Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

1

4-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат: Балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Театраль, бию, җырлау  күнекмәләрен  ныгыту.

Балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

 

Җиһазлау:

1) сәхнә бизәлеше: су буе; плакатлар, чәчәкләр, шарлар;

2) костюм һәм битлекләр.

 

Кичә барышы

Алып баручы:

-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләребез өчен бүләкләр дә әзерләдек. Ә бүләкләребез – җырлар, уеннар, биюләр.

 

Әниләр!
Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлаулар кабул итегез.

 

Залга музыка астында бик зур йомырка тәгәрәп керә. Эчендә бала кычкырып җибәрә.

 

-Әй-әй-әй, чыгарыгыз мине, миңа ярдәм итегез!

Йомырка ярылып китә, чеби чыга.

 

Чеби: Менә бит, килеп тә чыктым.

Тирә- якка карана.

-Әни!

Алып баручыны кочаклый.

 

Алып баручы: Юк шул, мин синең әниең түгел.

 

Песи керә. Чебине сыйпап әйтә.

 

Песи: Мяу, мяу, минем кызым,

Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк!

Төшке аш вакыты җитә

Бирермен сиңа конфет.

 

Чеби: Конфет?

 

Песи: Пышылдап читкә карап әйтә.

Башта уйнап алырбыз, ә аннан мин сине, йомшагым, мин сине ашармын!

 

Чеби: Ашармын? Ничек ашармын?

 

Алып баручы: Тукта, тукта, Мияубикә, башта безнең белән уйнап ал. Күзләреңне бәйлибез дә, сине уртага утыртабыз.

 

Уен “Утыр, утыр, Мияубикә”

Уен вакытында чеби кача. Уен беткәч песи күзен ача.

 

Песи: Балалар, ә чеби кайда? И-и, минем чебием югалды, кая китте микән?

 

Алып баручы: Син, Мияубикә, хәйләләп маташма әле!Тизрәк китүеңне кара. Безнең балалар песи балаларын яхшы беләләр. Бар, кит тизрәк!

Песи чыга. Чеби зал буйлап йөри. Су буеннан үрдәк үзенең бәбкәләре белән килеп чыга

 

“Үрдәкләр биюе”

 

Чеби (үрдәкләр янына килә):

Сез минем әниемме?

 

Үрдәк: Юк, менә минем бәбкәм янымда. Син безгә охшамаган.

 

Өч бака керә. Чебине уртага алалар.

 

 

“Бакалар һәм черкиләр биюе”

 

Чеби: Рәхмәт сезгә, бакалар, бик матур биедегез. Сез дә минем әнием булмадыгыз. Ә мин юлымны дәвам итим.

 

Алып баручы: Тукта әле, чеби, әйдә, без синең белән бергәләп әниеңне эзлик. Я тагын бәлага юлыгырсың.

Зал буйлап йөриләр.

 

Агачлар арасыннан эт килеп чыга

 

Эт: Һау! Һау! Хәерле көн!

 

Алып баручы: Сине күрүгә без бик шат. Син бәлки безгә ярдәм итәрсең?

 

Эт: Ә нәрсә булды?

 

Алып баручы: Менә бу чеби яңа гына йомырка эченнән чыккан, үзенең әнисен белми, иртәдән бирле эзли. Син ярдәм итә алмассыңмы?

 

Эт: Ә сездә аның әнисенең сурәте юкмы соң?

Алып баручы: Юк шул. Безнең ишек алдында яшәүчеләрнең сурәтләре бар. Менә алар.

Битлекләрне ала.

Тик болар монда буталып беткәннәр. Хәзер нишләргә инде?

 

Эт: Балалардан ярдәм сорап карыйк.

 

Уен: “Әниләрен эзләп тап”

 

Алып баручы: Менә хәзер белдеңме инде, чеби: казның- каз бәбкәсе, үрдәкнең- үрдәк бәбкәсе була икән бит.

Шулвакыт тавык елап керә.

 

Тавык: Бер йомыркам җитми бит. Миңа нишләргә, каян эзләргә? Бәлки тәгәрәп киткәндер?

Карый .

Ә бәлки төлке алгандыр? Миңа нишләргә инде? Каян эзләргә инде?

 

Эт: Һау! Һау! Еламагыз, Чуаркай.  Менә сезнең балагыз!

 

Чеби: Менә бит, мин сине таптым, әнием! Әнием, мин сине бәйрәм белән котлыйм. Бәхетләр телим сиңа, әнием.

 

Алып баручы: Менә бит, чеби ничек зур үскән. Әнисен бәйрәм белән котлады. Ә хәзер безнең балалар да әниләрен бәйрәм белән котлап җыр башкарырлар.

 

Җыр: “Әни кирәк”

 

Беренче бала: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?

Беләбез һәммәбез дә.

 

Икенче бала: Бүген әниләр бәйрәме

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлеп карый,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Өченче бала: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, әниләребезгә нинди ягымлы сүзләр әйтеп була?

 

Уен “Кем күбрәк назлы сүзләр әйтә?”

 

Алып баручы: Бигрәк матур сүзләр әйттегез. Әниләрегезнең күңеле булгандыр.

 

Уен “Үз балаңны тап”

 

Тавык: Кыт-кытак, кыт-кытак, балалар, сез миңа йомшак сары чебиемне табып бирдегез, мин дә сезне бәйрәм белән котлап, кечкенә генә бүләк калдырам. Кыт-кытак, кыт-кытак!

Йомырка сала һәм чыгып китә.

 

Алып баручы: Балалар, бу бит гади йомырка гына түгел, ә серле йомырка икән.

Балаларга “Киндер-сюрприз” таратыла.

 

Тагын бер кат һәммәгезгә

Чын күңелдән зур рәхмәт

Бәйрәм белән котлап

Җырыбыз булсын бүләк.

 

Җыр “Әниемә”

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

 “8 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле музыка җитәкчесе

АЛЕЕВА ЛӘЙЛӘ ХӨСӘЕН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий