Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яратып уйный торган уенчыклар”

уенч1 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

Юнәлеш:  Сөйләм үстерү.

Максат:

1. Уенчыклар белән танышуны дәвам итү; “зур”, “кечкенә” сүзләрен кертеп сүзтезмәләр төзергә өйрәтү.

2. Уенчыкларга карата уңай караш уяту.

3. Уен-шөгыль вакытында кызыклы эмоция тудыру.

 

Алдан эш:  Уенчыклар белән уеннар.

Материал:  Уенчыклар ике төрле зурлыкта (зурлар, кечкенәләр), курчак – Әминә, серле тартма, магнитофон.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле урындыклар янына тезелешеп басыйк та, исәнләшеп алыйк. Матур җырны искә төшерик әле:

Исәнмесез, куллар,

Чәбәк – чәбәк;

Исәнмесез, аяклар,

Тыпыр – тыпыр;

Исәнмесез, күзләр,

1, 2, 3;

Исәнмесез, бармаклар,

Безнең кулда көч;

Исәнмесез, иреннәр,

(имитация);

Исәнме, минем борын,

Пиб – пиб;

Исәнмесез, балалар,

Сәлам, сәлам;

Исәнмесез, апалар,

Зур сәлам.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз, балалар. Урыннарыгызга утырышыгыз. Бүген бездә кунак бар. Әйдәгез танышыйк әле.

(Тәрбияче курчакны – Әминәне күрсәтә. Курчак – Әминә исәнләшә, исемен атый. Тәрбияче курчакны һәрбер бала янына алып килә, балалар үз исемнәрен әйтәләр.)

 

Тәрбияче:  Менә Әминә белән танышып та үттек. Нигәдер безнең Әминә моңсуланып тора. Ул тубын югалткан икән. Ә без Әминәгә моңсу булмасын өчен аның турында шигырь сөйлик:

(Тәрбияче һәм балалар А. Бартоның “Туп” (“Мячик”) шигырен үзгәртеп сөйлиләр).

 

Әминә елый үкереп,

Тубым юкка чыкты дип.

-Чү, Әминә, елама,

Уенчыклар күп монда.

                                                                                 

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле, Әминә бик сөенә. Аңа безнең белән күңелле. Мин сезгә бүген серле тартма алып килдем. Тартма эчендә нәрсәләр бар икәнен беләсегез киләме?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче:  Монда бик күп уенчыклар бар икән. Ләкин бу уенчыклар төрле зурлыкта. Танышып үтик әле, балалар.

(Тәрбияче зур һәм кечкенә машиналар; зур һәм кечкенә курчаклар; зур һәм кечкенә туплар; зур һәм кечкенә аюлар; зур һәм кечкенә пирамидалар күрсәтә. Зур һәм кечкенә уенчыклар белән таныштыра. Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар).

 

Тәрбияче: Балалар, исегездә ныклап калсын өчен мин парлап күрсәткән уенчыкларны дөрес атап күрсәтергә тиеш буласыз.

(Тәрбияче машиналарны күрсәтә).

Тәрбияче: Болар нәрсәләр?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче: Дөрес, болар машиналар. Бу нинди машина?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче:  Дөрес. Бу зур машина. Ә монысы нинди машина?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче:  Бик дөрес, балалар. Бу кечкенә машина.

(Тәрбияче барлык уенчыклар белән дә шул рәвешле эш алып бара).

Тәрбияче:  Дөрес җаваплар яудырдыгыз, балалар. Булдырдыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз. Аякларга басабыз, түгәрәк ясыйбыз.

( Туп белән музыка астында ял минуты башкарыла):

Туп, туп, матур (кызыл, сары) туп,

Сикер, сикер, матур (кызыл, сары)  туп.

1, 2, 3, 4,

Сикер, сикер, матур (кызыл, сары) туп.

 

Тәрбияче:  Шөгыльләнеп тә алдык, ял да иттек, ә хәзер уйнап та алыйк. Мин сезне үзем яныма чакырам, бер уенчыкны атыйм, сез аны күрсәтергә тиеш буласыз.

(Уенда һәрбер бала катнаша).

Тәрбияче: Балалар, шуның белән шөгылебез ахырына якынлашты. Сезгә ошадымы соң? Әминә сиңа ошадымы? Елмая да башладың.

Балалар, сез бик матур утырдыгыз, актив җавап бирдегез. Димәк, без бүген сезнең белән нәрсәләр өйрәндек?

(Балалар җавабы)

 

Тәрбияче:  Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Мин сезгә һәм курчак – Әминәгә күчтәнәчләр әзерләдем. Күчтәнәчләр белән сыйланыгыз да, Әминәне дә үз яныгызга алып уйнарга керешегез.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САДИКОВА ИЛГИЗӘ РӘШИТ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий