Әкият – кичә: “Дуслык йорты”
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Аю.– Мин урман хуҗасы. Менә урман карап йөрим. Урманда тәртип микән? Җәнлекләр исән микән? Сезгә урманда булган хәлне сөйлим. Ә ул менә болай булды. … Урман аланында булган серле йорт. Ләкин анда берәү дә яшәмәгән. Аланга бал корты очып килгән.
Бал корты. – Тукта, тукта. Бу нинди матур йорт? Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?
Аю. – Аңа берәү дә җавап бирмәгән.
Бал корты. – Мин монда яшим әле. (Йортка кереп киткән.)
Аю. – Бал корты бу йортта яши башлаган. Аланга күбәләк очып килгән.
Күбәләк.– Абау, бу нинди матур йорт?. Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?
Бал корты. – Бу мин – бал корты Нечкәбил. Ә син кем?
Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат. Мин дә яшим әле синең белән.
Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)
Аю. – Шулай итеп алар икәү яши башлаганнар. Аланда бака күренгән.
Бака. – Ква – ква, Бу нинди матур йорт? Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?.
Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.
Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат.
Бергә. – Ә син кем?
Бака. – Мин – бака Бакылдык. Мине дә кертегез әле.
Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)
Аю. – Алар шулай өчәү дус яши башлаганнар.Аланга тычкан йөгереп килгән.
Тычкан. – Чи – чи. Ай, бу нинди матур йорт? Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?
Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.
Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат.
Бака. – Мин – бака Бакылдык.
Бергә. – Ә син кем?
Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык. Мине дә кертегез әле.
Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)
Аю. – Алар дус яшәгәннәр. Аланнан куян үтеп бара икән.
Куян. – Ай, нинди матур йорт. Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?
Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.
Күбәләк. –Мин – күбәләк Бизәкле канат.
Бака. – Мин – бака Бакылдык .
Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык.
Бергә. – Ә син кем?
Куян. – Мин – куян Куркаккай. Мине дә кертегез әле. Мине бүре куа.
Бергә. – Әйдә, кер. Тизрәк качыйк. (Кереп китәләр.)
Аю. – Алар өйгә кереп качканнар. Аланнан бүре үтеп бара икән.
Бүре. – Кая китте бу куян? Тотам дигәндә генә юкка чыкты. Бу ниниди матур йорт? Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?
Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.
Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат.
Бака. – Мин – бака Бакылдык.
Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык.
Куян. – Мин – куян Куркаккай.
Бергә. – Ә син кем?.
Бүре. – Мин – бүре Сорыколак. Мине дә кертегез әле.
Куян. – Ю – у – у – ук, кертмибез. Син мине ашый яздың.
Бергә. – Алай булгач, кертмибез. (Борылып китә башлыйлар.)
Бүре. – Туктагыз әле. (Туктыйлар.) (Куян каршына барып ялвара.) Син мине гафу ит, мин сиңа тимәм, берегезне дә кыерсытмам.
Бергә. – Безнең белән дус булсаң, кертәбез.
Бүре. – Дус булам, кертегез инде.
Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)
Аю. – Алар шулай тату яшәгәндә, аланга төлке килеп чыккан.
Төлке. – Ай, нинди матур йорт. Тук – тук. Бу йортта кем яши?
Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.
Күбәләк. – Мин - күбәләк Бизәкле канат.
Бака. – Мин – бака Бакылдык.
Тычкан. – Мин - тычкан Чыелдык..
Куян. – Мин – куян Куркаккай.
Бүре. – Мин – бүре Сорыколак.
Бергә. – Ә син кем?
Төлке. – Мин төлке Хәйләбикә. Мине дә кертегез әле.
Бергә. – Юк, кертмибез.
Төлке. – Нигә?
Бергә. – Син йомры икмәкне ашадың. Син безнең дус түгел.
Төлке. – Гафу итегез мине. Мин башка алай эшләмәм. Мин сезнең
белән дус булырмын.
Бергә. – Әйдә, кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)
Аю. – Шулай итеп алар дус яшәгәннәр… Урманны карап йөргәндә күрдем мин ул матур йортны. Тук – тук. Бу матур йортта кем яши?
Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.
Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат.
Бака. – Мин – бака Бакылдык.
Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык.
Куян. – Мин – куян Куркаккай.
Бүре. – Мин – бүре Сорыколак .
Төлке. – Мин – төлке Хәйләбикә.
Бергә. – Ә син кем?
Аю. – Мин бу урманның хуҗасы – аю. Сезне кыерсытучы юкмы?
Бергә. – Юк. Әйдә безнең белән бергә яшәргә.
Аю. – Мин бу йортка сыймыйм.
Бергә. – Ә без аны зурайтабыз.
Аю. – Әйдәгез, дуслык йорты төзибез.
Бергә. – Әйдәгез. (Бергә йортның икенче ягын борып куялар .)
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
“Олы Чакмак “Умырзая” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАРИФУЛЛИНА РОЗАЛИЯ РИФ КЫЗЫ
Комментарии: |