Яңа фикерләр:

postheadericon Сертификатлар

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм укытучылар!

Сезнең Сабыем.ру сайтында үзегезнең материалларыгызны сайтта урнаштырып, электрон сертификат һәм диплом алу мөмкинлегегез бар.

Электрон сертификатның бәясе 250 сум.

 

Материалны сайтка ничек җибәрергә?

1. Сертификат алу өчен бланкны тутырыгыз. КҮЧЕРҮ – Сертификат алу өчен бланк

2. Үзегезнең электрон почтагызга кереп, тутырылган бланк белән материалыгызны halitovnal@gmail.com адресына җибәрегез. Ягъни, безгә сездән 2 Word документы килергә тиеш.

3. Сезнең электрон адресыгызга  түләү реквизитлары белән хат килер: «Исәнмесез! Материалыгызны тикшердек. Сертификатны үзегезгә җайлы булган ысул белән түли аласыз.»

4.  Түләгәннән соң halitovnal@gmail.com адресына чекны җибәрегез.

5. Материал сайтка 5-10 көн эчендә бастырыла. Материал сайтка басылып чыккан көнне сезнең электрон почтагызга сертификат килер. Түләнгән көннән соң 10 көн үтсә, ә сертификат сезнең почтагызга килмәсә, halitovnal@gmail.com адресына языгыз. Шулай ук сорауларыгызны «Вконтакте» челтәрендәге төркемебезнең махсус бүлегендә дә калдырыра аласыз.

6. Сайт администрациясенең карары буенча түләнмәгән материаллар да бастырылырга мөмкин, ләкин андый очракта сертификат җибәрелми.

 

Нинди материаллар сайтта бастырыла?

- эшчәнлек конспектлары,

- сценарийлар,

- мастер-класс презентацияләре,

- мәкаләләр, ата-аналар өчен файдалы киңәшләр,

- уеннар,

- видеолар (бакчада, мәктәптә үзегез куйган спектакльләр)

- һәм башкалар.

Ике телдә язылган (русча-татарча) материалларны җибәрергә буламы?

Әйе, була. Татар балаларын инглиз, гарәп телләренә дә өйрәтү хуплана.

Рус телендә язылган материалларны җибәрергә буламы?

Әйе, була, әгәр дә ул татар культурасына, татар әдипләренә багышланган эш булса.

 

Бер материалның ике авторы булса?

Бер материалның ике авторы булса, 1 бланкта ике авторы да языла һәм 1 сертификат  өчен түлисе була.

 

Ничек бланкны тутырырга?

Бланкны тутырганда игътибарлы булыгыз:

- Бакчаның официаль исемен языгыз. (Мисал өчен, Казан шәһәре Киров районы “53 нче балалар бакчасы”,  Яр Чаллы шәһәре “БӘЛӘКӘЧ” 104 нче балалар бакчасы – Баланы үстерү үзәге”).

- ФАМИЛИЯГЕЗ, ИСЕМЕГЕЗ, КЕМ КЫЗЫ/КЕМ УЛЫ булуыгыз татар телендә баш хәрефләр белән язылган булсын.

.

Кагыйдәләр:

1. Материалның автор-төзүчесе сез үзегез булырга тиеш. Башка интернет-ресурслардан әзер материалны күчереп, эш астына үзегезнең исемегезне кую бер дә яхшы гамәл түгел. Андый хәл ачыкланган вакытта материал сайтта кала, “авторның” исеме бетерелә һәм материалның чыганагы күрсәтелә.

2. Сайтның редакторлары барлык килгән материалларны да тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр. Кайбер очракларда темасы кабатлану яисә башка сәбәпләр буенча темасы үзгәртелергә мөмкин. Материал буенча искәрмәләр булса, эшнең авторына электрон почта аша хәбәр җибәрелә.

 


Комментарии:

Оставить комментарий