Яңа фикерләр:

postheadericon Аш бүлмәсендә уйныйбыз

Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга була.

  • Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.

     

  • Калакларны санасын, аларны сөйләштереп бер-берсе янына кунака йөртсен, кулъяулыка төреп аңардан “бәби” ясасын.
  • Савыт-сабаларны төс, зурлык буенча аерырга өйрәнсен.
  • Берничә пластик шешәнең капкачларын алып бутагыз, ә бала шешәләргә туры килгән капкачларны табып борып куйсын.
  • Төрле зурлыктагы макароннарны бер савытка салыгыз һәм сабый алдына 2 тәлинкә куегыз. Бала зур макароннарны зур тәлинкәгә, кечкенәләрен кечкенә тәлинкәгә салсын.

  

  • Фасоль, борчак, макаронны җамаякта болгатыгыз. Сабый аларны өч савытка аерып салсын.

  • Карабодай, дөге яисә тары ялмасын кәстрүлгә салыгыз һәм шунда берничә вак уенчык яшерегез. Бала уеныкларны табып алсын.

  • Манный ярмасы белән карабодай ярмасын бергә болгатыгыз. Бала иләк аша чыгарып ярмаларны аерсын.
  • Манный ярмасын бер савытка салыгыз. Бала калак белән (калак “экскаватор” ролен үти) аны икенче савытка салсын. Яисә бер савыттан икенче савытка бушатсын.
  • Капчык эченә алма, калак, кәтүк, шакмак, иске кул сәгате, ачкыч кебек әйберләр салыгыз. Бала капчык эчен кулы белән капшап, сез кушкан әйберне тартып чыгарсын. Ә сөйләшә белә торган бала, әйберне тартып чыгарганда, аның нәрсә икәнен әйтсен.

    Өстәл өстендә капчык бар -

    Бигрәк матур ул капчык!

    Шул капчыкның эченнән

    Матур уенчык таптык.

  •  Түбәндәге  рәсемнәрне принтер аша чыгарыгыз, бала аларга фасоль, борчак яисә берәр төрле чикләвек тезсен.

  

Менә аш бүлмәсендә күпме уеннар уйнарга була! Тик вак әйберләр белән эш иткәндә сак булыгыз: бала аларны авызына, борынына, колагына тыга күрмәсен.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий