Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Сөембикә манарасы”

AF83002E-7795-4A4C-BC95-DDA643425360_w268Зурлар төркеме

 

«Халкым мирасы» проекты буенча

Максат: балаларны Сөембикә манарасы белән таныштыру, ханбикә турында белемнәрен ныгыту, тырыш, уңган борынгы бабаларыбыз өчен горурлык хисе һәм аларга охшарга тырышу теләге тәрбияләү.

Материал: манара макеты, манара фотосүрәте, чигелгән аяк киемнәре күргәзмәсе, симфоник оркестр башкаруында С.Сәйдәшевнең «Шәрык биюе» әсәреннән өзек, туп.

 

Методик алымнар: сөйләм, аңлату, әңгәмә, күзәтү, уен.

 

Шөгыль барышы:

1. Макет буенча эш. (Тәрбияче сөйләгәндә тыныч кына музыка уйный. Симфоник оркестр башкаруында С.Сәйдәшевнең «Шәрык биюе» әсәреннән өзек)

Балалар, бүген мин сезне серле манара белән таныштырам. Безнең өстәлдә чын манараның кечкенә макеты. Әйдәгез әйбәтләп карыйк әле.

 

Югарыга кискен омтылган 7 катлы манара.

Караңгы көрән төс – ачык урыннарны билгели.

Аскы катта уза торган капка бар.

Өске катларда күзәтү өчен тәрәзәләр урнашкан.

Иң өске өлеше чатыр түбә белән капланган.

Аның чында исә алтынланган ярым ай балкый.

Манараны кем, кайчан төзеткәне билгесез.

Бик күп галимнәр тикшереп карасалар да уртак җавап таба алганнары юк.

Алар әйтүенчә манара салынган җир – татарлар өчен изге урын булган.

Манараның үзе белән бергә сакланып калган исеме дә бар: аны Сөембикә манарасы диеп йөртәләр. (Музыка туктый)

 

2. Сөембикә турында әңгәмә. (Алдагы дәресләрдә алган белемнәренә нигезләнеп.)

—Казанның сонгы ханбикәсе исеме. Сөембикә Казанда туганмы?

(Юк. Ул Казанга ерактан килә. Ул Казан ханына кияүгә чыга.)

—Сөембикә нинди була?

(Ул бик матур, укымышлы, шәфкатьле, чибәр булган.)

—Сөембикә үзенең китапларын кая куя?

(Ул китапларын мәчеткә бирә.)

—Аның китапларын кемнәр укыган?

(Китапларны әби, бабайлар, укучылар укыган.)

—Хәзер без ул китапларны укый алабызмы?

(Юк. Сугыш вакытында аларны яндыралар.)

—Явыз Иван Казанны яулап алгач Сөембикәне кайда алып китәләр?

(Аны Мәскәүгә алып китәләр.)

—Сөембикәнең Казаннан китәсе киләме?

(Юк, аның китәсе килми, ул бик каты елый.)

—Аны озатучылар нишли?

(Озатучылар да бик каты елый.)

Сөембикәне Мәскәүдән Касыйм шәһәренә җибәрәләр. Ул шунда Казанын сагынып яши, үлә.

 

3. Фоторәсем буенча эш. (Тәрбияче сөйләгәндә тыныч музыка уйный. Симфоник оркестр башкаруында С.Сәйдәшевнең «Шәрык биюе» әсәреннән өзек).

 

Ә хәзер манараның фотосүрәтен карыйк.

Кызыл кирпечтән салынган манара әллә кайдан күренеп тора. Ул бер якка авышкан. Бу авышлыкны төрле сәбәпләр белән аңлаталар.

Манараны тимерләр белән ныгытып, аскы бушлыкларны төзүчеләр цемент эремә белән тутыргач, манара авышудан туктый.

Матур, нык итеп эшләнгән, күп гасырлар җил, яңгырларга бирешмичә сакланган манара борынгы бабаларыбыздан безгә калган мирас – байлык ул. Ул аларның эшчән, тырыш, тәвәккәл булуы турында сөйли. (Музыка туктый)

Хезмәт яратырга кирәклеген мәкальләрдә дә әйтәләр әби-бабаларыбыз.

 

4. Эш, хезмәт сөючәнлек турында мәкальләр. (Туп белән уен итеп уздырыла. Тәрбияче башлый, бала дәвам итә.)

Аз сөйлә, күп эшлә.

Аннан-мннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.

Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.

Иренмәсәң оста булырсың.

Ир мактаныр, корал эшләр.

Кем башлаган, шул бетерергә тиеш.

Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.

Кеше яраткан эшен яхшы эшли.

Калган эшкә кар ява.

Карама яшенә, кара эшенә.

Сүзең белән эшең бер булсын.

Тырышкан тамчы таш тишкән.

Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.

Тырышу бушка китмәс.

Хезмәт төбе – хәзинә.

Хәрәкәттә бәрәкәт.

Һәрбер эшнең вакыты бар.

Эш беләктә түгел, йөрәктә.

Эш белән вакыт тиз үтә.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Эш – кешенең көзгесе.

Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.

 

5. Уен «Башмакчы».

Балалар, безнең борынгы бабаларыбыз һөнәрчеләр булганнар. Алар теккән аяк киемнәрен ераклардан килеп ала, яратып кия торган булганнар.

Әйдәгез «Башмакчы» уенын уйныйбыз. (Балалар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар, бер бала – башмакчы уртада урындыкта утыра)

 

Башмакчы: Итек, читек, энә, без башмак башы чигәбез, матур итеп тегәбез. Кирәкмиме? Алмыйсыз? Әллә киеп карыйсыз?

Балалар:Әй, башмакчы, башмакчы, син бик оста такмакчы. Син сайрама такмагың, бир кияргә башмагың. (Балалар түгәрәк буенча кулланын ычкындырмый йөгерәләр, башмакчы аларның аягына кагылырга тырыша. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнгәч, тагы баягы сүзләрне көйләп әйтә.)

 

6. Башмаклар карау.

—Бу каптагы аяк киемнәре кемнәр өчен эшләнгән?

—Бу аяк киемнәре курчаклар өчен эшләнгән.

—Бу башмаклар күннән эшләнгән. Аны кемнәр кия ала?

—Апалар кия ала.

—Бу туфли плүш. Аны алтын җепләр, мәрҗәннәр белән чигеп бизәгәннәр.

—Сезгә касысы ошады?

—Ялкау кешеләр мондый аяк киемнәре эшли алалармы?

—Юк.

 

7. Йомгаклау.

Менә нинди тырыш безнең халык. Матур башмаклар тегә, биек манаралар сала. Агач җимеше белән, адәм эше белән. Борынгы манараны якыннан күрәсе киләдер, шулаймы, балалар? Әти- әниләрегездән сорасагыз, алар сезне ял көнендә шәһәребезнең үзәгендә булган Сөембикә манарасы янына алып барырлар, Аллаһ насыйп итсә.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

катнаш төрдәге 27 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШӘМСЕМӨХӘММӘТОВА ЛӘЗИДӘ МӨДИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий