Төймәләр белән уенннар
Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.
1) Балага зуррак төймәле кофта кидерегез. Түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, аның кулын беренче төймәгә тидерегез:
Бигрәк матур төймә бу!
Әйдәле тотып карыйк.
Аннары баланың кулын кабат беренче, аннары икенче (өченче, дүртенче) төймәгә тидерә-тидерә сөйләвегезне дәвам итегез:
Бер төймә, тагын төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Бер төймә, ике төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Ике төймә, өч төймә,
Әйдә, аларны саныйк! (К.Закировадан)
Төймәләрне төймәләргә һәм ычкындырырга да өйрәтегез.
2) Төрле төстәге зур төймәләр һәм ике тартма алыгыз. Төймәләрне борынга, авызга, колакка кертергә ярамый дип баланы алдан кисәтеп куегыз.
Тартмаларның һәрберсендә ярык ясагыз. Балага төймәләрне төсләр буенча шул тартмаларга тутырырга тәкъдим итегез. Төймәләр урынына каты кәгазьдән киселгән түгәрәкләр куллансагыз да була.
Сабыйлага аларны тартмаларга тутырып, аннары бушатып яңадан җыюы бик ошый.
3) 5-6 төймәне өстәлгә бушатыгыз. Бала аларны савытка тутырсын.
4) Бу уен өчен күп төймәләр кирәк. Алар төрле зурлыкта һәм төрле формада булсын. Тартмадан төймәләрне өстәлгә бушатыгыз да, шулар арасыннан:
– иң зурысын эзләгез,
– иң кечкенәсен эзләгез,
– өчпочмак формасында булганын эзләгез,
– шакмак формасында булганын эзләгез,
– дүрт тишеклесен эзләгез,
– иң зур кызылын эзләгез.
Уен баланы туйдырганчы туктатыгыз.
5) Рәсемнәргә төймәләр тезү.
– Машиналарга төймәләрдән тәгәрмәчләр тезегез.
– Күбәләкнең канатларын 4 төймә белән бизәгез.
– Камканың аркасына кара төймәләрдән нокталар тезегез.
– Алмагачка кызыл төймәләрдән алмалар тезегез.
– Күбәләк кортының өстенә төймәләр тезегез.
– Агачларга сары, кызгылт сары яисә яшел төстәге төймәләрдән яфраклар җыегыз.
Ә төймәләрне шакмак яки дүртпочмак формасындагы тукымага тегеп куйсагыз, баланың аягына бик шәп массаж келәмчеге (массажный коврик) килеп чыга.
КҮЧЕРЕРГӘ – Төймәләр белән уеннар
Комментарии: |