Архив рубрики «Интеллектуаль үсеш»
Дидактик уен: «Матур сервиз»
Зурлар төркеме рус телле балалар өчен УМК буенча «Матур сервиз» уены.
Максат: савыт-сабаларны белдергән исемнәрне дөрес әйтелеш белән ныгыту, төсләре буенча төркемләү, төсне белдергән сүзләрне активлаштыру, предметларны санау күнекмәләрен камилләштерү, татар телендә аралашу теләге булдыру.
Прочитать остальную часть записи »
Мастер-класс: “Балалар бакчаларында эскперимент, тәҗрибәләр үткәрү”
Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу вакытта эксперименттан да шәп нәрсә юк, әлбәттә.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: “Тылсымлы шакмаклар” (УМК буенча)
Максат: “уенчыклар”, “яшелчәләр” лексикасын ныгыту, сүзләрне активлаштыру, дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтү, нинди соравына җавап биргән сүзләрне кабатлау.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: «Тап һәм әйт»
Максат: Балаларны татар халык бизәкләре белән таныштыру, исемнәрен дөрес әйтә белү, эстетик зәвык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен (УМК буенча): “Әнигә булыш”
5-6 яшьлек балалар өчен
Максат: яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне аера белү, өйрәнгән сүзләрне активлаштыру.
Прочитать остальную часть записи »
Үстрешле дидактик уен: “Лалә чәчәкләре”
Максат: чәчәк исемен беркетү; лалә чәчәгенең төрле төсле булулары белән танышу; төсләрне (ак, сары, ал, кызыл, шәмәхә) ныгыту; күбәләкләрнең яз җитеп көннәр җылынгач уянуларын искә төшерү, чәчәкләр төсенә охшаш күбәләкләр булуын чагыштыру; күзаллауларын арттыру; Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: “Яшелчә, җиләк – җимешләрне шәүләсе (силуэт) буенча әйт”
Презентация: “Нәрсә кайда яши?”
КҮЧЕРҮ – Нәрсә кайда яши (Презентация)
Максат. Җан ияләренең яшәү урыннарын билгеләү.
Прочитать остальную часть записи »
Үстерелешле уеннар җыелмасы «Күңелле уеннар”
КҮЧЕРҮ – Үстерелешле уеннар җыелмасы “Күңелле уеннар”
5-7 яшьлек балалар өчен
«Күңелле уеннар” дип исемләнгән әлеге үстерелешле уеннар җыелмасы балалар бакчасы тәрбиячеләре, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә рус балаларын татар теленә өйрәтү укыту методик комплекты (УМК) программасы буенча үзләштерелгән материалны кабатлау һәм ныгыту өчен тәкъдим ителә. Уеннар балаларның игътибарлык, фикерләү сәләтен үстерүгә, сүз байлыгын арттыруга, сөйләм телен камилләштерүгә юнәлтелгән.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: «Кибет»
КҮЧЕРҮ – Дидактик уенга карточкалар
6-7 яшьлек балалар өчен
Максат: балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Прочитать остальную часть записи »
Мнемотаблицалар
Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланма.
Баланың хәтерен ничек яхшыртырга?
Еш кына ата-аналар балаларының хәтерләре начар булуына зарланалар. “Бер колагына керә, ә икенчесеннән чыгып китә”, – диләр. Ни өчен шулай? Чөнки балага бирелгән мәгълүмат аңа кызык түгел. Балага кызык булса – ул исендә калдыра, ә кызык булмаса – шундук оныта. Нәрсә белән аны кызыктырып була соң? Җавап: рәсемнәр белән.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: “Хәрефләрне тап”
Материал 6 яшьлек балалар өчен тәкъдим ителә.
КҮЧЕРҮ – Тренажёр «Смешариклар»
Прочитать остальную часть записи »
Төсләр өйрәнәбез
Баланы төсләр белән 1 яшьтән соң таныштыра башларга була. Мин кызыл төстән башларга киңәш итәр идем. Сабыйны өйрәткәндә: “Бу кызыл туп”, – дип түгел, ә: “Бу туп. Ул кызыл төстә”, – дип әйтегез.
Яңа төсләрне кертергә ашыкмагыз. Бала бер төсне үзләштергәч кенә сары, кызгылт-сары, зәңгәр, яшел, шәмәхә, ак, кара, көрән төсләрен акрынлап кертегез.
Прочитать остальную часть записи »