Баш бит
Соңгы вакытта халкыбызның үз туган теленә, милли мәдәниятенә, тарихына, халык педагогикасына булган мөнәсәбәте шактый уңай якка үзгәрде. Балаларга кече яшьтән үк ана телендә тәрбия бирү, бу эштә нәфис сүз һәм халык педагогикасы алымнарыннан киң куллану мөмкинчелекләре туды.
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Бу вакытта бала якын кешеләренең үз-үзен тотышын үрнәк итеп кабул итә, ә иң мөһиме – аралашу чарасы булган телнең төп нормаларын үзләштерә. Тәрбия эшендә 3 яшькә кадәрге чор аеруча җаваплы, чөнки бу вакытта баланың сәламәтлегенә, акыл үсешенә нигез салына. Аның акыл эшчәнлеге бик актив була.
– Балалар дөньяны конкрет күзаллау юлы белән кабул итәләр. Аларга барысы да яңа, кызык тоела.
– Алар әйләнә-тирәдәге күренеш һәм үзгәрешләрне тиз күреп алучан, яңа сүзләрне тиз үзләштерүчән булалар. Өлкәннәргә чит телләрне өйрәнүе бик кыен, ә балаларга алар җиңел биреләләр. Ләкин чит телгә баланың теле ачылып, ул иркенләп туган телендә сөйләшә башлагач кына өйрәтергә кирәк.
– Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.
– Балага яңа белемнәрне артык күп бирүдән курыкмаска кирәк. Аңа ул белемнәр кирәк булмаса, ул шөгыльләнмәячәк. Ә үзенә кызык булган әйберләрне ул сеңдереп барачак.
Ата-аналар сабыйның акыл эшчәнлеген тагын да үстерү һәм камилләштерү буенча системалы эш алып барырга тиеш. Өлкәннәр бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласалар, шулкадәр яхшырак. Хәзерге вакытта балаларның акыл эшчәнлеген үстерүче методикалар бик күп. Иң популярлары – Мария Монтессори, Глен Доман, Масару Ибука, Николай Зайцев, Синити Судзуки, Сесиль Лупан, Олеся Жукова, Лена Данилова, Никитиннар, Серзлар методикалары. Алар турында да мин сайтта язып алырмын.
Мәкаләләр буенча сезнең фикерләрегезне көтеп калам!
Комментарии: |
Исәнмесез! Сезгә ничек конспектлар җибәрергә була?
Исәнмесез! Менә бу биттә тулы мәгълумат: http://sabyem.ru/?page_id=3103. Почтагызга да җавабын җибәрдек.
Исәмесез!. Сезгә ничек татар телендә конспектлар җибәреп була?
Рәхмәт.
Исәнмесез, Гөлсинә ханым! Бу сылтама буенча кереп укый аласыз: http://sabyem.ru/?page_id=3103
Хэерле иртэлэр. Икенче кечкенэлэр торкеменэ программа кирэк иде (ТАТАР ТОРКЕМЕ ОЧЕН)табарга ярдэм итэ алмассыз микэн?