Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “1 дән 10 га кадәр саныйбыз”

25-6 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

Методик алымнар:

1) уен (сюрприз моментлары ),

2) күрсәтмә (иллюстрацияләр),

3) сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш һәм мактаулар)

Җиһазлау: геометрик фигуралардан төзелгән самолет рәсеме, геометрик фигуралар, шарлар, 7 цифрлы йорт рәсеме, компьютер, экран .

Тарату материалы: 1 дән 10 га кадәр саннар белән карточкалар, геометрик фигуралар, шакмаклы дәфтәр бите, таякчыклар.

 

Шөгыль барышы:

(Балалар түгәрәк буенча урындыкларга тезелеп утырганнар)

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар. Әйдәгез әле, бер-берегезгә карап елмаегыз, ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик. Бала сезне сынар, минем сезне сынап карыйсым килә. Мин сезгә шигъри табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып карагыз әле.

Апа уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Инзиләгә биргән шар,

Ә Исламга самовар.

Камиләгә барабан,

Зөһрәгә биргән диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

 

2) Керпе гөмбәгә барган,

9 ак гөмбә тапты,

3 не бирде тиенгә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә салган ?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

 

(График диктант)

2 шакмак өскә – 3 шакмак уңга – 2 шакмак аска – 4 шакмак уңга – 1 шакмак өскә – 5 шакмак уңга.

 

Ә хәзер бармаклар өчен гимнастика ясыйбыз. Барыбыз да бастык.

Уң кулыбызны табыйк, (уң кулны күрсәтәләр)

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән, иң кечтекидән.

Чәнти була бер, исемсез – ике.

Урта бармак – өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак,

Әнә нинди зур тармак.

Менә биш күпме була.

Бөкләгәч йодрык була. (Сул кул белән дә шундый ук күнегүләр эшлиләр)

Тәрбияче: Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирерсез.

–         6 дан соң нинди сан килә ?

–         7 санының күршеләрен атагыз.

–         Нинди сан 6 дан 2 гә зуррак?

–         Нинди сан 7 дән 2 гә кечкенә?

–         Саннар рәтендә нинди сан төшеп калган?

–         Имәндә 5 алма бар иде, берсе өзеләп төште. Ничә алма калды?

 

Ял минуты.

Кулларны җәеп бастык,

Килеп чыкты самолет,

Канатларны уңга,

Канатларны сулга,

1 – 2, 1 – 2,

Кулларны төшерәбез,

Урынга утырабыз. (Паласка түгәрәкләнеп утыралар, фигуралардан самолет ясыйлар)

Тәрбияче. Тактага карагыз әле, нәрсәләр язылган?

Балалар. Цифрлар.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Әйдәгез монда яшерелгән саннарны табып карыйк әле. (Балалар саннарны табып күрсәтәләр.) Ә монысы нинди цифрлар? Монда нинди сан юк?

Балалар эзлиләр. 7 Саны.

Тәрбияче. (7 санының составы язылган таблицага күрсәтеп) Ә менә 7 саны бу йортка язылган бит. Тик ни өчен монда язылган ул?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

 

Балалар, Математика патшабикәсе сезне бу серле сан белән ныграк таныштырырга тели. 7 саны әкиятләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә киң кулланыла. Мәсәлән, 7 кат үлчә,1 кат кис.

Кәҗә бәтиләре ничә булган? (Экранда рәсеме күрсәтелә)

Гномнар турындагы әкият ничек атала? (Экранда рәсеме күрсәтелә)

Атнада ничә көн? (Атна көннәрен санау)

Салават күперендә ничә төс? (Экранда рәсеме күрсәтелә)

 

Тәрбияче. Балалар, бу йортның һәр катындагы фатирларга анда яшәүчеләрне урнаштырырга кирәк. Сез миңа булышырсыз бит.

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә безгә ярдәмгә менә бу геометрик фигуралар килер. Санагыз әле, монда ничә геометрик фигура ?

Балалар . 7 .

Тәрбияче. Размерлары буенча алар нинди?

Балалар. 1се зур, 6 сы кечкенә.

Тәрбияче. Өстәге катта яшәүчеләр 1 һәм 6. Ислам, аларны фатирларга урнаштыр. Монда нинди геометрик фигуралар бар?

Балалар. 2 өчпочмак ,5 түгәрәк..

Тәрбияче. 2 катта яшәүчеләр кайсылары була инде?

Балалар. 2 һәм 5.

Тәрбияче.Геометрик фигуралар төсләре буенча нинди?

Балалар. 3 се – кызыл, 4се – ак. 3 катта яшәүчеләр 3 һәм 4 . Калган фатирларны шул ук тәртиптә тутырып бетерәбез.

Тәрбияче. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк. Мин сан әйтәм, мәсәлән 2, сез икешәрләп басарга тиеш буласыз. 3 дисәм, 3 әрләп басасыз. Башладык. (Музыка тавышы )

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

БӘЙРӘМОВА РЕЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий