Яңа фикерләр:

postheadericon Солдатлар, туган ил турында шигырьләр

СОЛДАТЛАР ТУРЫНДА

 

Байрак элдек без бүген урамга,

Кыю солдатлар көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил,

Сине каршылый бөтен Туган ил.

Ватаныбызның чикләрен саклап,

Батыр абыйлар торалар сакта.

***

 

Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы,

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.

***

 

Чик буенда сакчы тора,

Кулында – автоматы.

Еллар тыныч булсын, ди ул,

Бу – аның изге анты.

***

 

Даның яңгырый синең еракта:

Тын океанда, биек Карпатта.

Горур басып илем чигендә

Сакта торасың син бүген дә.

***

 

Бөркет кебек уяу тора

Илебезнең һәр ягында.

Тора солдат көн дә, төн дә

Горур басып ил сагында.

***

 

Чик сакчысы постта тора,

Яшь балалар уйнасын дип.

Кайгы-хәсрәт , күз яшьләре

Безнең илдә булмасын дип.

***

 

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебез – Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

***

 

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир дигән

Исемне аклар өчен.

***

 

Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

***

 

Әйткән сүз – аткан ук, диләр,

Сүзебездә торырбыз:

Укуда да , тормышта да

Гел алдынгы булырбыз.

***

 

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

 

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән, аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

***

 

Энем зур-зур  атлап йөри,

Биленә каеш буган.

Мин солдатка охшамыйммы, дип,

Йолдыз да кадап куйган.

 

Мин кечкенә түгел инде,

Тиздән алты тула, ди.

Минем кебек малайлар да

Үскәч солдат була, ди.

***

 

Солдатлар (К.Булатова)

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган…

 

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына,

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

 

Солдатта булган диләр (Ш.Маннапов)

Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

 

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

 

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

 

Почмакта торам (Р.Миңнуллин)

Бастыра мине,

Нигә икәнен

Беләсез инде!

 

Чыкмый тыным да,

Еламыйм хәтта.

Елау турында

Уйламыйм хәтта.

 

Торам төз генә,

Телләшми генә,

Сер бирми генә,

Сөйләшми генә.

 

Әзер мин монда

Көн дә торырга –

Өйрәнәм бит мин

Солдат булырга!

 

Солдат булырга –

Сакта торырга!

 

 

 

ТУГАН ИЛ ТУРЫНДА

 

Туган җирем – таңнар иле,

Таңнарга тиңлим аны.

Һәркөн саен матурланып

Ата аның һәр таңы.

***

 

Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

***

 

Туган җирем! Матур таңнар

Иленә тиңлим аны.

Ул – минем Татарстаным,

Бар татарның Ватаны.

***

 

Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып торсын күктә йолдызлар.

***

 

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

***

 

Ачлык та – артта, сугыш та – артта,

Ил батырлары туган ул чакта.

Алда – тынычлык, алда – гел кояш,

Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.

***

 

Җирдә миңа ни кирәк? (Ш.Галиев)

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

***

 

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал-тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

Тормышны, җирне яңарту —

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

Туган илебез (X.Вахит)

Без — бәхетле, шат балалар,

Без кайгыны белмибез,

Эх, ямьле соң, күңелле соң

Безнең Туган илебез!

 

Болыннарда, бакчаларда

Уйнап-җырлап йөрибез.

Эх, киң дә соң, иркен дә соң

Безнең туган җиребез.

 

Нурлар белән, гөлләр белән

Бизәлгән һәр көнебез.

Эх, зур да соң, матур да соң

Безнең Туган илебез.

***

 

Туган илнең улы мин!

Бабайның да

Улы мин,

Әбинең дә

Улы мин,

Әтинең дә

Улы мин,

Әнинең дә

Улы мин.

Аларның уң

Кулы мин!

 

Бабай кебек

Булырмын,

Әби кебек

Булырмын,

Әти кебек

Булырмын,

Әни кебек

Булырмын —

Бернигә дә

Карамый.

Шулай булмый

Ярамый! —

 

Соң бит инде

Олы мин,

Туган илнең

Улы мин!

***

Туган ил (З. Туфайлова)

 

Туган ил ул — алтын арышлар,

Туган ил ул — зифа камышлар.

Туган ил ул — иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

 

Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

 

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

Шигырь – Туган ил. З.Туфайлова
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий

Купить диплом специалиста в Москве с гарантией. http://origenaldiplom.com/