Кыстыргычлар белән уеннар
Кыстыргычлар белән уеннар бик күп төрле булалар. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.
1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”, – дигез. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.
2 нче уен. Кыстыргычларны бер-берсенә беркетү.
Мәсәлән, кыстыргычлардан елан, самолет ясарга була.
3 нче уен. Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү.
Төсле катыргыдан (цветной картон) төрле формалар кисегез: квадрат, өчпочмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк, озынча. Әкиятнең сюжетын үзебез уйлап чыгарабыз. Мәсәлән:
“Беркөнне керпе урманга йөрергә чыгып киткән . (Ярымтүгәрәккә бала белән кыстыргычларны беркетеп, керпе ясыйбыз).
Урманда бик күп төрле агачлар булган: чыршы, каен, имән һәм башкалар. (Яшел өчпочмакларга кыстыргычларны беркетәбез).
Күктә кояш яктырткан. (Сары түгәрәккә сары кыстыргычларны беркетәбез). Кояш нинди? Сары, җылы, якты.
Керпе үлән буйлап йөгереп (Яшел турыпочмакка кыстыргычларны беркетәбез) бер чәчәк янына килеп җиткән (Кызыл түгәрәккә кызыл һәм яшел кыстыргычларны беркетеп, чәчәк ясыйбыз). Чәчәк нинди? Кызыл, матур, хуш исле.
Шул чәчәккә бал корты очып кунган.
“Без-без” килә бал корты,
Умарта – аның йорты.
Чәчәкләргә куна ул,
Ашарга бал җыя ул. (А.Аюповадан)
Бал корты җыйган балын кая илтә? Умартага.
Менә күктә болыт килеп чыккан. Ул кояшның уң ягындамы әллә сул ягындамы? Әйе, сул ягында. Шул арада буран көчәйгән һәм күк йөзен караңгы калын болыт каплап алган. Яңгыр ява башлаган. (Зәңгәр озынчага яңгыр “тамчылары” беркетәбез).
Безнең дусларыбызга нәрсә эшләргә инде? Аларга яңгырдан качарга кирәк. Аларның алларында ике чыршы торган: берсе зур, икенчесе кечкенә. Бал корты кечкенә чыршы астына кергән, ә керпе зур чыршы астына кереп качкан. (Бала аларны үзе яшерсен).
Яңгыр тәмамлангач (Болытны алып куегыз), керпе белән бал корты чыршылар астыннан чыкканнар.”
Кыстыргычлардан тагын нәрсәләр килеп чыга? Куян, сыер, балык, диңгез, кишер, шалкан һ.б.
4 нче уен. Кыстыргычларны бүлмәнең төрле урыннарында беркетегез (җәймәгә, диванга, мендәрләргә). “Безнең бүлмәгә коңгызлар очып кергәннәр.Аларның безнең белән качышлы уйныйсылары килә. Әйдә, аларны бергә табып, тартмага җыябыз.”
Бала кыстыргычлар белән эшләргә өйрәнгәч, үзе дә экспериментлар куйсын: киемнәрне, уенчыкларны “бизәсен”.
5 нче уен. Бала ике кулы белән берьюлы яхшы эшли башлагач:
– бауга кыстыргычларны тезеп, муенса ясагыз.
– ике урындык арасына бау тарттырып куегыз.Кыстыргычлар ярдәмендә бала бауга кулъяулык элеп карасын.
– тарттырылып куйган бауда кыстыргычларны этеп, аларны санагыз. “Миләүшәнең ике кәнфите бар иде, әнисе аңа тагын берне бирде. Хәзер Миләүшәдә ничә кәнфит бар? Өч.” Шулай ук “уңга”, “сулга” төшенчәләрен аңлатсагыз була.
Комментарии: |