Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Адымнар нык, юллар имин булсын”

пдд5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: светофор сигналларын, транспорт төрләрен танып белүләрен ныгыту.

Бурычлар: балаларга юлда светофорның кирәклеген аңлату; игътибарлылык, тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тәрбияләү.

Җиһаз: өч төстәге түгәрәкләр, зебра юлы, юл билгеләре, “Юл билгеләле” дидактик уены, светофор, шарлар.

 

Төп өлеш:

Исәнмесез, балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга, зур сәфәргә чыгарбыз. Без бит бергә бер зур гаилә. Без, олыларның максаты – сезне сау-сәламәт, таза, нык, акыллы итеп күрү.

Безне юллар, юллар чакыра,

Чакырган юл якын дус кебек.

Безне якын дуслар чакыра кебек , – дип җырлана җырда да. Балалар, юллар безнең якын дустыбыз булсын өчен безгә нишләргә кирәк? Әйе, юл кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.

 

Җыр: «Күңелле сәяхәт»

 

Балалар, кичә миңа Светофор агайдан хат килеп төште. Ул безне «Светофория» иленә кунака чакыра. Ләкин анда юл ерак, анда барып җитәр өчен безгә төрле сынаулар үтәргә кирәк.

 

Менә план.

  1. Тонель аша узарга кирәк.
  2. «Зебра» – юлыннан үтәргә.

«Светофор» – яшел түгәрәкләр буенча сикерү. Безгә яшел түгәрәкләргә басып кына сикерергә кирәк.

 

(Балаларны светофор каршылый) Мин сезне көтеп зарыгып беттем инде. Балалар,сез беләсез инде,юлларыбыз һәрчак имин булсын өчен безгә юл кагыйдәләрен белергә кирәк.Ә иң кирәкле кагыйдә кайсысы дип уйлыйсыз? Әйе, балалар, юлларда һәрвакыт игътибарлы булырга һәм беркайчан да ашыкмаска кирәк.

 

Ә хәзер сезгә тагын бер сынау.Ул «Табышмак – зиһен ачкычы» – дип атала. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табарсыз.

 

Юл чатында тора батыр,күзләре төрле – төрле,

Берсен йома,берсен ача – аны белә һәр кеше.(Светофор)

 

Дөрес, балалар,бу светофор. Ул юл хәрәкәтен көйләп торучы. Без анны ихтирам итәргә тиеш.

Ә сез,балалар, светофор төсләрен беләсезме? Әйдәгез әле кабатлап алыйк.

(Кызыл,сары, яшел.)

 

Шигырь: «Светофор»

 

Икенче табышмак.

 

Алда да бар,артта да бар,

Борылган да сырылган.

Озын булып сузылган. (Юл)

 

Ә хәзер транспорт төрләре турында табышмаклар әйтәм.

 

Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина,бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй? (Автобус)

 

Ат түгел ул, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

 

Балалар, транспорт төрләрен яхшы беләсез икән. Җавапларны бик тиз таптыгыз. Ә хәзер уйнап алабыз.

 

Игътибар, «Светофор» уены.

Минем кулда өч әләм (флажок), алар светофор төсләрендә. Кызыл әләм күтәрелсә – бер- берегезгә бармак янагыз. Сары әләм күрсәгез – бер урында атлап торабыз. Яшел әләм күтәрсәм – атлап китәбез. Килештекме? Бер, ике,өч – уен башланды.

 

Булдырдыгыз ,балалар,молодцы ! Ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк. Юлларыбыз һәрчак имин булсын өчен безгә юл билгеләрен дә танып белергә кирәк бит әле. Шуның өчен мин сезгә хәзер юл билгеләрен бирәм, ә сез аларның парын табып нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш буласыз. Уен «Парын тап» дип атала.

 

Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз. Балалар, сез юл билгеләрен дә яхшы беләсез икән. Сезнең белән зур юлга чыксаң да була, ышанычлы, белемле юлдашлар. Ә хәзер әйдәгез светофор ясыйк. (Балалар төсле кәгазьдән светофор ясыйлар.) Бу биремне дә балалар зур тырышлык белән башкарып чыктылар. «Юлга чыкканда, юлдашың үзеңнән дә яхшы булсын» дигән халкыбыз. Әйе, юлда яхшы юлдаш бик кирәк. Кичәбез тәмамланып та килә. Без көн дә юл йөрибез, сәфәр чыгабыз. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын дисәк, юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Бүгенге күтәренке күңел, бердәмлек көндәлек юлдашыбыз булсын.

Ә хәзер, балалар, безнең хушлашу вакыты да җитте. Игътибарлылыгыз, тырышлыгыгыз, җитезлегегез өчен мин сезгә бүләк бирәм. (Светофор төсендәге шарлар буләк итә)

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

“Әтрәкле “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

филиалы Кызыл-Төбәк “Дуслык” балалар бакчасы

тәрбиячесе

САХАБИЕВА ФИРАЯ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий