Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Шүрәле балаларда кунакта”

щурУртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре 

 

Талгын гына музыка уйнап тора. Балалар залга кереп үз урыннарына утыралар. “Туган тел” көе яңгырый. Барысы бергә “ Туган тел” җырын  җырлыйлар.

 

И туган тел, и матур тел

Әткәм – әнкәмнең теле.

Дөньяда бик күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары соң төннәр буе

Әбкәм хикәят  сөйләгән.

 

Алып  баручы.

–         Балалар, “Туган тел” җырының сүзләрен  кем язган?

Балалар.

–         Габдулла Тукай.

Алып  баручы.

–         Дөрес, балалар. Кем соң ул Габудулла Тукай?

Балалар.

–         Ул татар халкының бөек язучысы. ( Г. Тукайның бала чагы турында презентация күрсәтү)

Шүрәле балеты музыкасы яңгырый. Шүрәле керә. Тирә-якны карый, күзәтә,  балаларны күреп шатлана:

–         Хәзер кети – кети уйнарга иптәш була икән. Бу бик әйбәт. Басыгыз әле , хәзер – хәзер кытыклый  башлыйм. (Балаларны кытыклый башлый, балалар качалар) Тәрбияче  Шүрәлене туктата:

–          Кара әле син аны, безгә кунаккка килеп балаларны кыерсыта. Нишлисең син? Балалар, кем соң бу?

–         Бу бит Шүрәле.

Шүрәле.

–         Әйе, мин Г. Тукайның “ Шүрәле” әкиятеннән буламын. Мин кытыкларга яратам бит , кытыклыйм инде?

Балалар.

–         Юк, юк кытыклама, без сиңа җыр җырлыйбыз.

 

(“ Шүрәле” җырын  мәктәпкә хәзерлек төркеме  балалары башкаралар)

 Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

 

Кушымта:

Шүрәле, Шүрәле

Баларны  күр әле.

Алар бии, алар җырлый

Куллар чабып тор әле.

 

Бер мөгез дә, койрык бер,

Кети, кети уйный ул.

Кием-салым кими ул,

Балаларга тими ул.

 

Кушымта:

Шүрәле, Шүрәле

Балаларны  күр әле.

Алар бии, алар җырлый

Куллар чабып тор әле.

 

Шүрәле.

–         Бик зур рәхмәт, балалар. Бик матур җырладыгыз. Сезнең бәйрәмне карап утырыйм әле, ярыймы?

Алып  баручы.

–         Утыр, Шүрәле, ял ит.

 

“ Су анасы” операсыннан өзек яңгырый.

Алып  баручы.

–      Балалар, карагыз әле,  суда кемдер йөзеп килә түгелме? ( Музыка уйный, су анасы алтын тарагы белән бию хәрәкәтләре ясап чәчен тарый, музыка туктый).

 

Малай.

–      Нинди рәхәт. Суда йөздем, су чәчрәтеп уйнадым. (Як – ягына карана) Әзрәк куркыта. Беркем юк. (Басмада чәчен тараучы  Су анасына күзе төшә, Су анасы тарагын басмада калдырып суга кереп китә)

–         Кем булды бу ? Тарагы бигрәк ялтырый , алтын бугай. (Як-ягына карана, таракны ала да шигырь сөйли)

 

Алтын тарак, алтын тарак

Алдым сине кулыма.

Күзләремне кызыктыра

Алып качсам куркыта.

 

–         Алыйм да качыйм, алтын бит! (Китә башлый, Су анасы аны күреп судан чыга)

Су анасы.

–         Качма, качма! Тукта! Әй, карак малай. Ул минем алтын тарак. (Су анасы малай артыннан чаба башлый, этләр килеп чыга, су анасы куркып кире суга таба йөгерә, этләр бииләр, биеп бетергәч залдан чыгалар)

(Малай өенә кайтып җитә)

–        Әни, әни мин алтын тарак таптым.

(Әнисе шикләнеп куркып кала).

Малайның әнисе.

–         Балам, кайдан алдың, нишләп алдың? Хуҗасы бардыр бит. Әй, бала, бала. (Бик кайгыра, малайны йокларга яткыра. Су анасы авылга килә, тәрәзә шакый).

–         Кем ул, төн уртасында нишләп йөрисең?

Су анасы.

–         Синең карак малаең алтын тарагымны урлады. (Әни кеше куркып кала, тәрәзәдән таракны ыргыта, Су анасы су буена китә).

Малайның әнисе.

–         Нишләдең син, балам. Нишләп  чит әйберне сорамый , урлап кайттың? Ярамый торган  эш эшләгәнсең бит.

Малай.

–         Әнием, гафу ит. Башка болай бер дә эшләмәм, чит әйбергә тимәм.

 

Алып  баручы.

–         Уртанчылар төркемен уртага чакырам, яз турында җыр җырлап алыйк әле.

 

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар  ага

Диңгез ягына.

 

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Алып  баручы.

–         Балалар, көннәр җылынды, тиздән күбәләкләр күренә башлар инде

Бала килеп керә. Аулар өчен күбәләк эзли. Шүрәле баланы туктата:

–         Син нишләп йөрисең, малай?

–         Һава сулыйм, күбәләкләрне карыйм, тик күренмиләр.

–         Син аларны ауларга җыенасыңмы әллә?

–         Кызык бит.

–    Сабыр ит, менә бер күбәләк очып килә, ауларга ашыкма хәлләрен сораш.

 

Бала белән күбәләк (Зурлар төркеме)

Бала:

–         Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк:

–         Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

Шүрәле.

–         Я, малай, исеңдә калдырдыңмы инде. Күбәләкләрне  рәнҗетмисеңме?

–         Юк, тимим, тимим башка.

 

(Малай белән Акбай килеп керә)

“Кызыклы шәкерт” (Зурлар төркеме)

Бала.

–         Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай.

–          Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Бала.

— Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул!

 

–         Балалар, әйдәгез физкультминутка ясап алыйк, Шүрәле син дә безнең белән яса .

 

Физкультминутка

Кара каргалар килә,

Түбәдән тамчы тама.

Көндез бик җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар тама тып-тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Алып  баручы

–         Балалар, урамда яз, бездә бәйрәм, инде хәзер  матур бию көенә барыбыз да биеп алыйк. (Барысы да бии).

Алып  баручы

–         Балалар, бәйрәм ошадымы сезгә?

Балалар.

–         Әйе, ошады. Рәхмәт.

Алып  баручы.

–         Бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз, балалар.

Шүрәле.

–         Туктагыз, ашыкмагыз, минем балаларга күчтәнәчләрем бар. (Тарата).

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий