тайпылдырырга телиләр.

Балалар: Син агулы син начар,

Шуңа монда гына кал!

Алсу: Ә менә мүктә, мендәр өстендә яткан кебек, ак эшләпәләр күренә.

Балалар: Ә болары гөрәҗдәләр, әйбәт гөмбәләр.

Алыйк аларны үзебез белән.

Алсу: Ә минем кәрзинем тулды. Рәхмәт  сезгә, дусларым!

Алып баручы: Әйдәгез, уен уйнап алабыз.

 

(Тиен керә)

Тиен: Исәнме, дустым. Син монда нишлисең?

Алсу: Гөмбә җыям.

Тиен: Ә син аларны дөрес итеп җыясыңмы соң?

Алсу:   Нәрсә соң ул дөрес?

Тиен: Гөмбәләр җыясың , ә дөреснең нәрсә икәнен белмисең. Дөрес  – ул шул урында гөмбәләрнең һәр елны үсүләре.

Алсу: Гөмбә җыю бик күңелле. Алар шундый матурлар. Миңа дусларым ярдәм иттеләр. Алар мине бу аланга алып килделәр.

Тиен: Ярый, мин синең дусларыңны тикшереп карармым. Алайса, гөмбә җыючылардан соң гөмбәләр үсми  башлыйлар, һәм без, тиеннәр, кышка ризык әзерләп куя алмыйбыз.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, Алсуга ярдәм итәбез.Тиенгә ничек гөмбә җыйганыгызны сөйләгез әле, ә син Алсу тыңла һәм исеңдә калдырып бар.

Балалар: - Таныш булмаган гөмбәләрне алырга ярамый;

– Иске гөмбәләрне алырга ярамый;

– Гөмбәләрнең һәрберсен тотарга һәм тибәргә ярамый.

Көз: Ә ни өчен ярамый?

Балалар: Алар урманга кирәк , алар булса, агачлар яхшырак үсәләр, урманда яшәүче кайбер хайваннар тукланалар һәм алар белән дәваланалар.

Тиен: Афәрин сезгә, балалар! Гөмбәләрне ничек җыярга кирәк икәнен беләсез. Әйдәгез “Кем күбрәк җыя”дигән уен уйныйбыз.

 

Алып баручы: Балалар,сез беркайчан да үз кәрзинегезгә агулы, начар гөмбә җыймассыз!.

Нихаять,көз монда!

Яфраклар коела,

Сары-кызыл төсләрдән

Җирдә келәм ясала.

Балалар: Бакчабызда гүя яфрак яңгыры. Яфракларның ниндиләре генә юк?!

Көз: Балалар! Әйдәгез, яфракларны җыеп, алар белән биеп күрсәтегез әле.

 

(Яфраклар белән бию)

 

Биюегез өчен рәхмәт бик зур, дусларым! Ә сез беләсезме, ни өчен көзен агачлар яфракларнын коялар?

Балалар: Алар кышка әзерләнәләр. Яфраклар җирне каплыйлар һәм агач тамырларын салкыннан саклыйлар.

Көз: Бик дөрес. Ә ни өчен көз көне агачларны һәм үсентеләрне утырту яхшырак? Чөнки алар көзен яхшырак үсеп китәләр һәм ныклы булалар.

Алып баручы: Балалар,безнең урман почмагыбыз бар, андагы наратлар озын булып үстеләр. Урманыбызны тагын да киңәйтү өчен, әйдәгез, нарат үсентеләре утыртыйк!

 

(Балалар агачлар утырталар)

 

Көз: Ни өчен агачлар утыртырга кирәк икән, балалар?

Балалар: Матур һәм һава чиста булсын өчен .

Көз: Афәрин, дусларым! Сез бик матур итеп күңел ачтыгыз, дөрес итеп агачлар утырттыгыз, гөмбәләрне дә аера белдегез, минем сорауларга да төгәл җавап бирдегез. Шуның өчен мин сезгә күчтәнәчләр өләшәм.

Алып баручы: Рәхмәт сиңа; “Көз”безгә кунакка тагын кил!

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

«МИЛӘШКӘЙ» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 нче категорияле музыка җитәкчесе

 ЗАЯНОВА ЛАНДЫШ РАФИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий