Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Телен белгән, илен белгән”

REG1412726120Зурлар төркеме

 

Максат:

Балаларга Татарстан турында мәгълүмат бирү, татар теленең дәүләт теле булуын аңлату. Татарстан символикаларын искә төшерү. Республикабызның күп милләтле булуы һәм аларның үзара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләү; үзара татар телендә сөйләшү һәм аңлашу күнекмәләрен үстерү; милли киемнәре турында тулы мәглүмәт бирү. Татар халык орнаментындагы үсемлек һәм чәчәк бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

 

 

Дәрес барышы:

Музыка яңгырый, балалар залга керә.

– Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

– Исәнмесез!

– Балалар, без нинди телдә сөйләшәбез?

– Татар телендә.

– Дөрес. Безнең туган телебез – татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Ана телебез – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.

– Балалар, без сезнең белән туган телебез, туган илебез турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез аларны исебезгә төшерик.

 

Дөньяда иң – иң матур ил –

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел –

Ул минем туган телем.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә,

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

 

Татарстан – үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Бакчадагы гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

 

– Туган илгә багышлап шигырьләр генә түгел, җырлар да иҗат ителә. Шул җырларның берсен җырлыйк әле, балалар.

 

“Кояшлы ил”

Балалар урыннарга утыралар.

 

– Балалар, республикабызның символикаларын искә төшереп китик әле. (Гимн яңгырый).

– Без нинди көй тыңладык?

– Татарстан гимнын.

– Гимнның көен кем язган?

– Композитор Рөстәм Яхин.

– Әйе, дөрес. Гимнда горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре чагыла. Тантаналы бәйрәмнәрдә, спорт ярышлары алдыннан гимн яңгырый.

Тәрбияче Татарстан флагының рәсемен күрсәтә:

– Бу нәрсә?

– Флаг (әләм).

– Бу безнең республикабызның флагы. Югары өлеше – яшел, уртада тар гына ак тасма сузылган, асты – кызыл төстә. Һәр тәснең үз мәгънәсе бар. Яшел төс – туган җиребез, табигатебез төсе. Ак төс – сафлык, тынычлык, иминлек төсе. Кызыл төс ул – кояш, ут төсе. Борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган.

 

Шундый матур яшел төсе,

Ул кызылы, ул агы.

Җилферди Казан өстендә

Безнең дәүләт флагы.

 

Тәрбияче Татарстан гербын күрсәтә:

-Бу нәрсә?

– Герб (тугра)

– Гербта нәрсә сүрәтләнгән?

– Ак барс.

– Әйе, дөрес. Кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сүрәтләнгән. Ак барс -көчле хайван , ул үзен һәм үз янындагы кешеләрне дә яклый ала. Ак барс – байлык, көч, дәрәҗәне дә аңлата. Гербның авторы – Риф Фәхретдинов.

– Менә, балалар, күрдегез инде, безнең туган илебезнең үз гимны, флагы, гербы бар.

 

Тәрбияче балаларның игътибарын картага юнәлтә.

– Балалар, һәр илнең, республиканың, шәһәрнең картасы була. Сезнең алдыгызда Татарстан картасы. Нинди матур ул! Шагыйрьләр аны зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабучы атка да охшаталар. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстаныбыз.

– Татарстан республикасының башкаласы ничек атала?

– Казан шәһәре.

– Әйе, балалар, Казан шәһәре. Казан шәһәре – иң матур борынгы шәһәрләрнең берсе. Анда югары уку йортлары һәм тарихи урыннар бик күп. –Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез?

– Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Буа.

– Әйе, дөрес.

– Әлмәт – нефть чыгаруы белән данлыклы.

– Яр Чаллы – “Камаз” автомобильләре эшләнә.

– Чистай – үзенең сәгатьләре белән дан тота.

– Түбән Кама – шиннары, химия заводлары белән данлыклы.

– Ә без сезнең белән нинди шәһәрдә яшибез?

– Лениногорск.

– Әйе, дөрес.

– Бу барлык шәһәрләрдә эш сөючән, уңган, тырыш кешеләр яши.Татарстан күп милләтле республика.

– Нинди милләт вәкилләре яши?

– Татарлар, урыслар, башкортлар, мордвалылар, чувашлар, көрәшеннәр, марилар.

– Әйе, дөрес.

– Һәр милләт вәкилләре узләренең гореф – гәдәтләрен онытмыйлар, шулай да бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр.

-Элек – электән безнең әби-бабаларыбыз җыр- биюгә, уенга оста булганнар. Бу уеннарны хәзер без дә яратып уйныбыз.

 

Уен “Чума үрдәк, чума каз”

Урыннарга утыру.

 

– Балалар, без сезнең белән бераз ял итеп алдык. Ә хәзер әйдәгез әле, татар халкының милли киемнәре турында сөйләшеп алыйк. Татар милли киемнәре – үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабаларыбыз киеменең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Өс – баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле.

– Карагыз әле, балалар, менә монда безнең милли киемнәр бар. Бу киемнәрне балалар бәйрәмнәрдә, сәхнәләштерелгән татар әкиятләрендә катнашканда кияләр. Алар шундый матур.

– Әйдәгез әле сезнең белән татар милли киемнәрен әйтеп үтик.

– Читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул, бәби итәкле күлмәк.

– Әби- бабаларыбыз кием-салымга тәнне каплау, җылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, аның килешле, уңайлы булуына да игътибар иткәннәр.

-Игътибар итегез, балалар, рәсемнәргә. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, түбәтәйләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби итәкле күлмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Алар барсы да матур бизәклеләр. Бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары чагыла.

-Балалар, искә төшерик әле, татар орнаментында нинди мотивлар бар?

– Дәлия, лотос сыман, гөлҗимеш, яфрак, кыңгырау, тукранбаш, лалә чәчәк, канәфер чәчәге, ромашка мотивы.

– Без сезнең белән рәсем дәресләрендә нинди милли киемнәрне бизәдек?

– Түбәтәй, калфак, бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч.

– Әйдәгез без сезнең белән бүген читек бизибез.

 

Ябыштыру: “Читек”

Балалар читекләрне ясап бетергәч кунакларга күрсәтәләр. (Әзер читекләрне күрсәтеп бию).

 

– Хәзерге заманда да милли киемнәрне тегәләр, киеп йөриләр. Безнең балалар бакчасында да мондый киемнәр бар, әйдәгез аларны карап үтик.

(Балалар милли киемнәрне киеп кунаклар алдында йөриләр).

– Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата- бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезгә барыгызга да иминлек, исәнлек- саулык телибез. Игътибарыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

НАСРУТДИНОВА ӘЛФИЯ АЙРАТ КЫЗЫ,

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИНАЗОВА ЭЛЬВИРА МӘСХҮТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий