Конспект: «Гүзәл белән Марат янында кунакта»
Максат:
– гендер тәрбиясе бирү;
– балаларның акыл үсешен ачу;
– яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән дус аралашырга өйрәтүне дәвам итү.
Бурыч:
Танып-белү үсеше өлкәсендә
-балаларның ишетеп, күреп, тоеп кабул итүен, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү, әйләнә-тирәдә югалып калмау;
Социаль-коммуникатив үсеш өлкәсендә
-баланың өлкәннәр һәм яштәшләре белән иркен аралашуына ирешү, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү;
Сөйләм үсеше өлкәсендә
-сүз байлыгын үстерү, тулы җөмлә белән җавап бирергә гадәтләндерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, ихтыярый истә калдыру сәләтен үстерү;
Эстетик үсеш өлкәсендә
-сәнгатьле сөйләм теле тәрбияләү, балаларда күтәренке кәеф булдырү, музыкаль сәнгатькә тарту, кызыксындыру;
Физик үсеш өлкәсендә
-баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау, ныгыту, балаларның уен эшчәнлеген үстерү, баету.
Җиһазландыру: сюрпризлы капчык (тарак, машина, руль, браслет, пистолет, бантик) энә-җеп, чүкеч, курчаклар.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче:
Бергәләп басыйк әле,
Түгәрәк ясыйк әле,
Кемнең күлмәге кызыл,
Уртага чыксын әле,
Биеп күрсәтсен әле.
Малай, кыз парлашып әйләнәләр. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.
Уен « Танышабыз».
Малайлар каршыларында басып торган кызлар исемен, ә кызлар малайларның исемнәрен әйтәләр.
Тәрбияче:
– Уйнап алдык, биеп алдык. Ә хәзер мин сезне кунакка чакырам, барабызмы, балалар? Кунакка бүләксез бармыйлар бит, әйме? Үзебез белән бүләк тә алыйк.
– Хәерле юл безгә, балалар! Автобустагы урыннарыбызны алыйк, киттек. (Музыка астында биеп баралар)
– Балалар, безне кемнәрдер каршылый. Танышабыз. Курчак Гүзәл белән Марат бүлмәләренә керәбез. Без килгәнне көтеп озак уйнаганнар, әйберләрен бутап бетергәннәр. Әйдәгез дөреслик әле.
Уен «Кемгә – нәрсә?»
– Молоцы, булдырдыгыз! Ә хәзер алып килгән бүләкләрне бирик. Мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табып бүләкне кемгә бирергә икәнен әйтерсез.
1. Очлыдыр үзе.
Бар аның күзе.
Күлмәк тә тегә,
Чигү дә чигә. (Энә)
2. Әти кулына ала,
Тук-тук-тук
Кадак кага.(Чүкеч)
Чүкеч, энә-җеп турында аңлату. Гүзәлгә-энә-җеп. Маратка-чүкеч бүләк ителә.
Курчаклар рәхмәт әйтеп безне уенга чакыралар. Уен «Песи һәм чыпчыклар» дип атала. Кызлар да, малайлар да кошлар була. Кыз чыпчыклар кызыл ояга, малай чыпчыклар сары ояга җыела.
– Булдырдыгыз, балалар! Һай, сез нинди өлгерләр һәм җитезләр!
Динамик пауза. Түгәрәкләнеп утыралар.
Балалар, сез уйнарга яратасызмы?
– Әйе.
-Уеныбыз «Ничек яшисез?» дип атала. Минем сорауларга хәрәкәт белән генә җавап бирәсе.
– Ничек яшисез?
– Ничек йөзәсең, йөгерәсең, сикерәсең, йоклыйсың, уянасың, җиләк җыясың?
– Без бик күп уйнадык, шаярдык, эшләдек. (Һәр эшләгән эш балалар ярдәме белән санап үтелә) Сезгә рәхәт булдымы?
Бала еламсыраган тавыш ишетелә башлый.
– Ай,яй,яй! Марат белән Гүзәл арганнар, көйсезләнәләр. Әйдәгез, сезне кечкенә вакытта әти-әниләрегез юаткан кебек, аларны тынычландырыйк, йоклатыйк.
Балалар «Бишек җырын» җырлап бәбәйләрен (һәрберсе бәбәй тоткан кебек кулын тота) йоклаталар.
– Аларны кроватьларына салыйк. Үзебезгә дә кайтырга вакыт. Өйләрегезгә кайткач та кунакта ниләр күргәнне сөйләргә онытмагыз. Уеннарын да бергәләп уйнарсыз, яме.
Татарстан Республикасы
Сарман муниципаль районы
“Сарман 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ХАКИМУЛЛИНА СӘРИЯ ФӘЙЗРАХМАН КЫЗЫ
Комментарии: |