Яңа фикерләр:

postheadericon Мнемотаблицалар

репкаАта-аналар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланма.

Баланың хәтерен ничек яхшыртырга?

 КҮЧЕРҮ – Мнемотаблицалар

 

Еш кына ата-аналар балаларының хәтерләре начар булуына зарланалар. “Бер колагына керә, ә икенчесеннән чыгып китә”, – диләр. Ни өчен шулай? Чөнки балага бирелгән мәгълүмат аңа кызык түгел. Балага кызык булса – ул исендә калдыра, ә кызык булмаса – шундук оныта. Нәрсә белән аны кызыктырып була соң? Җавап: рәсемнәр белән.

Рәсемнәр ярдәмендә шигырьләр ятларга, әкиятләрнең эчтәлекләрен сөйләргә була. Мондый мәгълүмат бик тиз истә кала.

 

Түбәндәге материал белән ничек кулланырга?

1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.

2. Балага: “Без хәзер бу шигырьне ятлыйбыз”, – дигез. Сабыйга рәсемнәрне күрсәтеп тагын бер кат укыгыз.

3. Аңа шигырь буенча сораулар бирегез.

4. Балага таныш булмаган сүзләр очраса, мәгънәләрен аңлатыгыз.

5. Шигырьнең һәр җөмләсен аерым укыгыз. Сабый рәсемгә карап кабатласын.

6. Берничә шөгыльдән соң бала рәсемгә карап үзе сөйләсен.

 

Шулай ук бу рәсемнәрне сызыклары буеча кисеп, түбәндәге уеннарны да уйнарга була:

 

1. Бер шигырьнең карточкаларын болгатыгыз. Бала хәтере буенча аларны дөрес итеп тезсен.

2. Бер шигырьнең карточкаларын баланың алдына хата белән тезегез. Текстны укыгыз, ә бала хатаны тапсын.

3. Бер шигырьнең карточкаларын баланың алдына тезегез. Текстның өзеген укыгыз, ә бала текстка туры килгән рәсемне тапсын.

4. Бер шигырьнең карточкалары арасына икенче шигырьдән карточка куегыз. Бала артык рәсемне тапсын.

5. Ике мнемотаблицаның карточкаларын болгатыгыз һәм бер текстны укыгыз. Бала текстка туры килгән рәсемнәрне сайлап тезсен.

 

Мнемотаблица баланың хәтерен яхшырта һәм фикер йөртү сәләтен үстерә. Таныш булган әкиятләрең, шигырләрнең сюжетлары буенча сез балагыз белән бергә үзегез дә рәсемнәр ясый аласыз.Уңышлар сезгә!

 

Куян (Р.Корбан)

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып –

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

 *Тулы зурлыкларында күрү өчен сүрәтләргә басыгыз.

11-Куян

 

Гали белән кәҗә (Г.Тукай)

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

12-Кәҗә

 

Чебиләр (М.Хөсәен)

Өй алдында чебиләр:

– Чип-чип-чип! – дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.

Күпереп тора йоннары,

Ул – аларның туннары.

13-Чебиләр

 

Сөенеч (Р.Харис)

Сөенеч!Сөенеч! –

Песиебез хәзер өч:

Зурысы – әни песи,

Икесе – бәби песи.

Бәбинең берсе ап-ак,

Ә берсе – кара колак.

Агына исем – Аппак,

Кара колакка – Шапшак.

14-Сөенеч

 

Юышырга кил, мәче (Н.Гайсин)

Мин курчагымны юам,

Күлмәген тазда уам,

Кил, мәче, булышырга,

Курчакны юышырга.

 

Ашатам юындыргач,

Йоклатам туендыргач,

Кил, мәче, тирбәтергә,

Бәлли-бәлли итәргә.

15-Юышырга-кил,-мәче

 

Күлмәк тектем (Р.Вәлиева)

Мин яңа күлмәк тектем,

Җиңнәрен кыска иттем.

Түгәрәк яка куйдым,

Ап-ак күбәләк куйдым.

 

Әнием бик яратты,

Дәү әнием шаккатты:

– Кызым үсеп җиткән, -ди,-

Күрче, күлмәк теккән! – ди.

16-Күлмәк-тектем

 

Ике (С.Сөләйманова)

Ике аягы Әнвәрнең,

Ике кулы.

Берсе кече, берсе олы –

Ике тубы.

 

Ике колагы бар тагын,

Ике күзе.

Һич теленнән төшми торган

Ике сүзе:

 

– Әни, әти! –

Бар белгәне ике булды.

Аның үзенә дә инде

Ике тулды.

17-Ике

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий