Яңа фикерләр:

postheadericon Сөйләм сулышы (Речевое дыхание)

Бала авазларны дөрес итеп әйтсен өчен аны дөрес суларга өйрәтергә кирәк. Моның өчен борын белән тирән сулыш алыгыз, һаваны авыздан  әкрен генә чыгарыгыз. Иреннәрегезне кысмагыз, битләрегезне кабартмагыз. Бала да кабатласын.

Бу күнегүләрне шигырьләр белән ясау бик күңелле!

 

 

 

 

1. Өстәлгә яисә баланың кулына уртача зурлыктагы мамык кисәкләрен куегыз. Сез шигырьне укып чыккач, бала “кар бөртекләрен” өреп очырсын.

 

Без – карлар очабыз,

Як-якка кунабыз.

Җил тынган арада

Ял итеп алабыз. (Ф.Зиннурова)

 

2. Кечкенә мамык кисәгеннән шар ясагыз. Бу туп була. Ә ике шакмак – капка булсын. Бала «туп»ка өрсен. Мамык шакмаклар арасына керергә тиеш.

 

3. Өстәлгә төсле кәгазьдән яфраклар кисеп тезегез. Шигырьләрне укып чыгыгыз, ә бала яфракларны өстәлдән өреп төшерсен.

 

Сары, кызыл яфраклар

Һавада әйләнәләр.

Кызыл-сары яраклар

Үләнгә сибеләләр. (Ф.Зиннурова)

яисә

Сары-сары, сап-сары,

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак,

Көзнең матур чаклары.

 

4. Балалар сабын куыклары (мыльные пузыри) җибәрергә яраталар. Бу күнегү дөрес сулыш чыгару өчен файдалы. Бала белән ярышып карагыз: кайсыгызның шары зуррак булыр микән?

 

Шарлар кабартабыз

Һәм өреп очырабыз.

Яшел, зәңгәр, ал,

Син бер шарны ал.

 

5. Чиста су, стакан һәм сок таякчыгын (трубочка) әзерләгез. Таякчыкны суга төшерегез, бала аңа өрсен.

6. Кәгазьдән  көймә ясагыз һәм, тазга су җыеп,  аны шунда йөздереп җибәрегез. Бала көймәгә өрсен.

 

Йөзә көймә,

Куркып куям:

“Җилләр күккә чөймәсме?”

Чөйсә чөйсен, димен аннан,

Ул бит – чүл көймәсе.

Җил көймәсе! (Л.Лерон)

 

7. Тигез өстәл өстенә карандаш куегыз. Бала өреп, аны тәгәрәтсен.

 

8. Сыбызгылар белән дә уеннар бик файдалы. Балага сыбызгы бирегез,  һәм ул күпме тели, шуның кадәр сызгырсын.

 

Сөйләм сулышы өчен куелган уеннар баланы тиз алҗайталар. Шуңа күрә ул арыганчы уеннарны туктатыгыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий