Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яңгыр”

Икенче кечкенәләр төркеме өчен    

 1240387242_1239163025_10       

Максат : табигать күренеше – яңгырның әһәмиятен аңлату; балаларның бармак эшчәнлеген арттыру; бәләкәй орлыклардан зур һәм тәмле яшелчәләр үстереп булуын ирештерү; яңгыр турында эндәш өйрәнү; олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кирәкле әсбаплар: ике төрле орлык;  “Шалкан” әкиятенә рәсем; шалкан, кишер, чөгендер, суган.

 

Шөгыльнең барышы:

Тәрбияче: балалар, карагыз әле, минем кулымдагы савытта  нәрсәләр бар?

Балалар: орлыклар.

Тәрбияче: әйе. Савытта ике төрле орлык, аларны араларга булышыгызчы. Зурларын бер савытка, кечкенәләрен икенче савытка салырга кирәк. (балалар орлыкларны аралыйлар). Рәхмәт сезгә, балалар. (ишек шакыйлар. Билен тоткан бабай керә)

Бабай:  Хәерле көн, балалар!

Балалар: Хәерле көн, бабакай!

Бабай: Мин сезгә әкияттән килдем.

Тәрбияче: Балалар, нинди әкияттән килде икән бу бабай?

Балалар: “Чуар тавык” , “Шалкан” Һәм б.

Бабай: Мин “Шалкан” әкиятеннән килдем. (елый)

Тәрбияче: Бабай, сиңа ни булды, ник елыйсың?

Бабай: Шалкан орлыгы чәчкән идем, авырып киттем, су сибә алмыйм. Шалканым шытып чыкмас, зур булып үсмәс инде.

Тәрбияче: Кайгырма, бабакай, без сиңа ярдәм итәрбез. Балалар, әйдәгез, яңгыр килсенгә дога кылабыз!

 

Яңгыр яусын, яусын, яусын!

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан!

 

Бабай: рәхмәт, балакайларым. Сау булыгыз. (Чыгып китә)

Тәрбияче: балалар, орлыкны җиргә чәчкәнче, җирне әзерләргә кирәк. Чүп үләннәрен йолкырга (йолку хәрәкәте башкаралар), җирне йомшартырга (казу хәрәкәте башкаралар), орлык чәчергә (чәчү хәрәкәте ясыйлар), су сибәргә кирәк (су сибү хәрәкәте башкаралар).

(Кәрҗин тоткан кыз керә)

Кыз: исәнмесез! Мине сезгә бабаем җибәрде. Сезгә күчтәнәчем бар. (Кәрҗинне биреп чыгып китә)

Тәрбияче: балалар, карыйк әле, кәрҗиндә нәрсәләр бар икән? (Яшелчәләрне атыйлар: шалкан, чөгендер, кишер, суган, бәрәңге). Бабай бакчадан зур уңыш алган, бик күп яшелчәләр үстергән. Болар барысы да серле яшелчәләр. Чөнки алар җирдә яшеренеп үсә, ә сабаклары һәм яфраклары җирнең өстенә чыгып тора. (Шөгыль ахырында юып, чистартып шалкан ашыйлар).

Татарстан Республикасы

Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районы мәгариф булеге

“291 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХУЗИНА РӘШИДӘ МАСКУТ КЫЗЫ

 

Түбәндәге кулчатырларны Лабиринт интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин. Товар 7 көн эчендә килә. Рәсемнәргә басып бәяләр һәм сатып алучыларның фикерләре белән танышырга була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий