Яңа фикерләр:

Архив рубрики «Вак моторика үсеше»

postheadericon “Бармакларга исем кушу” уены

cunmkE4VYDYУң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары «Минем гаиләм»

bum igr2«Минем гаиләм»

Әтиемнең әтисе – ул минем дәү әтием, (Балалар баш бармакларын бөгәләр )

Төшерми ул башыннан кәләпүш, түбәтәен.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon 2-3 яшьлек балалар өчен бармак уеннары

пКүпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бармаклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары – 6

барм уены

Ел фасыллары

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр

          бармМәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләренең төп бурычлары балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү. Бик еш балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу хәттә ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да  карамый. Сәбәп нидә соң?

      Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә, төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары – 5

Бармак уеннары белән уйнар алдыннан баланың уч төпләрен һәм бармакларын җиңелчә генә сыйпагыз. 2-3 күнегүне сайлап ясагыз да, тора-бара аларны яңалары белән алмаштырыгыз.

Хайваннар, кошлар

 1. Песи

1 песи

(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузыгыз. Бала да кабатласын.)

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Оригами – 2. Кәгазьдән уенчыклар ясау видеодәресләре

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Оригами

frog

 

Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр.

Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була.

 

Эшчәнлек алдыннан балага шигырь, табышмак, кечкенә хикәя яки әкият сөйләргә дә мөмкин.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Карандаш (каләм) белән уеннар

Балалар рәсем ясарга бик яраталар. Ә рәсем ясар алдыннан, карандашлар белән уйнап, бармакларга массаж ясап алырга була.

 

«Кара әле, бездә нинди карандашлар бар! Алар барысы да төрле-төрле. Карандашлар озын һәм кыска, юан һәм нечкә булалар. Алар төсләре буенча да аерылалар. Карандашлар нәрсә эшли беләләр? Дөрес, алар синең кулларың белән матур рәсемнәр ясый, буйый, яза беләләр. Ә тагын карандашлар синең кулларың белән уйный беләләр. Әйдә уйнап карыйбыз!».

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Чәнечкеле туп ярдәмендә массаж

Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр:

 

1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Кыстыргычлар белән уеннар

Кыстыргычлар белән уеннар бик күп төрле булалар. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.

 

1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”, – дигез. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Манный ярмасы белән уеннар

Башка бармак уеннары кебек үк, манный ярмасы белән уйнау да сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.

Манный ярмасын зур табага тигез итеп  салыгыз. Төсле таба булса тагын да яхшырак.


postheadericon Төймәләр белән уенннар

вНәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Аш бүлмәсендә уйныйбыз

Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга була.

  • Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.

      Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары 4

Төзүче

Мин өй төзергә булдым,

Чүкеч белән шакыдым.

Тук-тук, тук-тук,

Минем  чүкечем ватык!

Чүкечне мин ясадым,

Кадакны кагып куйдым!

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары 3

Карга килгән – казан аскан,

Чыпчык килгән – бәрәңге әрчегән,

Торна килгән – камыр баскан,

Сыерчык килгән – аш бушаткан,

Тилгән килгән – бүлгән,

Моңар биргән, моңар биргән,

Моңар биргән, моңар биргән, (чәнти бармакка җитеп),

Моңар бирмичә калдырган,

Мич астынан куян чыга:

Пырыйк, пырыйк, пырыйк! (Кытыклыйлар)

*** Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Шәүләләр театры

Шәүләләр театры – бик кызыклы тамаша, балалар аны, сулыш та алмыйча, карыйлар. Шәүләләрдән тамаша куяр өчен өстәл лампасын стенага яктыртыгыз.  Шәүләләр ачык булсын өчен ут туп-туры төшәргә, ә лампа стенадан 2-3 метр ераклыкта булырга тиеш. Тамашада катнашучы персонажларыгыз гади булсын. Мәсәлән, куян, песи, каз, эт. Текстны балага сөйләгәч, сораулар бирегез. Бала өлкәнрәк булса рольләрне бүлешсәгез дә була. Тамашага курчакларны да чакырырга онытмагыз!

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары 2

Кыска шигырьләр, такмаклар, такмазалар ярдәмендә сабыегыз белән күңелле итеп уйнарга тәкъдим итәм. Бу күнекмәләрне мөмкин кадәр ешрак кабатларга тырышыгыз. Тора-бара бала аларны ятлап, сезнең белән бергә сөйли алыр.

Прочитать остальную часть записи »


postheadericon Бармак уеннары 1

Соңгы арада без вак моториканы үстерү турында бик күп ишетәбез.  Сөйләм дәрәҗәсе балаларның бармак эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләмдә булуын галимнәр  дәлилләде инде. Вак моториканың үсү дәрәҗәсе – интеллектуаль әзерлекнең бер күрсәткече.

Түбәндәге такмаклы уеннар балаларның кулларын ныгытырга ярдәм итәрләр. Баштан хәрәкәтләрне баланың куллары белән күрсәтергә кирәк. Хәрәкәтләрне үзләштерә барган саен бала аларны үзе ясый, олы кеше такмакларны әйтеп кенә тора. Акрынлап бу күнекмәләрне бала үзе әйтеп эшли алачак. Прочитать остальную часть записи »