Яңа фикерләр:

postheadericon Бармак уеннары 4

Төзүче

Мин өй төзергә булдым,

Чүкеч белән шакыдым.

Тук-тук, тук-тук,

Минем  чүкечем ватык!

Чүкечне мин ясадым,

Кадакны кагып куйдым!

 

1. Ике кулыгызның бармак очларын башыгыз өстендә тоташтырыгыз (өйнең түбәсен сурәтләгән булып).

2. Кулларыгызны кушып, өстәлгә шакыгыз.

3. Кулларыгызны аерыгыз.

4. Кулларыгызны кушып, тагын өстәлгә шакыгыз.

 

Шаян нурлар

Таң, таң, таң ата,

Яп-якты кояш чыга!

Нурлар уяналар,

Безгә елмаялар!

 

1. Ике кулыгызның бармак очларын башыгыз өстендә тоташтырыгыз (түгәрәк форма ясап).

2. Кулларыгызны  як-якка аерыгыз.

3. Елмаеп, бармакларыгызны селкетегез.

 

Җиләк  җыям

Куактан җиләк җыям,

Чиләгемә тутырам.

Өйгә алып кайтам,

Компот мин кайнатам.

 

1. Уң кулыгыздагы бармаклар белән сул кулыгыздагы һәр бармакны төбеннән алып очына  кадәр сыйпаштыргалагыз (җиләк өзгән кебек).

2. Кулларыгызны кушыгыз.

3. Имән бармак һәм урта бармак ярдәмендә аякларның ничек итеп атлаганын күрсәтегез.

4. Уң кулыгызның имән бармагы белән сул кулыгызның уч төбен сыйпагыз (компот болгаткан кебек).

 

 

Чылбырлар

1. Балага уң кулыгызның һәм сул кулыгызның имән бармакларын эләктереп күрсәтегез.

2. Кулларыгызны  як-якка тартыгыз. Бармаклар бер-берсенә нык ябышкан булсын, алар аерылырга тиеш түгел.

3. Бала бу хәрәкәтләрне кабатласын.

4. Аннан соң чиратлашып исемдәш бармакларыгызны бер-берсенә эләктереп (урта бармакны урта бармакка, атсыз бармакны атсыз бармакка, чәнти бармакны чәнти бармакка) бу хәрәкәтләрне кабатлагыз.


   

Бармаклар исәнләшәләр

Уң кулдагы бармаклар баш бармак белән исәнләшәләр: баш бармак белән имән бармакны, баш бармак белән урта бармакны, баш бармак белән атсыз бармакны, баш бармак белән чәнти бармакны чиратлашып тоташтырыгыз. Бу күнегүне сул кулда да ясагыз.

Аннан соң уң кулның бармаклары сул кулның бармаклары белән исәнләшәләр: баш бармак белән баш бармак, имән бармак белән имән бармак, урта бармак белән урта бармак, атсыз бармак белән атсыз бармак, чәнти бармак белән чәнти бармак.

Ә сезнең бармакларыгыз баланың бармаклары белән исәнләштеләрме әле? Алар да исәнләшеп чыксыннар.

 

Йодрыклар

Йодрыкларны тиз-тиз кысыгыз һәм ачыгыз, кысыгыз һәм ачыгыз.

 

Йодрыкны без ачабыз,

Ә аннары ябабыз.

Ачабыз, ябабыз,

Ябабыз да ачабыз.

Ачып-ябып уйнап туйгач,

Чәбәк-чәбәк уйныйбыз.

 

Аннары күнегүне катлауландырыгыз: бер кулыгыздагы йодрыкны кысыгыз, ә икенче кулыгыздагы йодрыкны ачыгыз. Уен кулларны чәбәкләү белән тәмамлана.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий