Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар илендә”

30Уртанчылар төркеме

КҮЧЕРҮ – Уенчыклар илендә (Презентация)

 

Максат:

Балаларның уенчыклар турындагы танып белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү.

Таныш сүзләрне актив сөйләмдә кулланырга, уенчыкны тасвирлап бирергә өйрәтү.

Мамык таякчыклар белән әзер рәсемнәрне буярга өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы: уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны үстерү.

Белем бирү бурычы: уенчыкларны билгеләре буенча сурәтли белү, җөмләләрдә сүзләрне дөрес итеп төзергә өйрәтү, мамык таякчыклары һәм гуашь белән сак эшләргә өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социальләштерү, сәнгать иҗаты, хезмәт, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, дидактик уен, практик эш, сорау, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия – проектор, рәсемнәр, уенчыклар, серле сандык.

Сүзлек өстендә эш: уенчыклар, ничә, нинди, нинди төстә, зур, кечкенә……

Алдан үткәрелгән эш: уенчыклар турында әңгәмә, методик алымнарны өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Психологик көйләү.
  2. Сөенеч мизгеле.
  3. Сораулар.
  4. Үстерешле диалог.
  5. Балалар сөйләме.
  6. Уенчыклар иленә сәяхәт.
  7. Слайдлар карау.
  8. Дидактик уен “Нәрсә юк”
  9. Ял минуты
  10. Продуктив әшчәнлек. Рәсем.
  11. Йомгаклау.
  12. Үзбәя.

 

Эшчәнлек барышы

 

Мияу тартмага салынган уенчыкларны алып керә. Тупны алып түгәрәккә баскан балалар янына килә.

–         Исәнмесез, мин Мияу. Син кем? (Тупны янында басып торган балага бирә. Туп түгәрәк буйлап әйләнеп чыга.)

Тәрбияче: Балалар, минем дә сезнең белән уйныйсым килә. Мин сезгә хәзер сораулар бирәм, ә сез җавапларын бирерсез. (Туп кемгә бирелә, шул бала җавап бирә.)

Сораулар:

– Син нинди илдә яшисең?

– Син нинди республикада яшисең?

– Син ниди шәһәрдә яшисең?

– Илебезнең башкаласы нинди шәһәр?

– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?

– Бакчабызның исеме ничек?

– Төркемебезнең исеме ничек?

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз, әфәрин. Ә хәзер мин сезне уенчыклар иленә сәяхәткә чакырам. Әйдәгез әле төзелеп басабыз. Без сәяхәткә вагоннарга утырып барабыз.

(Урындыкларга утырып слайдлар, видео “Уенчыклар үпкәләде” карыйлар)

Тәрбияче: Балалар, без нәрсәләр күрдек монда (җаваплар). Дөрес, ә бер сүз белән без боларны уенчыклар дип әйтәбез.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез инде төркемебезгә әйләнеп кайтыйк (төзелеп кайталар).

 

Мияу алып килгән тартманы карыйк әле, монда нәрсәләр бар икән? (Тартмадан уенчыклар чыгара).

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? (Курчак, эт, песи, машина, туп). Курчак нинди? (Зур, кечкенә) Туп нинди? (Түгәрәк, кызыл, бәләкәй). Тартмадагы әйберләрне бер сүз белән ничек әйтәбез? (Уенчыклар)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бу уенчыклар белән уйнап алабыз. Әйдәгез башта саныйбыз, ничә уенчык икән монда? (Саныйлар). Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз, мин бер уенчыкны алып куям, сез нинди уенчык юк икәнен әйтегез.

 

Дидактик уен “Нәрсә юк”

Тәрбияче: Балалар, тартманы карыйк әле, нәрсә калган икән монда? (Курчакны ала). Балалар, бу нәрсә? (Курчак). Әйе,балалар, бу – курчак. Карагыз әле бу курчак нинди? (Битләре, күлмәге пычрак). Балалар, ә сезнең киемнәрегез, бит – кулларыгыз чистамы? Әйдәгез, без сезнең белән ял итеп алабыз.

 

Ял минуты “Йомшак су, йөгерек су”

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез хәзер өстәлләр янына килик әле, өстәлләрдә без сезнең белән караган уенчыкларның рәсемнәре ята. Хәзер сез үзегез сайлап алыгыз нинди рәсем кирәк һәм таякчыклар белән без аларны буйыйбыз. (Мамык таякчыклар белән рәсемнәрне буйыйлар)

Тәрбияче: Балалар, әфәрин, булдырдыгыз. Рәсемнәр кипсен, ә сез минем яныма килегез, әйдәгез искә төшерик әле, бүген без сезнең белән нәрсәләр күрдек? (Җаваплар). Уенчыклар турында нәрсәләр белдек? Нинди яңа мәглүматлар алдык? (Балалар җавабы)

 

Татарстан Республикасы

Бөгелмә шәһәре

“2 нче гомумүстерешле “Батыр” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗИЯТДИНОВА РОЗАЛИЯ МИНАСХАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий