Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Абдулла Алиш “Чукмар белән Тукмар”

тукмар

2 нче кечкенәләр төркеме

 

Юнәлеш: Матур әдәбият белән танышу.

Максат: Гаиләдә дус, тату яшәүне, бер – береңә авыр чакта ярдәм кулы сузуны, яхшылык эшләсәң үзенә яхшылык булып кайтачагын төшендерү.

 

Мәсьәләләр:

1. Белем бирү өлкәсе: әдәби геройларнның эш гамәлләрен дөрес бәяли, булган вакыйгалардан үз фикереңне әйтә белү.

2. Сәләт үстерү өлкәсе: уйлау, гамәлләрне дөрес бәяләү һәм иҗат сәләтен үстерү.

3. Тәрбияви алымнар: якыннарыңа карата җылы караш, бер – бересенә изгелекле мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Алдангы эш:

1. Әңгәмә кору ”Безнең тату гаилә”

2. Гаилә әгъзалары турында белемнәрен ныгыту.

3. “Нәсә ул яхшылык?” әңгәмә.

Белем бирү өлкәсе:

1. Матур әдәбият белән таныштыру.

2. Сөйләм телен үстерү.

Кулланылган әдәбият:

1. WWW Бала.РФ сайтыннан ”Чукмар белән Тукмар” мультфильмын карау.

2. “Иң матур сүз” Кафия Закирова.

Әкият геройлары:

1.Әлмәндәр бабай, Йөзембикә әби (тәрбиячеләр)

2. Чукмар, Тукмар (6-нчы,  мәктәпкә әзерлек төркеменнән балалар)

 

Кереш:

I – күренеш.

Тәрбияче:  Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:  Хәерле көн!

Балалар: Хәерле көн!

Тәрбияче: Карагыз әле, монда нинди хат килгән икән? (Тәрбияче конвертны карап) Абау чынлыкта да маҗаралар иленнән  хат килгән икән безгә. (Конвертны бергәләшеп ачалар) Монда татар халык әкияте – диелгән.

 

II – күренеш.

(Балалар янына йөгерешеп әби белән бабай керә)

Бабай:- Исәнмесез оланнар!Мин Әлмәндәр бабагыз булам.

Әби:- Исәнмесез балакайларым!Мин Йөзембикә әбиегез булам.

Балалар, тәрбияче:- Исәнмесез, исәнмесез, түрдән үтегез!

Тәрбияче: – Ник болай бик ашыгасыз, күрәмсез, бик арыгансыз.

Йөзембикә әби: – И,и балакайларым, йөрмәгән җир калмады шул. Әтәчләребез югалды. Әллә биргән вәгъдәләрен онытып тагын сугышып йөриләрме шунда.

Әлмәндәр бабай: – Менә безнең өчен бик тә кадерле һәм якын булган гаилә әгъзаларыбыз, әтәчкәйләребез югалды шул, шуны эзләп йөрибез.

Тәрбияче: – Йөзембикә әби , нинди  әтәчләр?

Йөзембикә әби, Әлмәндәр бабай: – Чукмар белән Тукмар.

Йөзембикә әби : – И бәбкәчләрем, кайларда йөриләрдер инде. Берәр начар хәләкәткә юлыкмагайлары дип кайгырабыз.

Тәрбияче: – Менә эш нәрсәдә икән, ярар, алай бик хафаланмагыз инде. Монда берәр сер бар дип уйлыйм, әйдәгез, безнең белән  маҗаралар иленнән килгән әкиятне карап алыйк,  бәлки сер чишелер. Шулай бит балалар?

Балалар: – Әйе, утырыгыз, утырыгыз.

 

(Барсы бергә җыелып “Чукмар белән Тукмар” әкиятен карыйлар”)

Әкият тәмамланганнан соң.

Йөзембикә әби:- И бабасы, бу безнең Чукмар белән Тукмарыбыз түгелме  соң?

Әлмәндәр бабай: – Мин дә шулай дип карап торам ләбаса, нәкъ  үзләре.

Йөзембикә әби: – БәрәкаАлла! И Чукмар белән Тукмаркаем (Елый башлый)

Тәрбияче: – Борчылмагыз, хәзер барсын да ачыкларбыз, әтәчләрегез дә табылыр. Карагыз әле, бу бик серле могҗиза булды бит.

Әлмәндәр бабай: – Исән-имин генә булсыннар инде.

Тәрбияче:- Әйдәгез әле, әз генә Чукмар белән Тукмар турында фикер алышыйк.

