Татар халык уеннары – 2
Дәвамы. Башы монда: Татар халык уеннары
28. “Борынга шырпы кыстыру”. Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?
29. ”Күңелле яшисең килсә, болай ит…” Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, “болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.
“Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр)
Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.
30.“Яулык алыш”. Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык,
Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир син миңа бер яулык, –
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.
31.“Селкенмә”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, уенчылар нинди дә булса бер торышта “катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.
32. “Без, без, без идек”. Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп!
***
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык
Каплавычны капладык.
Кап-коп, тимер күп
Ак тешемне күрсәтмим.
Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.
33. “Куянкай”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли. Ул — “куян”. Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!
Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.
34. «Башмакчы». Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була.
Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы,
Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
35. «Күрсәт әле, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
– Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
36. “Гөлбаһар”. Балалар кулга-кул тотынышып бер сафка басалар. Берсе “бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала “көтүче ” булып килә. Җырлый:
– Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?
– Шалкан белән торма бар.
– Берсен миңа бирсәнә!
– Көчен җитсә тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә “әби” аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша. “Шалкан-тормалар” берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.
37. “Такыя үрәм”. Балалр түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага “чәчәк” исеме кушыла һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Такыялар үрәбез.
Алып баручы:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
Энҗе чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Энҗе чәчәк:
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәлек булганда.
Балалар:
Энҗе чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле!
Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган һәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.
Ромашка:
Күкчәчәк:
Кечкенә көнбагыш кебек
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара,
Әгәр булсаң бик түзем.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Зәңгәр күкле, чат кояшлы
Аяз көнне яратам.
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдык без,
Такыялар үрдек без.
38. “Наза”. Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар җырлый-җырлый баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
“Наза” дигән уенны без
Уйныйбыз чын күңелдән.
Кушымта.
Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.
39. “Бу дустың белән күреш”.
Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, “‘Сандугач-күгәрчен ” көенә җырлап әйләнәләр:
Аякларың тыпырдат,
Куларыңны чәбәклә,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Башың аска иеп ал,
Кул бармагың янап ал,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Бу дустың белән күреш,
Бу дустың белән күреш,
Йә иптәш, йә, әйлән,
Бик кыен түгел бу эш.
Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр.
40. “Түгәрәк алан”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп,
Кыймыйм ләкин өзәргә.
Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп,
Без аларга тимибез,
Лилия, Гөлия,
Әйдә бергә биибез.
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.
41. “Бүген кемнең туган көне?”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:
– Бүген кемнең туган көне?
Нигә кояш елмая?
– Белдек, белдек, Гөлсинәгә
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.
Гөлсинәгә карагыз:
Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез чын күңелдән.
Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.
42. “Яулык бирәм”. Уйнаучылар көй астында – зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: “Яулыгымны ал, кесәңә сал”,- ди. Балалар:
“Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!”,-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“28 нче “Кар бөртеге” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
ХӘБИБУЛЛИНА ГӨЛНУР РАВГАТ КЫЗЫ
Комментарии: |