–          Балалар сез ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дус яшәгәннәрме? (Җаваплар)

–          Ни өчен алар талашканнар икән? (Җаваплар)

–          Гаиләдә ничек яшәсәң күңеллерәк була икән?(Җаваплар)

Тәрбияче: – Чынлыкта,  балалар, гаиләдә тату яшәсәң, бер – береңне хөрмәт итсән, тапкан ризыкларыбызны бергә бүлешеп тату  ашасак кына, безнең тормышыбыз күпкә матуррак һәм яшәве дә күпкә күңеллерәк  булыр иде.

 Йөзембикә әби, Әлмәндәр бабай: – И балакайларыбыз,  без сезнең белән бик килешәбез.

Йөзембикә әби: – Алар бит инде миңа сүз биргәннәр иде башка талашмабыз дип, сүзләрен бер дә бозмаганнар иде, тик нишләптер менә бу югалулары гына күңелебезне борчый.

Тәрбияче: – И, әйдәгез әле, бер уен уйнап алыйк, бераз ял итеп тә алырбыз. Йөзембикә әби, Әлмәндәр бабай,  сез дә кушылыгыз безгә.

Әлмәндәр бабай: – И кызым, бер яшьлектә – бер картлыкта дигәндә уйныйбыз, уйныйбыз.

 

(Татар халык уены “Самовар”)

(Ял минуты)

Йөзембикә әби: – Ай рәхмәт яугырлары, яшь  чаклар да искә төшеп китте, бераз ял итеп тә алдык ичмасам, кайгыбызны да уртаклаштык.

Әлмәндәр бабай: – Ярый балакайларым,  безгә юлны дәвам итәргә кирәк.

 

III- күренеш.

(Әби-бабай китәргә җыенганда канга батып Чукмар белән Тукмар килеп керә)

(Барсы да гәҗәпкә кала)

Тәрбияче: –  Карагыз әле, Йөзембикә әби, Әлмәндәр бабай! Бу сезең әтәчләр түгелме соң?

Йөзембикә әби: – И, и рәхмәт төшерләре, тагын сүзегезне бозгансыз, сугыша башлагансыз…….

Чумар, Тукмар: –  Исәнмесез, балалар! Исәнме, әбекәебез, бабакаебыз! – Юк, юк без биргән сүзебезне бозмадык. Әнә балалар да беләләрдер әле, биргән сүзне бозарга ярамаганлык турында, әйеме балар?

Тәрбияче, балалар: – Әйе, биргән сүзне бозарга ярамый.

Тәрбияче: – Бик дөрес.

Әлмәндәр бабай: – Алайса ни булды соң сезгә?

Чукмар: – Әбекәебез, бабайкаебыз, гафу итегез! Без бары яхшылык кына эшләмәкче идек.

Тукмар: – Без бу юлы сугышмадык, бары Кәүсәрия әбиләрнең чуар тавыгының чебиләре адашканнар иде, шуларны өйләренә озатып куйдык.

Чукмар: – Әтәчләре чыгып бернәрсәдә дә сорап тормый безгә ябышты, һәм менә үзегез күреп торасыз.

Йөзембикә әби: – Менә бит хикмәт нәрсәдә икән! Балалар, әйтегез әле,  минем әтәчкәйләрем дөрес эшләгәнәрме?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче : – Яхшылыкка – яманлык белән кайтару бер дә дөрес түгел шул.

Йөзембикә әби: – Әйе, бик дөрес  эшләгәнсез әтәчкәйләрем, бәләгә юлыккан  чебиләргә ярдәм кулы сузгансыз. Шунысы кызганыч, күрше әтәчләре генә сезне аңлап җиткермәгәннәр бугай.

Әлмәндәр бабай: – Әйе анысы аларның зур хаталары, бәлки алар үз хаталарын табып төзәтерләр, гафу сорарлар. Әйдәгез, өйгә юл тотыйк, хәзер гаиләбез түгәрәкләнде, балакайларыбыз табылды.

Йөзембикә әби:- Рәхмәт инде сезгә дә, балакайларыбыз,  яхшылыкны – яманлыктан аера беләсез икән, безгә инде китәргә вакыт.

Тәрбияче: – Ярар, Чукмар белән Тукмар, яхшылык идәндә ятмый диләр, үз яхшылыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын.

(Әлмәндәр бабай, Йөзембикә әби,Чукмар, Тукмар барсы бергә саубуллашып чыгып китәләр)

Балалар, тәрбияче: – Сау булыгыз.

Тәрбияче: – Менә, балалар, шөгылебез шуның белән тәмам, Кәүсәрия әбиләрнең әтәчләре ялгышлыкларын аңлап, Чукмар белән Тукмардан гафу үтенерләр дип, ышанып калабыз. Сезгә дә безнең бүгенге маҗараларыгыз ошаган дип өметләнәм.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АБДУЛЛИНА РУЗИЛӘ ВӘГЫЙЗ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: “Чукмарга дуслар табабыз”

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий